конъюнктурадан оста файдаланып, кыска гына вакыт эчендә күтәрелеп-баеп та китәләр. Әлбәттә, һәрбер читтән килүче монда «алтын тапкан икән» дип уйлау хата булыр иде. Юк, алтын җирдә аунап ятмый ул, бик сирәк кешегә генә очрый, шул сәбәпле читтән килүчеләрнең күбесе яңа байларда йә приказчик, йә хезмәтче булып эшләргә мәҗбүр иде. Аннары төрле һөнәр иясе – тимерче, тегүче, итекче, мич чыгаручы, пима басучы, извозчикларны алсак, болар инде, асылда, туграк җир, күбрәк эш эзләп килгән үзенә аерым бер «кәсепчеләр» иде.
Алар турында да сүз булыр әле, ә хәзергә купецлар турындагысын бетерәсем килә. Хикмәт шунда ки, бу төркемнең «эшчәнлек» дәвере шактый кыска булып чыкты, чөнки Дәүләкәндәге сәүдә-коммерция эшләре үзе дә бик кыска гомерле булды. Бары егерме-егерме биш ел гына… Октябрь революциясе килеп җиткәндә, татар купецларының күбесе кырык биш-илле яшьләр тирәсендә генә булгандыр (арада иң «карты» Гатаулла бабай – ул гына илледән узган). Билгеле, революция аларның эшен өзде, тамырларын кисте, ләкин бөтенләй үк аяктан екмады. Кибет-малларыннан аерылсалар да, йортларыннан аерылмадылар – тагын әле берничә ел искечә торып калдылар. Әмма нэп дигән нәрсә дә үтеп киткәч, алар инде бер социаль төркем булып яшәүдән туктадылар. Шул рәвешчә, бу кешеләрнең «купичлыгы» үз гомерләренә дә җитмәде. Аталары сәүдәгәр булмаган шикелле, сәүдәгәрлек балаларына да күчмәде. Балалар язмышы бөтенләй икенче эздән китте. Һәм без монда да бик гыйбрәтле хәлләр күрәбез.
…Яңадан Борһан абзыйдан башлыйк, булмаса. Аның балалары күп иде, ялгышмасам, өч улы, биш кызы бар иде. Күрше-тирә белән дә артык аралашмыйча, ничектер бикләнебрәк, тыныч кына яшәгән шушы гаилә, революция булуга, кинәт кенә таркала башлый. Иң элек әле революция алдыннан гына Борһан абзыйның җәмәгате Фатыйма абыстай үлеп китә. Бу инде таркалуның башы дигән сүз. Сигез бала, иң кечесенә ике-өч яшь кенә булгандыр, караучысыз һәм саклаучысыз кала. Шуннан соң озак та үтми, Гражданнар сугышы башлангач, әлеге атасына ияреп магазинга йөри торган бик чибәр, бик көяз уллары Галиулла тота да, кызылларга язылып, фронтка китә. Моны миңа соңгы очрашуда энеләре әйтте, хәлбуки мин үзем күптән үк инде Галиулланы кызыллар мобилизовать иткәндер дип уйлый идем. Ләкин кайсылай гына булса да, моны егетнең бәхетеннән санарга кирәк, чөнки кызыллардан соң Дәүләкәннең күп кенә яшьләрен аклар җыеп ала. Боларның барысы да диярлек Колчак армиясендә югалып бетә, ә менә Галиулла үзе дә югалмый, киләчәген дә югалтмый.
Аннары шул ук җәйне Борһан абзыйның зур кызы Заһидә апа үзләрендә фатирга куелган бер кызыл кавалеристка – янып торган җирән чәчле мишәр егетенә ияреп китеп бара. Бу инде «мисле» булмаган гадәттән тыш вакыйга! Шушы вакыйгадан соң Борһан абзый үзе дә, вак балаларын алып, Уфага китеп тора. Сугышлар бераз тынгач, ул балаларын кире Дәүләкәнгә кайтарып куя, ләкин үзе ни өчендер яңадан Уфага китә. (Бәлки, хәвеф-хәтәрдән сакланыр өчендер.) Шулай итеп, берзаман бу гаиләдә зурлардан берәү дә калмый, җыен ыбыр-чыбыр бала- чага. Иң олысы Гайшә апага