Файруза Муслимова

Башка кеше


Скачать книгу

арада аңа җавап язып салырга кирәктер. Әйе, кирәк. Кичерәм, бәхиллим, дияргә. Үткән гомер барыбер кире кайтмый, вакыты җиткәч, таш кыялар да уаладыр. Әнә бит ян бакчадагы карт шомырт агачы да, ыңгырашып-ыңгырашып, җиргә таба чүгә бара. Югыйсә кайчан гына авылдагы иң тәмле шомырт аңарда иде…

2005

      БӘБИ ТУЕ

      Наиләнең бүген күңеле күкләрдә оча. Кызы Гөлгенәнең көтеп алган улы дөньяга килде. Ире бик иртә вафат булып, ике баласын, бер ялгызы үстереп, башлы-күзле иткән ханым өчен бу вакыйганың нинди зур сөенеч икәнен аңлатып тору кирәкме икән? Инде үзе, кем әйтмешли, «лаеклы ялда» булган, ихлас белән мәчеткә укырга йөреп, намазга баскан Наилә ханым, улы һәм кызы тормышын да һаман үзенекедәй санап, алар өчен борчылып, алар өчен сөенеп яши бирә. Юкса күптән икесе дә гаиләләре белән аерым яши. Балалар үстерә. Кияү дә, килен дә юньлеләр. Дус хатыннары гел әйтеп тора: «Кеше баласын каян беләсең, синең белән яшәмәгәнгә генә әйбәт күренәләр. Бәхетең – күзең күрми, колагың ишетми», – диләр. Бәлки, шулайдыр да. Ерактагы кояш җылы була дип юкка гына әйтмидер халык. Аннары, кеше баласын түгел, үз балаңны да аңлау авыр әле кайчагында. Синең карашларыңны искергәнгә санап, заманча яши белмәүдә гаепләргә дә күп сорамыйлар анысы. Хәер, монысы, уйлана-уйлана, күңелгә килеп киткән фикерләр генә инде.

      Гөлгенәсенең ике кызы тәгәрәп үсеп килә. Ире Җәмил бик тә ир бала теләгәч, өченче бала табарга да ниятләде менә. Аллаһының рәхмәте, кояшлы көздә, әбиләр чуагында, нәкъ Җәмиле төсле чем-кара күзле, түгәрәк йөзле тупырдап торган малай алып кайтты. Кадыйр дип исем куярга булдылар. Гөлгенә бала тудыру йортыннан чыкканчы ук, Наилә киявенә:

      – Җәмил улым, бик ир бала теләгән идегез. Әллә дим, Аллаһ ризалыгы өчен, корбан чалдырып, мәҗлес үткәреп аласызмы? – дип киңәш итте. – Ир балага ике сарык тиеш инде тиешен дә… Һич югы, берне? – диде.

      Кияү кеше дә карышып тормады:

      – Була ул, әби, чалдырырбыз, – дип, аның сүзен куәтләп алды. – Берне генә түгел, һичшиксез, икене!

      Бәби туганга биш көн дигәндә, Гөлгенәне ире, кызлары һәм, әлбәттә инде, Наилә ханым, чәчәкләргә күмеп, өйләренә алып кайттылар. Озакка сузмый бәбигә азанлап исем дә кушып куйдылар.

      Кияү корбан чалуны бәбинең кырык көне тулган вакыткача кичектереп торырга уйлады. Әйдә, исәя төшсен Кадыйрлары, шул уңайдан, эштәге иптәшләрен чакырып, бәби туе да үткәреп алырлар. Әби кеше күңеленнән бераз сагая төшкәндәй булды. Тукта әле, корбан чалу белән бәби туен шулай берләштерергә ниятлиләр түгелме соң? Яшьләрнекен белмәссең, андый туйны, мөгаен, эчемлексез үткәрәселәре килмәс. Аннары үз-үзен битәрләп тә алды. Шикле шикләнер, чикмән бөркәнер, дигәндәй, нигә юкка хафаланырга? Анысын гына белерләр. Әйтсә, урынлы-урынсыз кысылып, акыл өйрәтеп йөргәндәй тоелыр.

      Сүзендә торды Җәмил. Кадыйрга нәкъ кырык көн дигәндә, шәһәр янындагы бер авылдан симез генә ике тәкә чалдырып алып кайтты. Мәҗлес әзерләшергә кияү әнисе кодагый да, Наилә дә алдан ук чакырулы иде.

      – Менә, әбиләр-әниләр, нәкъ сез дигәнчә булды. Авыл мулласы тиешенчә укып, йоласын китереп, үзе чалып бирде, – диде Җәмил, горурланып.