Файруза Муслимова

Башка кеше


Скачать книгу

әйдә, бәгърем, йокларга ятыйк. Иртүк торасы да бар…

      – Җаваптан качасыңмыни? Минем иртүк торасым юк. Икенче смена… Әйт…

      Нишләмәк кирәк? Йоклыйсы да бар, инде сәгать өч. Бәлки, тынычланыр?..

      – Әйе инде, әйе! Хыянәт иттем! Әйдә, йоклыйк…

      – Ә-ә, юк! Шулай җиңел генә котылырмын дидеңме? Әйт, Равиям, кем икәнен, аннары бер сүз дәшмим. Үзем генә белермен, мин сине бик тә кадерләп кенә яшәрмен. Син бит теләсә кем яратырлык кеше, үзем дә белеп торам. Әйт инде…

      Хатынның иренә каршы торырлык хәле дә калмады, әйтер сүз дә таба алмады. Әлеге халәтеннән чыгу юлы булмаудан ул тәмам гаҗиз иде.

      – Нигә куркасың инде, мин бер сүз әйтмәячәкмен, дидем ич. Надирдыр ул, мөгаен. – Ир Равиянең хезмәттәшен атады.

      – Юк.

      – Алайса, күрше Харис. Сиңа кызыгып йөргәне әллә каян күренеп тора иде.

      – Юк.

      Җиһангир тагын әллә кемнәрне исенә төшерде. Йокысызлыктан һәм көтелмәгән сорау алудан тәмам арыган Равия битараф кыяфәттә: «Юк, юк», – дип кабатлап утырудан узмады.

      – Белдем, белдем! Венераның ире Нурислам ул! Яшь чакта сез йөргәнсез дә түгелме соң әле?

      – Булса, – дип сыкранды хатын, соңгы сорауга җавап бирәм дип уйлап. Әмма… әйтеләсе сүз әйтелгән, Җиһангир тарафыннан нәкъ үзе теләгәнчә кабул ителгән иде инде.

      – Әһә, шулаймы? Аһ, шулаймы?..

      Тагын бер йокысыз төн узды. Улларын бакчага илтеп куйган хатын, тәненең күгәргән урыннарын хезмәттәшләреннән яшерердәйрәк киемнәрен киеп, эшенә ашыкты.

      Күпмедер көннәрдән соң Равия көтмәгәндә «үз хыянәтенең сәбәпчесе» Нурисламны урамда очратты. Һәрвакыттагыча ачык йөз белән исәнләшергә теләде. Ире әйтмешли, яшь чакта «йөргән» саналсалар да, мөнәсәбәтләре капка төбендәге эскәмиядә йолдыз санап утырудан узганы булмады аларның. Аннары бер-ике тапкыр матай белән күрше авыл клубына чыктылар бугай. Кулга-кул тотынышырга да оялдылар хәтта. Язмыш бит бу: еллар үткәч, Равия Җиһангирга кияүгә чыкты, Нурислам Равиянең дус кызы Венерага өйләнде.

      …Әйе, Равия Нурислам белән берни булмагандай исәнләшеп узарга теләде. Әмма… Нурисламның сүзләре аның өстенә баштанаяк бозлы су койгандай итте:

      – Беләсеңме нәрсә? Әгәр дә бозык хатын икәнсең, үз бозыклыгыңа мине катнаштырма! Беткәнме шунда үзең кебек…

      Калганын ишетмәде Равия. Хәер, ишеткәне дә бик җитәрлек иде. Тик ни өчендер күз алдыннан яшь вакыттагы капка төпләре, шомыртлары ап-ак чәчәктә утырган хуш исле бакчалар, тулган айлы, якты йолдызлы зәңгәр кичләр гөлт итеп кабынып узды да гөлт итеп сүнде.

      Шулай да Равия үз тормышыннан балачак дусты, туры сүзле, зәңгәр күзле Венераны сызып ташлый алмый иде. Тик инде аның янына юллар ябык. Ире белән әнә ничек «хыянәт ит тә», дусларча аралашып яшә, имеш. Венера мәсьәләне үзенчә хәл итте. Дустының эшенә телефоннан шалтыратты да:

      – Кара әле, Равия, күптән күрешкәнебез дә юк. Бүген төшке ашка безгә кил әле. Үзем генә. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз, – диде.

      …Венера бик тәмле итеп гөбәдия пешергән. Авызда эреп тора. Сыйлый да белә инде үзе:

      – Йә, йә, тартынып