Альфия Ситдикова

Яктылык сулышы = Дыхание света


Скачать книгу

яңа, бер тыннан язылган – шикләнмичә әйтәм – бер сулыштан укыла торган мәхәббәт китабы, җан эзләнүләре китабы… Бу китап… ниндидер бер реаль яшәү, җир чынлыгы яки конкрет мәхәббәт тарихы түгел, ә бәлки нәкъ менә идеал булырлык Сөю эзләгән хатын-кыз җанының гаҗәеп серле, без белмәгән сихри көче чагылышы ул…» Халык шагыйре әйткәнчә, без, Әлфия Ситдыйкова шигырьләрен укыганда, иң беренче нәүбәттә аның әсәрләрендә күңелне тетрәндереп җибәрүче шушы «сихри көч чагылышына» игътибар итәбез дә инде. Әлфия Ситдыйкованың, бер карасаң, сагышлы, моңсу, икенче карасаң, ашкынулы, ниндидер серле дөньяга омтылышлы шигырьләренә игътибар итми мөмкин түгел. Алар – югары уку йортында шигырь теориясен өйрәнеп хисси ясалган, техник яктан бик оста үрелгән шигырьләр түгел, ә тормыш яздырган шигырьләр, кулына Ходай биргән каләм тарафыннан иҗат ителгән әсәрләр.

      Әллә син адаштың, әллә мин адаштым,

      Нигә соң очраштыра язмышлар?

      Синең дә йөрәктә, минем дә йөрәктә

      Гомергә җитәрлек сагыш бар.

      Бу юллар «Язмышлар» шигыреннән, Флүрә Талипова аны көйгә салган. Җыр радио, телевидение аша еш яңгырый.

      Яраттырган һәм яраткан өчен,

      Хөкем итеп карар чыгарма.

      Көлеп яшим, керфекләрем генә

      Таң чыгыдай яшькә чылана…

      Күпләр игътибар иткәндер, Әлфия – мәхәббәт шигырьләре язучы сирәк каләм ияләреннән. Мондый шигырьләрдә шагыйрәнең күңеле тулысынча ачыла, тартылу, наз, сөюдән баш югалту, оялчанлык… Ул интим хисләрне матур итеп, укучы күңелендә хисләр бураны кузгатырлык дәрәҗәдә оста итеп тасвирлый. Монда талымсызлык юк, монда кайнарлык, кеше табигатенең сөюдән илаһи биеклеккә чөелүе генә бар. Кешене мәхәббәт, ярату бар итә, ярату, сөю булганда гына, кеше тормышы мәгънәгә ия. Ә сөю үзе – каршылыклы хисләр өермәсе. «Язмышлардан узмыш», «Җиде төн», «Назга сусау», «Сөю кошы» кебек күләмле шигырьләре, «Язмышлар ярында» поэмасы Әлфия Ситдыйкованың шигъри куәсе тирән һәм саллы, егәрле булуын, иркен сулышлы каләм иясе икәнлеген раслыйлар. Әлфия Ситдыйкованы мәхәббәт лирикасында үз тавышын ишеттергән, аны яңа биеклеккә күтәргән, башка төсмерләрдә ача алган лирик шагыйрь дип атарга тулы хакыбыз бар.

      Бүләк-җәза язмышымнан миңа –

      Бүген сөйдем, кичә сөелдем.

      Боз-ялкынга төреп җылыттың да

      Болыт булып алга түгелдең.

      Мәхәббәткә табыну бер нәрсә, ә чын хисләрне зурлый белү, Рәдиф Гаташ әйткәнчә, «мәхәббәтне олылый» белү икенче нәрсә. Әлфия – чын сөю барлыгына ышандыра алган самими шагыйрә. Мәхәббәт хакында язарга дип кулга каләм алганчы, сорау туа торгандыр: бу гаҗәеп төгәллек таләп иткән темага ничек якын килергә? Күпләр моңа анык кына җавап бирә алмыйлар. Әлфия Ситдыйкова исә беләдер кебек. Юкка гына ул «Язмышлар ярында» поэмасына эпиграф итеп Оноре де Бальзак сүзләрен китермәгәндер: «Кешене бәяләр һәм хәлен аңлар өчен, ким дигәндә аның бәхетсезлегенә, кичерешләренә, аның серләренә үтеп керергә кирәк». «Буталган язмышлар» поэмасында шагыйрә