әрсәгә дә битараф түгел, башкаларның хәленә кереп, ярдәм кулы сузарга әзер кешелекле ханым. Ул – йөрәк, мәхәббәт җырчысы. Шигърияттә заман болгануларыннан тәмам аптырап, чарасыз калган каләм ияләренең аһ-зарларын укып, шигъри зәвык зәгыйфьләнә башлаган чор иде. Мәхәббәт шигырьләрен яки мәхәббәткә багышланган (болар икесе ике нәрсә) шигырьләргә түбәнсетеп карау да сизелә башлаган чакта, Әлфиянең шигъри юллары сискәндереп җибәрде:
Минем җаным шигырь сулап яши,
Шигырь белән назга туена.
Килеп кердем ап-ак шигырь белән
Ак чәчәкле яшьлек туена.
Күп кенә каләми затлар: «Безнең тормыш гел кара төсләрдән генә тора, без инде аякка баса алмаячакбыз, безне котылгысыз һәлакәт, юкка чыгу көтә», – дип, үзләрен дә, башкаларны да ышандырып бетерә язган бервакытта, һәм, бәлки, иң кирәк вакыттадыр, Әлфия Ситдыйкованың аклык, сафлык, сөю тулы шигырьләрен укып, күңел түренә җылылык сирпелде, «дөнья гел кара төсләрдән генә тормый лабаса, анда мәңгелек кыйммәтләрне бар иткән мәхәббәт тә бар әле», – дигән уй сызылып үтте. Күңел офыклары яктыра, томаннар чигенә, күңелдә тансык хисләр уяна башлады.
Гүзәл язлар бүләк иттең миңа,
Яктырта ул гомерем иртәсен.
Минем өчен җирдә иң кадерле
Синең караш – илһам чишмәсе.
Мондый эчкерсез, тыенкы ашкыну, сөю-наз тулы юллар көйязарларны үзенә тиз җәлеп итте. «Синең караш – илһам чишмәсе» шигыренә Әлмәттә яшәп иҗат иткән, бик күп җырлар авторы Рәис Нәгыймов көй язды, һәм ул җыр күпләрнең күңелен яулап та алды. Альфред Якшимбетов, Мөдәррис Газетдинов, Илнур Фәйзуллин, Флүрә Талипова, Фәрит Миңлебаев һәм мине дә дистәләгән көй язарга илһамландырган иҗат бу!
Иҗатта Әлфия Ситдыйкованың үз юлы, үз укучысы бар. Ул шигырьдә беренче карашка гади, әмма күңелнең нечкә кылларын тибрәтерлек сүзләр тезә, кеше күңеленә сак кына шакып, пышылдап кына үз җанындагы иң яшерен серләрне дә ачып бирә. Ул – үз укучысын фикердәшенә әйләндерә алырлык серле шагыйрә. Чәчрәп чыкмый, кабаланмый, тота-каба башкалардан үз язганнарына ышануны таләп тә итми, аның дөньяны сөю призмасы аша кабул итүе төгәл, анык. Мондый поэзияне ничек үз итмисең ди! Шул ук вакытта укучы тоя: шагыйрәнең күңел капчыгында яшерен хисләре төрелгән шигырьләр дә шактый кебек, күңелендәге шәхси яра-әрнүләрне башкалар белән уртаклашасы урынга ул аларны һаман эчкәрәк бикләргә омтыла…
Кем ярасын кем дәвалар,
Җанга тоташ моң тулгач.
Җиргә килгән һәрбер кеше
Ул – яралы сандугач.
Һәркем тормышын үзе яза. Әлфия Ситдыйкованың иҗат язмышы хакында уйланганда, мин аның үзем белгән кадәрле тормыш юлын да күздән кичерәм һәм, шактый сынаулар үтеп тә, күңел байлыгын, хисләр муллыгын югалтмавына гаҗәпләнәм, нечкә сүз-хисләрдән тезелгән зәвыклы шигырьләр язуына сокланам.
Актаныш районы Күҗәкә авылында туып-үскән, югары белем алырга хыялланган кызны язмыш, Пучы урта мәктәбен тәмамлагач, Чаллы якларына алып килә. Әти-әни куеныннан аерылган мизгелләр һәркемгә таныш. Чит-ят җирдә сине беркем дә көтеп тормый. Туганың да, дустың да… Беренче мәлләрдә синең үз күңелең, үз уйларың гына. Кем хәленә кем керә? Синең белемгә омтылышың, әдәбиятка мөкиббән булуың, башкалар күзеннән яшереп кенә шигырьләр язуың кемгә хаҗәт? Ил башка уйлар, башка мәшәкатьләр белән яши. «Син, яшь кеше, алга партия куйган максатларны күтәрешергә тиешсең. Маяк – Павка Корчагиннар! Үзеңнең шушы токымнан булуыңны расларга тиешсең, бәбкәем», – дип, совет иле күзеңә тутырып карап тора бит. Шушы чакырулар, шушы тәрбия, гомумсовет тормышының бер винтигы буласы килү тойгысы күпләрне Чулман буендагы яшь калага китерә. Чаллы кайный, кая бакма – төзелеш, илнең бөтен тарафыннан җыелган бер-берсенә чит, әмма беренче очрашудан ук иң якын кешеңә әйләнеп куйган яшьтәшләрең, чордашларың, гамьдәшләрең барлыкка килә. Алар күбәйгәннән-күбәя, артканнан-арта. Чордашларың – КАмАЗ төзүчеләр, «кешеләргә яңа кала төзеп бүләк итүче» иң юмарт, иң тырыш буын вәкилләре. Дөнья кырыс, дөнья чуар. Аңлаешсыз омтылышлы сәер дөнья үзенә суыра, аң-зиһенне шигырьләр түгел, шигарьләр биләп ала. Диварларга язылган сүзләр керфекләрне каерып ача, күңелгә бәреп керә: «Даёшь..! Даёшь..! Даёшь..!». Яңа шәһәр, яңа заводлар комплексы, яңа йортлар, яңа машиналар… Боларның һәммәсен яшьләр бирергә тиеш. Әлфия менә шушы мохиткә килеп эләгә – тиз арада дизель төягече йөртүчесе һөнәрен үзләштерә, һәм егерме елдан артык автомобильләр төзү заводында эшли ул. Эшен яратып, тел-теш тидертмәслек итеп башкара. Мин үзем шушы заводта гади эшчедән участок башлыгы вазифаларын башкаручы дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше буларак әйтәм: эшчеләр телендә «погрузчик» дип аталган бу машиналарда эшләүче кызларның КАМАЗ дигән машиналар чыгаруда хезмәте бик зур.
Күңелеңә Аллаһ Тәгалә иҗат очкыны салган икән, аны үзең дә сүндерә алмыйсың, башкаларның да кулы җитми. Әлфия, эшли башлап, тулай торакка урнашканнан соң ук, Чаллыда танылган «Ләйсән» әдәби берләшмәсе барлыгын ишетеп ала. Бәлки, тулай торакның «Кызыл почмагы»на Чаллыда яшәп иҗат итүче шагыйрьләр килгән булгандыр. Аларны күреп тыңлагач ук, кызның күңел түрен янә иҗат очкыннары яктырта башлагандыр. Шунысын беләм: 1975 елның көзендә