Файруза Муслимова

Башка кеше


Скачать книгу

бүген дә иртә таңнан, әнисе урыныннан кузгалып кыштыр-мыштыр йөри башлауга ук, йокысыннан торып утырды. Әнә ул инде кичтән үк әзерләп куелган утыннарны мичкә тутырып, ут үрләтеп җибәргән, сыерны савып кереп, сөтен дә сөзеп куйган. Менә хәзер самавырга чиләктән су салыр, торбасына яңа өлгергән кузлы күмерләрне өстәп җибәрер. Мичтә дөрләгән ялкынга, самавыр торбасы «тәрәзәчек»ләреннән күз кыскан кузларга карап утырырга ярата ул. Улының иртәләрен әнә шулай онытылып, утларны күзәтеп утыруын әнисе сизми диярлек. Сизеп тә игътибар итмиме? Комачауламагач, ярый, утырсын инде, ихтыяры, дияме? Хәер, ни дә булса әйтә калса, Вәсил аны барыбер ишетмәс иде. Ишетми ул. Ишетмәгәч, сөйләшә дә белми. Ишетмәүнең, сөйләшмәүнең табигый кимчелек, үзен башкалардан аерып торган зур бәхетсезлек икәнен дә аңламый. Шуңа күрә Вәсил бу мизгелләрдә бик бәхетле, өйдә эш белән ыгы-зыгы килеп йөргән әнисен күрүе, мич ялкынында битләрен алландырып, җылынып-изрәп утыруы белән бәхетле.

      Вәсилнең беркая да ашыгасы юк. Апасы Вәсилә әнә, мәктәпкә барасы булгангамы, йокы рәхәтен озаккарак сузарга тырыша. Әнисенең иртәнге эшләр белән булышуы да, бераз гына калышыбрак урыныннан кузгалган әтисенең шул ыгы-зыгыга кушылып китүе дә әллә бар аңа, әллә юк. Йоклавы йоклау.

      – Тор, кызым, күрше Рәзинә мәктәпкә дә китте инде, – дип, әнисе килеп уяткач та, бераз киерелгәләп, урынында иркәләнеп ята.

      Хәер, Вәсил әнисенең сүзләрен ишетми, хәрәкәтләр аша гына барысын аңлап, тоеп тора. Ишетә-сөйләшә белсә, ул да мәктәпкә йөрер иде, быел өченче класста укыр иде инде ул! Аны бөтенесе юләр дип уйлый. Башкаларга охшамаган кеше юләр була микәнни? Вәсилгә барыбер түгелме? Кыш көне ул урамга бөтенләй диярлек чыкмый. Юньле кием-салымы да юк. Аның каравы – җәй көне! Яңа чирәм белән бергә кояш нурларына үрелеп сөенгән малайны беркем тезгенләп, бәйләп куя алмый. Күлмәгем юка, ыштаным төпсез, дип тә хафаланмый Вәсил, язгы гөрләвекләр белән үк яланаяклап кына урамга чыга да йөгерә. Куанычын белдереп, очраган бер кешегә:

      – Пр-рә, пр-рә… – дип, нидер аңлата.

      Өлкәнрәкләр, ие, ие, дигәндәй, иякләрен каккалап, Вәсилне иңнәреннән сыйпаштырып, аның урамга чыгу шатлыгын уртаклашкандай итәләр. Бала-чага исә:

      – Перә килә! Перә килә! – дип, ниндидер бәла-казадан качкандай, төрле якка сибелешә. Үзләре кебек булмагангадыр, күрәсең, яшьтәшләре әнә шулай куркалар аңардан.

      Перә боегып кына, үз турыларындагы тыкрык почмагынарак посып, аркасы белән ян бакча коймасына терәлеп утыра. Ләкин …ай-яй-яй! – тишек ыштан балагы аша ялан балтырларын ниндидер зәһәр нәрсә чеметтереп тешләп ала. Сикереп торганын сизми дә кала малай. Ул утырган җирдә ямь-яшел үләннән гайре берни күренми. Бармаклары белән аралап карыйм дисә… аһ, тагын шул ук зәһәр чеметү! Кычыткан дигән бу явызны Вәсил моңа кадәр бер дә очратмагандыр шул. Әллә кычыткан үзе, чукрак малайны кызганып, моңарчы аны чагарга ашыкмаганмы? Ни булса шул, аптыраган Перә нәкъ шул мизгелдә мәктәптән кайтып килүче күршесе Рәзинәне күреп ала. Каршысына ук чыгып баса кызның. Ярый