Амирхан Еники

Әсәрләр. 3 том


Скачать книгу

иң затлы товарлар белән генә сату итә торган зур таш магазин хуҗасы иде. Товарны да – кызыл мал белән галантереяне – ул Мәскәүдән, Петербургтан, Варшавадан гына китерткән, сатып алучылары да «затлы» (дөресрәге, акчалы) халык, – чабаталы мужик аның магазинына керергә дә кыймаган, диләр. Әлбәттә, тиз арада бу рәвешчә күтәрелеп, баеп китәр өчен Борһан абзаң сәүдә эшенең нечкә серләрен бик яхшы белүче зирәк, уңган, тырыш кеше дә булырга тиештер инде. Шунсыз Өч Мунча авылыннан малайлыкка чыгып киткән хәерче татар иң бәрәкәтле җирдә дә мантый алмас иде…

      1918 елның җәй башында без Борһан абзыйларга күрше булып күчтек. Аларның ишегаллары бик иркен иде, яшел чирәм иде, һәм шул чирәмдә, төрле төстәге чәчәкләр шикелле, бик пөхтә киенгән балалар йөгерешеп уйнап йөриләр иде. Бу балалар бер дә урамга чыкмыйлар иде, мин дә аларга керергә һич тә кыймый идем (капкалары да һәрвакытта бикле була торган иде), исемнәрен дә белмим, бары койма ярыгыннан гына аларны бик кызыксынып күзәтә идем. Шул чакта ук инде араларыннан берсе – озын кара толымлы, нечкә кара кашлы, алсу-ак чырайлы өлкәнрәк кызлары – минем игътибарымны үзенә бик нык җәлеп тә иткән иде. Соңыннан мин бу Һаҗәр исемле кызга үлә язып гашыйк та булдым.

      …Борһан абзый үзе кечерәк буйлы, җыйнак кына бер кеше иде. Бик пөхтә һәм чиста киенеп йөри иде. Аз сүзле, тыныч, горур – шулайрак күренә иде ул миңа. Унсигезенче елның җәендә таш магазины эшләгән булса кирәк, чөнки минем күз алдымда шундый бер күренеш бик ачык саклана: кичкырын урам уртасыннан Борһан абзый зур улы Галиулла белән, матурлап бәйләгән төргәкләр күтәреп, ашыкмыйча гына кайтып киләләр. Икесе дә бик шәптән киенгәннәр: Борһан абзыйның өстендә яхшы материалдан озын кәзәки, башында каракүлдән кырпу бүрек, ә Галиулла өстендә бик килешле тужурка белән чалбар, башында киң читле йомшак фетр эшләпә. Әйтергә кирәк, Галиулла төскә дә бик чибәр һәм аяк атлаулары да аның бик көяз иде. Ишегалдындагы вак балалар, аталарының кайтыр вакытын белеп, барысы да урамга йөгерешеп чыгалар, шаулап каршы алалар, әтиләре белән абыйларына тотынып, шунда ук кереп тә китәләр. Капка ябыла, аркылы агачын яңадан шылдырып куялар, шуннан бер мәлгә ишегалды да тынып кала.

      Бер уңайдан Борһан абзыйның үзе турында өстәп шуны да әйтәсем килә: бу аз сүзле кеше Дәүләкән купецлары арасында бердәнбер балыкчы иде. (Купец балыкка вакыт әрәм итәме соң!) Җомга көннәрен кибетләр ябык чакта, ул, озын кармакларын алып, берәр малаен ияртеп, көймәсе белән Дим үренә балыкка китә торган иде. Билгеле, аның бу һәвәслеге балыкны үзе тотып ашарга яратканнан гына булмагандыр инде. Төрлесен күргән кеше, бигрәк тә соңгы елларда күпне кичерергә туры килде аңа (бу хакта сүз булыр әле), бәлки, ул тын гына бөтерелеп аккан Дим ярында утырып үзенә җан тынычлыгы тапкандыр. Ә җан тынычлыгы кемгә генә кирәкми ул?!

      Хәзер икенче күршебез, бездән өстәрәк урам аша гына торган Гатаулла картка күчик. Ул хәзерге Арча районы Чиканас авылында туып, яшьли ятим калып үскән кеше. Үз авылында өйләнгәннән