Файруза Муслимова

Башка кеше


Скачать книгу

– диде дә көлеп җибәрде. – Ул бит сезнең белән яшәми.

      – Яшәмәсә дә. Ә син минем кызым булыр идеңме соң? – Инде Әлфия, олыларның күпчелеге кебек үк, сабый белән чыннан да шаяртып сөйләште. – Минем бит синең кебек кечкенә генә, матур гына балам юк.

      – Ә син Алладан сора. Әнием мине Алладан сораган да, ул биргән.

      Әлфия, Айсылуның сибелеп торган сары чәчләреннән сыйпый-сыйпый:

      – И матурым, бигрәк акыллы инде син. Ә мин менә белмәгәнмен дә, – дигән булды.

      Аларның сөйләшүен читтән генә тыңлап торган Мөсәббиха карчык, шаккатып:

      – Тиле дә тиле, син дә тиле! – диде. – Бала күргәнең юктыр шул. Синең урында берәү ирен әллә кайчан болардан аерып алыр иде.

      – Сарык бәрәне түгел бит ул, әни, әле анда, әле монда миңгерәтеп йөртергә. Үзенчә яшәсен.

      – Әллә син аны үзенчә яши дип беләсеңме? Мин күреп торам лабаса.

      – Минемчә дә яшәмәсен. Үз акылы үзенә җитмәгән ирнең булуыннан булмавы хәерле түгелмени?

      Аһ, артыгын ычкындырды бугай. Әни кешегә баласы турында андый ук кискен сүз әйтергә кирәкмәгәндер. Әгәр үзенә улы турында шулай дисәләр?.. Аһ, ярамаган сүз әйтте Әлфия.

      Уңайсыз тынлыкны бүлдереп, Рәфинә кайтып керде:

      – Исәнмесез. Соңардым, ахрысы. Ә мин үзем сезгә кергән идем. Айсылуны әни озата китте, диде Гөлназ.

      – Әйе шул. Менә, Айсылу чакыргач, үзем дә ишек төбеннән үк борылып китә алмадым. Ничек сабыйның насырын сындырасың1?..

      – Әни, әни, чәй куй! Мин аңа чәй эчәрбез дидем, – дип өтәләнде бала.

      – Дәү әниең белән эчтек бит инде.

      – Юк, юк, анысы саналмый, – диде Айсылу, ә үзе, нәни йодрыгын йомарлап, бармагын янагандай итте. Биш кенә яшьтә булса да, үзләренә беренче тапкыр килгән Әлфия апасына бөтен кунакчыллыгын күрсәтергә омтыла иде ул.

      Рәфинә Әлфия белән Айсылуны аш бүлмәсенә әйдәде. Мөсәббиха карчык исә, бүлмәсенә кереп, ишеген бөтенләй үк ябып куйды.

* * *

      …Иртәгесен Әлфиянең эшенә ире Булат (хәер, элеккеге ире Булат) шалтыратты:

      – Мин, юләр, һаман син-син дип яшәгән булам. Төннәрен исемеңне әйтеп саташам. Күршебез Рәйсәне очраттым әле кичә. Аның күңеле күптәннән синдә түгеллеген аңламыйсыңмыни, ди. Минем сабакташ Наилне хәтерлисеңме син? Беркөн театрда очрашкансыз икән. Син анда кем белән идең соң? Әни әйтә…

      Әлфия әкрен генә телефон трубкасын урынына куйды да, колакларын томалап, бүлмәдән үк чыгып йөгерде: «Мин бүлмәдә юк, юк! Эзләмәгез мине, мин, гомумән, юк! Ә мине һаман да элеккечә чагылдырган тышкы кабыгым эчендә – дөньяга өр-яңадан туган, сүз ташкыннарына битараф, янмаучы-көймәүче һәм, үз-үзен онытып, инде берәүне дә сөймәүче бөтенләй баш-ка ке-ше!»

2002

      ЯРТЫ АЛМА

      Кояшның беренче нурлары төшүгә үк, Хәлил урыныннан сикереп торды. Төне буена да күзенә йокы кермәде, хәзер инде караватта аунаудан ни мәгънә? Игезәк кызлары Ләйсән белән Ләйлә дә, әнкәсе Хәбирә карчык та йоклыйлар әле. Хәлил акрын гына ишегалдына чыкты, капка төбендәге