уйнап йөрүче малайларга туктап карап тора да ни өчендер бармак янап китә иде.
Шуның өстенә Арыслангәрәй агай бик маһир аучы да иде. Беренче кар төшү белән ул, киң күкрәкле, нечкә билле кола айгырын иярләп, озын саплы чукмарын биленә кыстырып, эчләре эчкә кереп беткән ике бурзаен ияртеп, бүре сугарга чыгып китә торган иде. Мин аның бүрене ничек итеп сугып алуын күптән инде «Бөреледә ниләр бар» исемле очеркымда язган да идем, шуңа күрә биредә яңадан кабатлап тормыйм. Кыскасы, агаебыз чыккан саен берәр бүрене ат койрыгына тагып алып кайта, тиресен тунап, озын колгага элеп, капкасына беркетеп куя: бу – дан билгесе! Үткән-сүткәннәр авызларын ачып: «Һи, Арыслангәрәй тагын бүре суккан лабаса!» – дип исләре китеп узалар, ә безнең ише малайлар, күшегеп, ачыгып бетсәләр дә, капка төбен ташлап китә алмыйлар – тере бүренең үзен күргәндәй, алар тәмам дөнья- ларын оныталар. Монда ниләр генә сөйләнми дә, нинди генә бәхәсләр купмый иде шул чакта!
Арыслангәрәй агай улы Таһирны да ундүрт-унбиш яшеннән үк үзе белән бергә ауга йөртә башлады. Таһир, әйткәнемчә, бүре сугарлык көчле, гайрәтле малай иде. Һәртөрле уенда, көрәштә, йөгерешүдә ул иң беренче – аны җиңгән яки узган бүтән малай безнең арада юк иде. Шуның өстенә ул бит Арыслангәрәй агайның җыен кызлары арасында бердәнбер төпчек улы, атасының куанычы һәм мактанычы, шуңа күрәдер инде, бәлки, Таһир шактый гарьчел малай да иде. Дөрес, үзе башлап тиктомалга берәүгә дә тими иде, әмма инде берәрсе аз гына аның ачуын китерсә, кинәт кызарып, шунда ук салып та җибәрә иде.
Без йорт аша гына күрше идек, бөтен малайлык чорыбыз Димдә, тугайда, урамда, мәктәптә бергә үтте. Егерме бишенче елны мин Казанга китеп бардым, ләкин һәр җәйне Дәүләкәнгә кайта торган идем. Бу инде безнең малайлыктан чыгып, егет булып килгән чагыбыз. Сагынышып очрашкач, тагын бергә йөрүләр, сөйләшүләр, күңел ачулар – хәзер инде, билгеле, мыек төрткән егетләрчә! Таһир кечкенә гармунда чибәр генә уйнарга да өйрәнгән, өстендә әйбәт тужурка, аягында күн итек, кызлар белән дә шаяргалый башлаган икән инде. Кыскасы, Дәүләкәннең бер шәп егете булмакчы иде, әмма ләкин кырыс заман аның язмышын тота да үзенчә хәл итә: утызынчы елларның башында Таһирны атасы белән бергә ерак Себергә озаталар. Шуннан соң инде без очраша алмадык.
Әйтергә кирәк, Дәүләкән башкортларыннан бүтән Себергә җибәрелүче булмады да шикелле. Һәрхәлдә, ишетергә туры килмәде. Миңа калса, Дәүләкәндә баеп киткән башкортларга караганда, бөлгәннәре күбрәк иде… (Монда сүз башлыча Этколның үзендә торучы башкортлар турында бара, ә төп Дәүләкән ул гади бер авыл, андагы башкортларны мин бик аз беләм…) Әмма бөлгенлек аларга революциягә чаклы ук килгән, чөнки кинәт башланган яңа шартларга күбесе тиз генә яраклаша алмаган. Җирен саткан, малын саткан, ә менә акчасын саклый белмәгән, ахрысы. Эткол кырыннан гына үткән тимер юл белән бит һәртөрле күз кызыктырырлык товар гына түгел, «ак патша»ның аракысы да килгән, «бива»ны да Дәүләкәннең үзендә үк ясый башлаганнар. Шулай итеп, ансат кына кулларына кергән акча тиз