Амирхан Еники

Әсәрләр. 3 том


Скачать книгу

Аларда бервакытны Хәлил Наилский дигән артист торды – менә шуның янына баргалый идем мин… Бу хакта, чираты җиткәч, сүз булачак әле.

      Дәүләкәндәге революция вакыйгаларына күпмедер катнашы булган татар кешеләреннән мин монда мисал өчен үзем белгән ике генә исемне телгә алдым. Әгәр казына-тикшерә башласаң, аларны шактый табып булачак. Ләкин бу инде күп вакыт сорый торган үзенә аерым бер эш.

      Инде минем балалык хәтеремдә менә шундый бер күренеш саклана: яз башы, бик якты кояшлы көн; Эткол урамыннан мәчеткә таба сафларга тезелгән шактый халык, яшел һәм кызыл байраклар күтәреп, эреп боткадай саргайган карны ера-ера узып бара. Иң алдан яхшы киемле ниндидер таза кешеләр белән бергә кама тун өстеннән яшел чапан кигән, башына кызыл түбәле ак чалма ураган очлы сакаллы безнең мулла бабай да салмак кына атлый, ә сафларның ике ягыннан күзләре тонган малайлар көтүе бата-чума йөгерә. Менә шундый бер тамашаны мин авызымны ачып, үзебезнең капка төбеннән карап калдым. Нинди тамаша икәнен, әлбәттә, аңламадым, тик шул ук көнне бик дәртләнеп кайтып кергән атакайдан «Патшаны төшергәннәр ләбаса!» дигән сүзне ишеттем. Халыкның нәмаешка17 чыгуы әнә шул уңай белән булган икән. Һәм бу нәмаеш үзе дә ниндидер зур бер яңа бәйрәмнең башыдыр төсле булып тоелган иде миңа шул чакта…

      Ә менә Октябрь вакыйгалары безнең Дәүләкәндә ничегрәк узганын һич тә хәтерләмим. Аяк атлый алмаслык пычрак, салкын көз булганга күрәме, халыкның урамнарга чыгып, байраклар күтәреп йөргәнен дә белмим – булмады шикелле. Шулай да базар тирәсендәге кайбер йортларга кызыл байрак эленгән иде. Әмма ләкин бу чын революция Дәүләкәнгә әнә шулай сизелмичәрәк килсә дә, аның әһәмияте һәм нәтиҗәсе гаять зур булган икән. Дустым Хәбибрахман әйтә, ул миннән өч яшькә олырак, самодержавие вакытында татар, башкортка мөнәсәбәтнең ничек булуын үзе күреп калган: «Октябрь көннәрендә без иң элек милли изелүдән котылуыбызны сиздек, – менә шуның шатлыгы бүген дә әле минем хәтеремдә саклана!» – ди. Ә бит Октябрь революциясе милли азатлык белән бергә хезмәт ияләренә иҗтимагый азатлык та китерде. Бәс, шулай булгач, бу азатлык өчен көрәштән Дәүләкәннең татары һәм башкорты читтә торып кала аламы соң? Әлбәттә, юк!

      Ярый, булмаса, яңадан үзем күргәннәргә кайтыйм әле. Мин үскәндә (ягъни егерменче елларның башында) малайлар арасындагы «милли мөнәсәбәтләр» ничегрәк иде?.. Дөресен генә әйткәндә, бик үк татудан түгел иде. Мәктәпләр аерым, укулар аерым, бергә аралашып йөрү, уйнаулар да юк иде. Рус малайлары күбрәк чиркәү урамында һәм Эткол урамының югары очында торсалар, без инде шушы урамның мәчеткә якын өлешен һәм түбән очын «биләп» тора идек. Тел киртәсе дә көчле иде әле, татарча гына укыгач, русча белүебез «кәлә-мәлә»дән узмый иде. Аннары борыннан сакланып калган «милли дошманлык» та (хәзергечә әйтсәк, антагонизм да) үзен сиздергәли иде. Мәсәлән, без руслар очына барып чыксак, аларның малайлары еш кына безгә һөҗүм итәләр, инде берәр рус малае безнең тирәгә килеп чыкса, без дә