Габдулхай Сабитов

Йолдыз яктысы


Скачать книгу

сәгать 8 дә башлана.

      Төзелеш мәйданында,

      палатка янында көтәбез.

Рәхим итегез!Әдәбиятның химиягә якынлыгы җәмгыяте».

      Эштән туктау белән, безнең лагерьда ыгы-зыгы башланды. Егетләр кичә үк юып элгән күлмәкләрен тукмакларга, кызыл балчыкка каткан итекләрен юарга, майларга тотындылар. Көзгеләргә чират тезелде. Һәркем концертка кадәр төзәтенә алмыйча калудан курка иде. Курку урынлы булып чыкты. Химиклар билгеләнгән вакыттан иртәрәк җыела башладылар…

      Менә сопкаларны караңгылык пәрдәсе каплады. Йолдызлар белән бизәлгән күк гөмбәзен урталай бүлеп, тонык кына Киек Каз Юлы сызылды… Шунда кемдер алдан әзерләп куелган коры утын өемен яндырып җибәрде. Җылы мамык сырмалар кигән кызлар-егетләр учак тирәсенә җыелдылар. Түгәрәк эченә Виктор чыгып басты. Тамашачылар, программа игълан итүне көтеп, тын калдылар. Ләкин бернинди дә программа-фәлән юк иде.

      Шуңа күрә Виктор, бераз кызара төшеп:

      – Мин сезгә үземнең яңа шигыремне укыйм, – диде.

      Аңа гөрләтеп кул чаптылар…

      Хакасия даласында рус, татар, украин, Дагстан егетләренең дуслык кичәсе шулай башланып китте. Кирза итекләр кигән, кояшта янып каралган «актёрлар», берәм-берәм чыгып, шигырь укыдылар. Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышлар белән озаттылар. Бер иптәшнең:

      …Ә без килдек

      Икмәк тәмен авыз белән түгел,

      Җилкә белән татып белергә, –

      дигән юллары аеруча зур уңыш казанды. Тора-бара номерлар үзләреннән-үзләре төрлеләнә башлады. Химиклар арасында гармунчы, безнекеләрдән гитара уйнаучы табылды. Чем-кара бөдрә чәчле бер егет шунда ук хор оештырып алды. «Сәхнә»гә унбишләп кеше чыгып басты. Бөдрә чәчле егетнең дирижёрга охшатып кул селтәве белән, бердәм җыр башланып китте:

      Утро красит нежным светом

      Стены древнего кремля…

      Ләкин тамашачылар тыныч кына тыңлап утыра алмадылар. Менә алдагы рәттән кемдер ягымлы тенор белән:

      Просыпается с рассветом

      Вся советская земля, –

      дип хорга кушылды. Бөдрә чәчле егет учакка йөзе белән борылып басты да барыбызга берьюлы дирижёрлык итә башлады. Сопкалар арасындагы төзелеш мәйданында ике йөз күңелдән бер булып чыккан шатлыклы җыр гөрләп күтәрелде:

      Кипучая, могучая,

      Никем непобедимая

      Страна моя,

      Москва моя,

      Ты самая любимая.

      Хор белән җырлап туйгач, ялгыз җырлар башланды. «Яңгырасын татар җыры Енисей буенда», – дип, мин дә чыгып җырладым. Ләкин «Урман кызы» н артык югары тон белән башлаганмын, бик авырга килде.

      Шулвакыт ниндидер ягымлы хатын-кыз тавышы минем җырга кушылды:

      Нинди серләр, сөйлә, әй аппагым,

      Керфек очларыңнан тамалар?

      Студентлар арасында миннән башка татарлар юк дип йөргән идем. Шуңа күрә, җыр бетү белән үк, тавыш килгән якка борылдым. Миннән бер-ике адым гына читтә мамык сырмасын иңенә салган, кап-кара кашлы