Файруза Муслимова

Башка кеше


Скачать книгу

ләбаса дингә.

      Ахыр чиктә Наилә нәни оныгы исеменә кабат корбан чалдырырга булды. Өстәвенә Корбан бәйрәме дә җитеп килә. Бу юлы ул ярдәмгә улы Галимне чакырды. Мәчет аша корбанлык сарык табып, аны чалдырып, үз өендә нәни генә мәҗлес җыйды. Тик улы да аңлап бетермәде аның бу гамәлен: «Кашык кадәр бер бала өчен икешәр тапкыр корбан мәҗлесе үткәрәләрме инде?» – дип сөйләнде. Эшне аңлатып биргәч, ул да сеңлесе кебегрәк:

      – Синең шул булыр инде, – дип куйды.

      …Ниятләгән эшләрен гамәлгә ашыргач, кунаклары да таралып, өйдә үзе генә калгач, Наилә госел коенды да намазлыкка басты. Озаклап ястү намазын укыды. Аннары, сәҗдәгә китеп, елый-елый, Раббысына ялварды:

      – Йа Раббым, белеп һәм белми кылган гөнаһларымны ярлыка. Үземә, балаларыма, оныкларыма хәерле-бәрәкәтле гомерләр бир, иман байлыгы бир, туры юлларыңа күндер…

      Намазлыгыннан торып, урынын җәяргә керешүгә, телефон шалтырады: улы!

      – Әни, үпкәләткән булсам гафу ит. Мин, чыннан да, диндә берни аңламыйм бит. Син мине бераз өйрәткәлә инде.

      Наиләнең, кинәт күңеле тулып, тамагына төер тыгылды, телен чак әйләндереп: «Ярар, улым», – дигәндә, күзләреннән кабат яшьләре тәгәрәште.

      Тагын өч көннән сабые белән Гөлгенәне дә хастаханәдән чыгардылар.

2009

      «ХЫЯНӘТ»

      «Ай!» – Балалары йоклаганчы дип үзе дә алар янында ятып торган Равия, изрәп киткәнлеген сизеп, тизрәк урыныннан кузгалырга ашыкты. Иренең эштән кайтасы бар ич. Хатынының йокысыннан уянып ишек ачканын яратмый ул. Сәгать ничәдә генә кайтса да, Равиянең ашы, чәе әзер булып, Җиһангиры кайтып керүгә үк, өстәленә куелырга тиеш. Кара инде, сәгать тугыз да тулып киткән ләбаса. Тагын соңарды инде. Димәк, төн уртасыз кайтып кермәячәк.

      – Әхмәт Ясәвиевичны ресторанга алып бардым әле, – дияр. – Майламыйча таба да купмый. Гомер буе шушы тулай торакта яшәмәбез бит. Цех начальнигы ярдәм итмәсә, ничек фатир алмак кирәк.

      – Соң, әле үткән атнада гына… – дип, ризасызлык күрсәтергә маташыр Равия, ә тегесе…

      – Әй, син нәрсә аңлыйсың соң? Сиңа – алма шалкан, чумара талкан, – дип кырт кисәр.

      Тәрәзәдән, нурланып, тулган ай карады. Әй, хыялый да инде син, Равия, шулай гел начарга гына юрамыйлар инде. Күңелсезлекләр дә гел-гел кабатланып тормас, дия кебек иде. Хатынның күптәнге бер мәзәк хәтеренә килеп төште. Бер яшь бикәч, соң гына әнисенә телефоннан шалтыратып: «Ирем һаман кайтмады, мөгаен, үзенә сөяркә тапкандыр», – дип зарланган, ди. Әнисе исә: «Юк, кызым, алай начарга юрама әле, аның берәр машинага тапталуы да ихтимал ич», – дип юаткан, имеш. Ха-ха-ха, хи-хи-хи… Әмма ничәмә-ничә көннәр, атналар, айлар буе шул халәттә яшәп кара әле!

      Равия күмәч йөзле ай карап торган тәрәзәнең пәрдәләрен төшерде, радиоалгычны акрын гына тавышка көйләп җибәрде, иртәгә иртүк бакчага озатасы ике улының күлмәк-ыштаннарын хәстәрләргә тотынды.

      …Ниһаять, кыңгырау тавышы! Инде йоклаган күрше-тирәләрне уятмаска тырышып, хатын оекчан гына тышкы ишекне ачарга йөгерде.

      – Җиһангир?

      – Ач!

      Ире