Амирхан Еники

Әсәрләр. 3 том


Скачать книгу

киртәләп, суган, кишер, кыяр, кабак кебек нәрсәләр утырта башладылар. (Ә 1921 елгы ачлыктан соң инде бу эш үзеннән-үзе көчәеп китте.) Дәүләкән җире шәп, ни чәчсәң дә котырып үсә – бездәге көнбагыш та кабак төше хәтле була торган иде.

      Габдрахман абзый, беренче хатыны тифтан вафат булгач, безнең Каргалы кызы Мәрзия апага өйләнде. Мәрзия апа үзе дә мөгаллимә – Мөхәммәтша тегүче өенең кечкенә бер бүлмәсендә фатир тора иде. Туйлары да шушы йортта булырга тиеш иде. Без, бер төркем малайлар, туй килгәнен күрергә дип, Мөхәммәтша абзыйның капкасы төбенә җыелдык. Кышкы шактый салкын айлы төн иде, өйнең урамга караган өч тәрәзәсендә дә утлар яна, ак пәрдәләр тартылган, ләкин өйнең эчендә дә, тышында да мондый чакта була торган хәрәкәт, ыгы-зыгы бер дә сизелми иде. Без, күпме көтсәк тә, кыңгыраулы пар атларда туй килгәнен күрмәдек. Тик шактый вакыт үткәч, бер генә ат җиккән кошёвкада Габдрахман абзый ялгыз үзе генә килеп җитте. Кемдер капканы ачып, аны ишегалдына уздырды. Шуның белән барысы да бетте, тынды… (Ә никахны көндез үк укытканнар икән – монысын соңыннан ишеттек.) Без дә салкын тын урамда бераз биешеп тордык та әкренләп өйләребезгә таралыштык. Туйларны күргән бар иде – андагы кызык, шау-шу, җыр-музыка!.. Әмма боларның берсен дә безнең үтә тыйнак мөгаллимебез әллә белмәгән, әллә инде кирәк дип тапмаган.

      Туйдан соң «яшьләр» Гатаулла бабайның ишегалды түрендәге иске өендә бергә тора һәм бергәләп укытырга да йөри башладылар. Аларның бәхете әнә шул эшләрендә иде, башкасын алар гүя тели дә, көтә дә белмиләр иде. Хәер, бер бик көчле теләкләре булган аларның – уку, уку һәм уку!.. Менә шушы теләк белән алар, шактый олы яшьтә булуларына карамастан, икәүләп, 1930 елны Уфага, Учительләр институтына укырга китәләр.

      Авыр еллар, ике балалары бар, ничек укыганнардыр да ничек яшәгәннәрдер, Хода белсен! Ә укуны бетергәч, яңадан шул ук иске, изге эшкә: Габдрахман абзый – Уфаның бер башлангыч мәктәбендә мөдир, Мәрзия апа исә шунда ук рус теленнән гади укытучы. Бу эштә инде аларның гомерлеккә «чәчләре чәчкә бәйләнгән»!

      Илленче елларның уртасында, беренче мәртәбә Уфага кайткач, мин Габдрахман абзыйны электән үк таныш урамнарның берсендә, баракка охшаган озын агач йорттан эзләп таптым. Бераз гаҗәпләнеп, әмма бик сөенеп каршы алды ул мине… Миңа да гаҗәпләнергә туры килде: авыр еллар Габдрахман абзыйга да тирән эзен салып узган икән. Аннары үсеп җиткән ике улының Шамил исемле зуррагы фаҗигале рәвештә үлгән дип тә ишеткән идем. Әйе, хөрмәтле укытучым шактый ук картайган да, суырылган да, йөзе дә саргайган, күзләре дә эчкәрәк бата төшкән, ләкин үзе әүвәлгечә дәртле сөйләшә, елмая, сораша, әмма үз хәсрәте турында ник бер сүз әйтсен!.. Минем әдәбиятта яңадан күренә башлаган чагым иде, шуны белгәч, чын ихластан куанды ул… Без сөйләшеп утырган бүлмә бик тыгыз иде. Унике квадрат метрда дүрт кеше – үзе, Мәрзия апа, өйләнгән улы белән яшь киленнәре торалар. Ике карават (берсенә чаршау корылган), уртада өстәл, урындыклар, ишекнең бер ягында савыт-сабалар өстәле, икенче ягында киемнәр элгече – кыскасы,