Файруза Муслимова

Башка кеше


Скачать книгу

ни уйлавы билгеле бит, янәсе.) Әлфия бөтен күңеле белән рәнҗеде, акланып-тарткалашып та карады, аннары, көчсезлегеннән тәмам гаҗиз булып, елмаюын онытты, карашын җиргә төбәп йөрүгә күнекте.

      – И Ходаем, үзең бирдең, үзең ал! Икебезне ике якка аерсаңчы, берәр чарасын тапсаңчы, – дип инәлгән төннәре әле дә хәтердә.

      Әрнеп теләгән теләкләр тормышка аша икән. Табылды бит чарасы да. Бер дә бер көнне Әлфиянең хезмәттәше Нәсимәгә берәү телефоннан шалтыраткан:

      – Мин Булатның яңа хатыны булам. Әйтегез Әлфиягә: арабызга керергә уйлап та карамасын, – дигән.

      – Теләсәгез нишләгез, – диюдән узалмаган Нәсимә.

      Бу хәбәрне ишетүе бик авыр булган иде Әлфиягә. Нәкъ менә бүген каенанасы сөйләп утырганча – гомер иткән иреңне ничек инде җиңел генә чит кешегә биреп җибәрәсең ди? Гел ямьсез генә булмагандыр аларның тормышы да, күңелле чакларын кая куясың: уллары, кызлары туганны, кечкенә булса да фатир алганнарын, бәйрәмнәрдә туганнар белән җыелышып, җырлашып утырганнарын?.. Тик анда да балга дегет тамчылары тамгалый иде шул. Каенсеңелләренең берәрсе: «Ярар, килен кеше – ким кеше, көчек белән тиң кеше», – дип шаяртса… Булаты, сүз иярә сүз чыгып: «Хатын-кызлар әйбәт лә ул. Әлфияне аерсам, тагын да яхшырагы табылыр, анысын аерсам – аннан яхшырагы!» – дип мактанса… Аннары кеше арасында «аерылган хатын» исемен күтәреп йөрисе дә бар бит әле. Яшерен-батырын түгел, җиңел булмады Әлфиягә ул чакта. Зәһәр җилдән сыгылып төшкән тал чыбыгы сыман, ул тураеп басканчы, байтак гомер узды, байтак…

      Каенанасы Мөсәббиха карчык, кибеттә очратып, күрше хатынына сөйләгән:

      – Булат улым уңды да соң хатыныннан, – дигән. – Эшеннән кайтып керүе була, өстендәге күлмәген салдырып ала да юып элә Рәфинәсе… Минем тирәдә дә әни-әни дип бөтерелеп кенә тора!

      Хатын-кыз табигатенә хас булганча, күрше хатыны бу хәбәрне, түкми-чәчми, Әлфиягә кайтарып җиткерде.

      – Ярар, әйбәт яшәсеннәр, – диде Әлфия, тешен кысып. Ә үзе, кайнар хисләрен бер йодрыкка төйнәп, вакыйганы салкын акыл белән бәяләргә омтылды. Иң әһәмиятлесе: яшь хатынны берничек тә гаепләмәскә! Чөнки мәхәббәт барыннан да өстен. Нәкъ Әлфия кебек үк ихластан гашыйк булгандыр ул аның Булатына. Өстәвенә анысы, хатынымнан уңмадым, дип сөйләсә, ни юньләп аш пешерә белми, ни күлмәкләремне юмый, дип зарланса, сөюеннән аңы томаланган хатын, һичшиксез, аны бәхетле итәргә омтылачак. Көн саен иренең күлмәген салдырып юуы да шуңа дәлил түгелмени? Әлфия, Рәфинәнең дә тора-бара бәхетсез җанга әвереләчәген алдан ук сизеп-тоеп, аны хәтта кызгана да башлады.

      Бер-ике ай узуга, төрле юллар белән Әлфиягә тагын бер хәбәр килеп иреште. Анысы да каенанасы сөйләгән сүзләр иде:

      – Ялкау булды бу килен. Көн дә эштән соңарып кайта. Өйдә кыл кыймылдатканы юк. Бар белгәне – иренең күлмәген салдыра да юа, салдыра да юа.

      Әлфия эндәшмәде. Берара күңеле алгысып китеп, баш миеннән: «Шул кирәк сезгә! – дигән фикер йөгереп узды узуын. – Минем балаларымны ятим итеп, рәхәт күрергә уйлаган идегезме? Күрми торыгыз