Амирхан Еники

Әсәрләр. 3 том


Скачать книгу

шулай дип сөйлиләр иде), ләкин андыйлары Гражданнар сугышы вакытында аклар белән сызганнар булса кирәк. Һәрхәлдә, мин аларны күреп белмим, бары ишетеп кенә беләм.

      Шулай ук русның хезмәт иясе дә байларына караганда күбрәк иде. Болар – тегермәннәрдә һәм тимер юлда эшләүчеләр, төрле хезмәткәрләр белән вак һөнәрчеләр… Янә килеп, күпмедер интеллигенциясе дә бар иде: гимназия укытучылары, врачлар, конторщиклар әнә шундыйлардан. Кыскасы, төрле милләт халкы җыелган Дәүләкәндә руслар күбрәк тә, өстенрәк тә, һәр җәһәттән алдынрак та иде. Шуңа күрәдер инде монда унҗиденче елның революция вакыйгаларына иң актив катнашучылар да башлыча алар булган. (Контрреволюция тарафдарлары да һәм революция өчен көрәшүчеләр дә иң элек алардан чыккан.) Совет властен контрреволюциядән яклар өчен кораллы отрядны да алар оештыр- ган. Дәүләкән Советының беренче председателе итеп Николай Кириченко дигән кеше сайланган. Гражданнар сугышы башланып киткәч, Дәүләкән аша да сугыш өермәсе узган, берничә тапкыр кулдан-кулга да күчкән һәм, билгеле инде, бу каты, канлы көрәштә корбаннар да аз булмаган. Вокзалдан ерак түгел кечкенә бакча эчендә алар күмелгән туганнар кабере бүген дә исән-сау тора. Кыскасы, революция вакыйгаларына катнашкан рус иптәшләрнең корбан киткәннәре дә һәм исән калганнары да мәгълүм – аларның берсе дә онытылмаган. Район газетасы «Знамя» битләрендә төрле бәйрәмнәр уңае белән алар турында истәлекләр дә басылып чыккалый. Бу гүзәл эш. Әле быел гына (1981 елның июнь аенда) райкомның элеккеге беренче секретаре иптәш Тартыковның Дәүләкән тарихын яктырткан һәм берничә номерга сузылган шактый бай материалы басылган иде. Бу материалда да без шул ук революция каһарманнарын күрәбез: болар Иван һәм Николай Кириченко, Архип Мещеряков, Алексей Астафьев, Василий Крайнов, Нестер Шуваев, Иван һәм Фёдор Ивановлар… Тик мине бер нәрсә гаҗәпләндерә: ни сәбәптер истәлекләрнең берсендә дә татар һәм башкорт исемнәре очрамый. Алардан да булгандыр бит. Революция вакыйгаларыннан бер халык та читтә торып калмады лабаса! Һәр халыктан агы да, кызылы да, хәтта яшеле дә булды диярлек. Дөрес, мин үзем күрдем, беләм дип шаһитлык итә алмыйм, чөнки ул чакта җиде-сигез яшьлек малай гына идем әле. (Малай чак өчен бер елның да аермасы бик зур. Мәсәлән, унҗиденче елны бик томанлы гына хәтерләсәм, унсигезенче елны инде шактый ук ачык искә төшерә алам.) Шулай да Дәүләкәндәге революция вакыйгаларына катнашкан берничә татар кешесе миңа да мәгълүм. (Кайсын ишетеп, кайсын үзем күреп беләм.) Шуларның берсе – Нәбиулла Кәримов кияве Мөхәммәтҗан Закиров. Күпереп торган кара мыеклы, тулы ак йөзле бу мәһабәт чибәр кеше унсигезенче елның җәендә Советка икмәк җыяр өчен продотряд белән авылларга чыгып китә. Отряд зур булмый – бары биш-алты кешелек кенә… Мәсәй дигән шактый кара типтәр авылына баргач, җыенга чакырылган халык, кулаклар коткысына бирелеп китеп, боларның барысын да кыйнап үтерәләр. Котырган, кайнаган халык эчендә алар, күрәсең, коралларын да худка җибәрергә өлгерә алмыйча калганнар. Дәүләкәнгә