әмма ләкин Дим буйлап тимер юл узгач, бия сөте чын бер табыш чыганагына әйләнә. Чөнки мәшһүр елганың балыклы саф суы, чәчәкле-хуш исле болыны-яланы, каймактай йомшак һавасы, көннәр буе тигез генә кыздырган кояшы, шуның өстенә һәртөрле азыкның муллыгы һәм арзанлыгы үпкәсенә сихәт эзләүчеләрне бу тирәләргә күпләп тарта башлый. Кымызчылар диләр аларны. Ансат туры юл булгач, алар Уфадан гына түгел, Казаннан, Самарадан, Мәскәүдән, хәтта Петербургтан да Дим буйлап тезелгән башкорт авылларына киләләр. Иптәш Тартыковның язуына караганда, кымызчылар керткән һәрбер йорт хуҗасы җәенә йөз сумлап акча алып кала булган. Ә ул заман өчен бу шактый ук зур табыш.
Димәк, яңа юл белән вагоннарга төялеп башкортларга да байлык килгән?.. Юк, ашыкмыйк әле… Әлбәттә, тимер юл – прогресс, алга китеш, үзгәрткән, җанландырып җибәргән ул җирле халыкның да тормышын, ләкин барысына да бертигез байлык белән бәхет китергән дип уйлау зур хата булыр иде. Гомумән, байлык беркайчан да кешеләргә тигез бирелмәгән, башкортларда да борын-борыннан ук бае да, ярлысы да булган, ә тимер юл аркасында җанланып киткән алыш-биреш эшләре (икенче төрле әйтсәк, капиталистик мөнәсәбәтләр) ул аерманы отыры тирәнәйткән генә. Дөрес, күп җир-су биләүче, күп мал асраучы башкортлар булган. Әмма мин үскәндә, алар да бик сирәк калганнар иде инде. Дәүләкәннең иң бай башкорты Дәүләткилде агай иде, диләр. Эткол урамының урта бер җиренә салынган иң шәп, иң матур, чардаклы йорт та аныкы иде. (1919–1920 елны булса кирәк, бу йортның зур як башында без бер кыш сабак та укыган идек.) Яландай ишегалды, зур-зур абзарлар, тимер ишекле таш амбар – бер сүз белән генә әйткәндә, аныкы кебек йорт-җир татар «купич»ларында да бик сирәк иде.
Кем булган, ничек баеган ул Дәүләткилде агай?
Таш магазин да ачмаган, сату да итмәгән, әмма, күрәсең, элек-электән үк җиргә-суга бай булгандыр инде. Ләкин иң мөһиме – ул волостной старшина булып торган кеше, ихтимал, шушы урыны аңа дәүләтне китергәндер дә… Күп сулар акты ул заманнардан соң! Дәүләткилде агай үзе дә һәм бичәсе дә революциягә чаклы ук, барысын да калдырып, бу фани дөньядан китәләр. (Әйтергә кирәк, бик яшәрдәй чакларында.) Алардан калган Рокыя исемле кыз белән Локманхәким исемле малайны атайларының инәсе Фәрхи карчык карап, тәрбияләп үстерде.
Локманхәкимне мин яхшы беләм, бер урамда үстек, ятимлек ничектер йөзенә чыккан тыйнак-юаш кына бер малай кебек иде. Егерменче елларның ахырында ул Дәүләкәннән китә, кая китә, нишләп йөри – белүче юк. Тик күпмедер вакыттан соң бер хәбәр шулай да безнең колакларга килеп ишетелә: Локманхәким паровозда «качагар» булып йөри икән. Дәүләкән станциясендә аны күреп калучылар булган, имеш. Булыр, ник булмасын?! Дәүләткилде малаена да каядыр эшләргә, дөньяда яшәргә кирәк ләбаса!.. Һәм соңыннан аның кочегар булып йөрүе дөрес тә булып чыкты.
Күп еллар узгач, без – олы яшьтәге ике агай – ниһаять, Уфада очраштык. Очрашуыбыз Дәүләкән «егетләренең» берсендә, күңелле генә бер мәҗлестә булды. Каршымда кечерәк буйлы, кап-кара чәчле, арык кына бер кеше утыра һәм мин