Амирхан Еники

Әсәрләр. 3 том


Скачать книгу

язу ул гади кеше эше түгел, аның өчен син йә Тукай, йә Гафури булырга тиешсең. (Мәктәптә безнең иң күп укыган һәм ятлаган шагыйрьләребез.) Ә Мөхәммәтгали менә юри түгел, чынлап язган, күңелендә аның шигърият чишмәсе ачылган, шуңардан моңсу-боек җанына юаныч та тапкан. Хәлбуки минем дә, ниндидер бер яшерен кодрәткә буйсынып, кыяр-кыймас кына «каләм тибрәтә» башлаган чагым иде. Һәм шушы уртак «серебез» аркасында без аның белән шактый якынаеп, дуслашып та киткән идек.

      Минем күңелдә якты бер хатирә саклана. 1926 елның җәендә Фәтхелислам белән икәү Казаннан ялга кайткач, Мөхәммәтгалине дә ияртеп, без Дәүләкәндә элек бергә укыган иптәшебез Гобәйдулланың чакыруы буенча Мәрвәр утарына кунакка барырга булдык. (Мәрвәр – Гобәйдулланың атасы, утар хуҗасы.) Ләкин безнең уналты-унсигез чакрымдагы утарга җигеп барырга атыбыз да һәм арбабыз да юк иде. Шулай да Мөхәммәтгали, йөри торгач, кемнәндер ат тапты, ә мин ерак түгел күршебез Рәхимҗан «купич»тан, ялынып-ялварып дигәндәй, аның рессорлы тарантасын алып тордым. Шулай итеп, без өч шәкерт, биек тарантаска бәләкәй генә атны җигеп, җәйнең матур бер иртәсендә юлга да чыгып киттек. Башта егетләрчә бик кызу гына бармакчы идек, ләкин тискәре, ялкау атыбыз, безне тыңламыйча, күбрәк атлап кына барды. (Яратмады, ахрысы, «купич»ның биек тарантасын.) Без инде, кеше аты булгач, аны артык чыбыркыларга да кыймадык. Әмма барыбер озын юлыбызны күңелле-хозур гына үтеп, көн төшлектән авышканда, Мәрвәр утарына барып та җиттек.

      Утар хәйран калырлык матур җирдә иде. Бөтен тирә-ягы ерактан ук сөзәк кенә түбәнәеп килгән шау чәчәкле тигез ялан. Утарның озын киртәләр белән генә әйләндереп алган ихатасындагы калай түбәле зур гына йортны да, иркен салынган каралтыларны да гүя шушы бер дә тапталмаган чирәм өстенә китереп кенә утыртканнар – бөтен җирендә чәчәк тә үлән генә… Ә түбәндә куе әрәмәлек арасыннан кечкенә инеш бормаланып агып ята. Инешне кичеп чыгуга, шактый биек, текә тау күтәрелә. Бу ялгыз тау, аның тирәсендә инеш ярыннан башка бер генә калкулык та юк. Тауларга мин һәрвакытта соклана торган идем, әмма ялгыз тауларның бик борыннан саклап килгән, бары үзләре генә белгән тирән серләре бар кебек, шуңадыр, ахрысы, алар күңелдә ирексездән үзенә бер кызыксыну, соклану уята… Әнә тауның нәкъ түбәсендә таза-юан бер агач та (имән булса кирәк) сакта торгандай үсеп утыра. Юк, чынлап та, хәйран матур, күңелле, сөйкемле бу утарның бөтен әтрафы! (Шушы утар күренешен мин бик күп еллардан соң «Гөләндәм туташ хатирәсе»ндә дә чагылдырырга тырышкан идем.)

      Гобәйдулла дус безне үзенчә бик куанып каршы алды, бәләкәй атыбызны да көлә-көлә тугарышты. Ул һәрвакыт шулай муенын сузыбрак, башын аз гына калтыратып көләргә ярата торган иде, мәрхүм! Атны, тугарып, абзар ышыгына бәйләгәч, без әле рессорлы тарантасыбыз янында юл хәлләрен бераз сөйләнгәләп тордык. Аннары Гобәйдулла үзе генә өенә кереп китте. Беренче мәртәбә татар утарына кунакка килгәнгә күрәдерме, без, ниндидер бер ятсыну тоеп, кыенсыныбрак калган идек. Ни булыр, ниләр күрербез, хуҗалар безгә