Файруза Муслимова

Башка кеше


Скачать книгу

Мәрдән. Шулкадәр гомер үткәч, гаеплене эзләүдән ни мәгънә? Улмы, үземе, башкалармы? Язмышларына шулай язгандыр: өйләнешүләренә үк сугыш башланды бит. Фәрданәне белем күтәрү курсларына Минзәләгә җибәргәннәр иде, ә Мәрдәнне тиз арада хәрби комиссариатка чакыртып алганнар. Бер җәй генә бергә яшәп калдылар. Фәрданә кайткач, җиңгәсе сөйләде:

      – Хафизә җиңги, ә-әнә теге тау битеннән генә булса да Фәрданәнең узып киткәнен күреп калсам, миннән дә бәхетле кеше булмас иде, – дигән Мәрдән, ярты чакрым чамасы ераклыктагы тауга күрсәтеп. Кесәсеннән кечкенә генә кул сәгате алып биргән, истәлек итеп Фәрданәгә тапшыруын үтенгән. Әле дә исән ул сәгать, тик үзләре кебек картайды инде хәзер, абына-сөртенә генә йөри. Шунысы могҗиза: һаман йөри!

      Яраланып, сирәк-мирәк госпитальләрдә ятканнарын исәпләмәгәндә, Мәрдән сугышны исән-имин кичте. «Минем бәхетемә!» – дип сөенде Фәрданә. Сугыштан соң ике елга Калининградта хезмәт итәргә калдырдылар үзен. Фәрданәгә хат килде: «Кайтып алу мөмкинлегем юк, үзең кил, бәгърем. Биредә яшәрбез». Бармыймы соң инде Фәрданә, коштай оча: аның кадерлесе, хәләле, җан сөйгәне тәмугларны кичеп чыкты. Озын-озак сагыну еллары – инде артта!

      Хәләле килүгә, Мәрдән, бергә яшәр өчен, кечкенә генә бүлмә дә табып куйган. Кавышу шатлыкларының чиге юк! Тик… көтеп алынган бәхет икенче көнне үк убылды да төште. Мәрдән хезмәтенә китүгә, бүлмә ишеген шакып, бер хатын килеп керде. Керүгә үк, гөрселдәп, Фәрданә алдына тезләнде дә чәчләрен йолкый-йолкый еларга кереште:

      – Син минем иремне талап алырга килдеңме? Кит, зинһар, кире кит! Әнә син нинди яшь, чибәр, теләсә нинди егетне үзеңә каратырсың…

      Таш кыядай нык холык һәм горурлыкның менә кайчан кирәге чыкты Фәрданәгә. «Ярар, китәм», – диде. Йөзенә карамады. Мескенләнсә дә, карт та, ямьсез дә булмагандыр әле үзе. Хәер, моның нинди әһәмияте бар иде соң?

      …Еллар үткәч, Фәрданә дә кияүгә чыкты. Фронтовикка. Бергәләп бер кыз, бер малай үстерделәр. Алай дисәң, нинди үстерү ди инде ул. Ике баласын ятим итеп, якты дөнья белән бик иртә бәхилләште әтиләре. Фәрданәгә берьюлы кырыс әти дә, таләпчән әни дә булырга туры килде. Холкы тагын да ныгыды, чит кешегә күз яшен күрсәтмәде, берәүгә дә сер бирмәде. Сорап килүчеләр булды, көлде генә: «Үз балаларыма дошман ясаргамы?» – диде. Чөнки үзе үги ата белән үскән иде.

      Еллар үтте, балалары исәйде. Бервакыт Фәрданә янына Мәрдәннәр авылында укытучы дус хатыны килеп чыкты.

      – Фәрданә, Мәрдән ялга кайткан. Сине бик күрәсе килә. Кабул итәрсеңме икән дип, рөхсәт сорарга җибәрде, – диде.

      Йөрәге сикереп чыгардай типте Фәрданәнең. Аерылышканнарына шактый гомер үтсә дә, яратышып яшәгән көннәре кичәгедәй якын булып тоелды. Чит кеше түгел, үз ире иде ләбаса. Бер күрешеп сөйләшкәннән… Битараф төс белән:

      – Ярар, килсен, – диде, күңел ярсуларын тирәнрәк яшерде.

      Ул киләсе көнне шундый дулкынланды, яшь кызлардай йөрәге әллә кая ашкынды. Әмма януларын тышка чыгармады. Унҗиде яшьлек кызына да кем киләчәген укытучыларча җитдилек һәм сабырлык белән гади генә итеп