Амирхан Еники

Әсәрләр. 3 том


Скачать книгу

күргән, татыган ул аны, шул сәбәпле «купич»лыктан кире кара эшкә күчү аның өчен зур бәхетсезлектән саналмаган… Хатыны Рокыя апай да тегү артелендә эшли, ударница дип аны газетага да мактап язалар. Шулай яшиләр алар. Карт сиксән биш яшенә хәтле эшли, аннан пенсия ала башлый. Туксаннан да узып китә ул! 1937 елны мин аны Кырымда күргәндә (Хәбибрахман янына кунакка килгән чагы), аңа җитмеш җиде яшь иде. Кечерәк буйлы җыйнак кына карт, иңбашлары әзрәк салынкы, кара-көрән муенында аркылы-торкылы сызыклар, шуңадыр, ахрысы, ул бөтен торыш-килбәте белән каты агач тамырын хәтерләтә иде. Хәбибрахманның әйтүенә караганда, бабай, бәлки, йөзгә дә җиткән булыр иде, ләкин, бәхетсезлегенә каршы, кышкы томанлы көннәрнең берсендә ул, тимер юл аша чыкканда, поездга тапталып һәлак була… Чиканастан бәхет эзләп чыгып киткән ярлы татарның язмышы әнә шулай төгәлләнә.

      Әйтергә кирәк, Дәүләкәннең нәкъ уртасыннан узган тимер юлда моның ише фаҗигале үлемнәр ара-тирә һаман булгалап тора икән, чөнки бу юлда хәрәкәт гаять көчле, озын авыр составлар биш-ун минут саен диярлек коточкыч тизлек белән бер-бер артлы үтеп кенә торалар. Кайткан чакларда мин моны үзем дә күреп, бик курыкканым бар. Дөрес, сугыштан соң шактый вакыт узгач, юллар аша биек тимер күпер салдылар, ләкин адәм дигәнең, күпергә менеп-төшеп йөрисе килмичә, хәтәр җирдән туры гына үтеп китәргә ярата… Һәм кайчагында авыр составның ажгырып килеп җиткәнен сизми дә кала…

      Сүз моңарчы татар «купич»ларының балалары турында барды. Алар күп һәм барысы турында язып торуның, минемчә, кирәге дә юк. Шуңа күрә мин мисал өчен үземә бик яхшы таныш булган ике күршебезнең уллары белән генә чикләндем. Ләкин шулар мисалында да «купич» балалары турында билгеле бер нәтиҗә ясарга була.

      Иң элек шуны әйтергә кирәк, сәүдәгәр балалары без кичергән заманның мәгълүм бер чорында «чит элемент» булып саналалар иде. «Чит элемент»ка эшкә керүе дә авыр, уку йортларының да ишекләре ябык иде. Шуңа карамастан аларның берсе дә сукбайга әйләнмәде, начар юлга кереп китмәде, кыскасы, юкка чыкмады. Дөрес, егерменче елларның ахырларында алар берәм-берәм каядыр китә, тарала башладылар һәм озак кына югалып та тордылар. Еллар узды, заманнар үзгәрде, чыгыш өчен кагулар да бетерелде, ниһаять, Бөек Ватан сугышы да үтеп китте. Менә шуннан соң «купич» малайларының исән калганнары берәм-берәм табыла башлады. Кайсы врач, кайсы инженер, кайсы сәүдә яки хуҗалык эшендә, күбесе партиягә дә кергән. Гаҗәп иде бу, бигрәк тә минем өчен, чөнки мин үзем дә шулар җөмләсеннән, ләкин алар кебек үземә тиз генә һәм ансат кына юл ера алмадым. Күрәсең, миңа караганда акыллырак булганнардыр инде. Һәрхәлдә, дөресен әйтергә кирәк, бу «купич» токымы, рус әйтмешли, чынлап та, бик «живучий», бик тырыш һәм сәләтле дә булып чыкты. Мисаллары җитәрлек. Фамилияләрен атау кирәк тә түгел.

      Мин менә Дәүләкән купецлары турында шактый озын итеп сөйләдем. Чөнки татар халкының кая гына барсаң да очрый торган бу төркем кешеләренең язмышы шактый гыйбрәтле, моңарчы безнең мемуар әдәбиятында