Габдулхай Сабитов

Йолдыз яктысы


Скачать книгу

бер генә көне дә бәрелешсез үтми. Һәр көнне төшке аштан соң бик каты ачуланышып, хәтта чәкәшеп үк алалар. Ләкин, гадәттә, бу бәрелешнең сәбәбен беркем дә белми кала.

      Менә бүген дә алар җай гына барган җирдән эләгешеп киттеләр. Панкратовның кәефе юк иде, күрәсең, бәхәсне озакка сузмады. Башын кырын салып, тауның ераклыгын чамалагандай, бераз карап торды да кулын селтәп кире борылды. Харабаровның кайтасы килми иде әле. Ул дустын чакырып кычкыра башлады. Ләкин тегесенең күнмәслеген сизгәч, бик әче сүгенә-сүгенә, аның артыннан китте. Озакламый Юра да тайды.

      Без юлыбызны дәвам иттек. Хакас даласы безне үзенең көтелмәгән яңалыклары белән гаҗәпләндерә барды.

      Менә каршыдан гына йомран йөгереп үтә. Ул, ерак та китми, туктап арт аякларына утыра да «тот мине, тот» дигәндәй сызгыргалый башлый. Әкрен генә якынлашасың… Менә килеп җиттем генә дисең, йомран ялт итеп оясына кереп китә. Бер минуттан ул тагын күренә. Ләкин бу юлы җир өстенә чыкмый. Өненнән түгәрәк башын гына күрсәтеп, «тоттыңмы?!» дип, сине үртәгәндәй, хәйләкәр генә карап тора башлый.

      Бераз китәргә дә өлгермисең, тау битендәге каенлык эченнән кыр кәҗәсе сикереп чыга. Ул, кешеләрне сизеп, күкрәге белән ниндидер киртәгә бәрелгәндәй, шып туктап кала. Бер, ике, өч… Менә кәҗә, озын нәзек аяклары белән сиртмәгә баскандай сикерә-сикерә, ук кебек атылып чаба башлый, «әһ» дигәнче күздән дә югала… Аяк астыннан гына урман тавыгы фырылдап күтәрелә. Әллә кайда биектә-биектә – болытлар астында очып йөргән карчыга кинәт кенә түбәнгә – куаклар арасына атыла. Берничә секундтан ул, үткер тырнакларына ниндидер кошчыкны эләктереп, яңадан күтәрелә. Кешеләрнең ачуланып кычкырулары карчыгага бер йогынты да ясамый. Ул кыя ташына барып куна да үзенең көчсез корбанын ботарлый башлый…

      Карчыгаларга, бөркетләргә таш атып, очраган һәр йомран артыннан куып, көн узганын сизми дә калганбыз. Без тау итәгенә килеп җитүгә, кояш нәкъ шул сопка артына ук кереп югалды. Теләсәң-теләмәсәң дә, кире борылырга туры килде.

      Без үзебез урнашкан такта баракка кайтып кергәндә, баягы толстовкалы абый безнең егетләр белән сөйләшеп утыра иде. Ул уникенче бригада управляющие Беленков булып чыкты.

      – Революциягә кадәр бу җирләргә агалы-энеле Сукиннар хуҗа булган, – дип дәвам итте ул сүзен. – Унбиш мең баш атлары, көтү-көтү булып, далада йөргән. Унбиш мең дип, чама белән генә әйтәләр. Күпме икәнен байлар үзләре дә белмәгән. Бер сүз белән әйткәндә, Енисей буендагы бөтен байлык аларныкы булган. – Беленков, кулындагы тәмәкесен сүндереп, төпчеген ачык калдырылган ишектән тышка ыргытты да тагын сөйләп китте: – Комсызлык баеткан, чиксез байлык байны тагын да комсызрак иткән. Өлкән Сукинның яшь кенә бер хакас егетен суктырып үтергәне хакында сөйлиләр. Ял иткәндә, аның янына сөйгән кызы килгәләп йөргән. Шулай беркөнне егет белән кыз учак ягып утырган вакытта, көтүлеккә Сукин үзе килеп чыккан… Кызы бик матур булган, имеш. Исерек Сукинның күзе төшкән. Тарантасына утыртып, үзе белән алып китәргә чамалаган. Шунда егет сикереп торган да байга берне кундырган. Тегесе