Файруза Муслимова

Башка кеше


Скачать книгу

бездә каласы килмәде аның.

      – Озатып куй. Кызыма, – диде.

      Менә мин Фагыйлә апаны кызларына илтәм. Утлары сүнмәгән икән әле, тәрәзәләре балкып тора. Кыяр-кыймас, ишеккә үреләм.

      – Әни? Синме?

      – Балакаем, ач…

      Күз алдымнан балачакның киң яланнары, матур чәчле «кукуруз кызлары», беркатлы «Кесәми» уеннары сызылып үтә…

2009

      БАШКА КЕШЕ

      – И юләр! Унбиш ел гомер иткән иреңне җиңел генә башка кешегә биреп җибәрәләрме инде?

      Әлфия каенанасының (хәер, элеккеге каенанасының) әлеге сүзләренә бертын җавап таба алмыйча торды. Олы кешенең аны кайгыртып әйткәндәй сүзләренә тупас җавап бирергә ярамый иде. Хәер, ул аны булдыра да алмый иде. Бары тик:

      – Үзе теләгәнчә яшәсен. Рәнҗемим мин, – диде. Аннары: – Үзләренә ничек ошый, шулай яшәсеннәр, – дип өстәде. Юк, бу аның һич тә икейөзлеләнүе түгел, ихластан шулай уйлавы. Югыйсә авыр чаклары, үзәге өзелгән вакытлары да булмады түгел, булды. Узды. Узды!

      Мөсәббиха карчык, кыр чәчәгедәй зәңгәр күзләрен кыса төшеп, Әлфиягә төбәлде. Әйтерсең үтәли күрергә тели иде ул аны. Нәрсәдер яшерә бу бичара, сер бирергә теләми, дип уйлыйдыр инде. Чөнки, киленен белә-белгәннән бирле, аның эчендәге тышында булуын, борчылса да, шатланса да чыраенда аермачык чагылуын күреп гадәтләнгән ләбаса. Ә бу юлы – гаҗәп! – ул шундый тыныч, хәтта битараф. Менә монысын һич тә көтмәгән иде каенана. Әлфия елмаеп куйды. Кара син, нинди чибәр аның каенанасы! Сиксәнгә якынлашып килүенә дә карамастан, күзләре әле дә җете зәңгәр, яңаклары тәрәзә төбендәге яран гөлләре кебек алсу. Аның кызы да дәү әнисенә охшаган бит, иренең яңа хатыныннан туган кызы да – шулай ук. Үзенә бер тамчы судай тәңгәл оныклары булса, Әлфия аларны яратыр идеме икән? Кызык. Әмма үз вакытында җиде бала табып үстергән каенанасы яратмый иде оныкларын. Гомере буе бала багып туйгандыр, күрәсең. Гаепләп булмый инде аны, ничек гаепләсен – Әлфия әлегә оныклар күрергә өлгермәгән бит. Килененең уйларын укып баргандай – әйе, әйе, ул чыннан да үтәли күрә бугай – Мөсәббиха карчык:

      – Балалар ни хәлләрдә соң? – дип сорап куйды. – Хәлил өйләнергә җыенмыймы? Әле беркөнне Гөлназны очраткан идем, дәү әни дип яктырып исәнләште. Килеп йөрегез, дидем.

      – Рәхмәт, әни. Балалар да бик әйбәт. Хәлил эшли, Гөлназ укуда инде. Алдагысын Алла белә, юньле булсыннар, дим. Миңа тагын нәрсә кирәк?..

      – Алай димә, килен. Егерме ел яшәгән иреңне кешегә бирдең дә… Мин булсам…

      – Юк, юк, әни, риза-бәхилмен. Шундый матур кызлары бар, гел синең төсле.

      – Сөйләмә юкны! Яратмыйм шулай әйткәннәрен. Анасы инде, гел анасы! Синең өстән йөреп, бала табып, тагылып килде бит Булатка! Ни җаның белән Гөлназдан шуны каратасыңдыр?

      – Баланың ни гаебе бар? Гөлназның сеңлесе ләбаса. Үзем дә яратам мин аны.

      – Һи-и, әкият!

      Ул арада ишек ачылып китте дә, әбисе бүлмәсенә кечкенә Айсылу тәгәрәп килеп керде. Аннары, Әлфиянең тезләренә сарылып:

      – Әйдә, мин сиңа тәтиләремне күрсәтәм, – дип, итәгеннән тарткалый башлады.

      – Син булганга керде инде. Югыйсә әнкәсе