Файруза Муслимова

Башка кеше


Скачать книгу

янда алъяпкыч белән утырып булмас, тиз генә өс-башымны алыштырыйм, – дип, күрше бүлмәгә чыкты.

      Гөлбүләк ханымның күз алдына яңадан дәү әнисе килде. Бүтән бернинди бизәнү әйберләре белән мавыкмаган әбисе брошкаларга мөкиббән иде. Өйдәме, кеше арасындамы – аның изүендә һәрвакыт нинди дә булса брошка ялтырар. Җитмәсә, һәр брошкасының үзенә генә хас матур исеме булыр. Гөлбүләкнең исендә: бик затлысы, яшел зөбәрҗәт яфраклар уртасына кызыл якут чәчәк куелганы бар иде. Яфракларында чык тамчысы рәвешендә вак кына ак ташлар җемелди.

      – Дәү әнием, монысының исеме ничек? – дип сорый кыз.

      – Гөлбүләк, – ди дәү әнисе.

      – Юк ла, мин үз исемемне сорамыйм. Брошканыкын, – дип турсая оныгы.

      – Брошканың да исеме шулай. Аның турында бик матур бер риваять тә бар әле. Тыңла. Бер авылда бер бик гүзәл кыз яшәгән. Юк, үзе генә яшәмәгән инде, әти-әнисе, туганнары, дус кызлары да булган. Ә ул барысыннан да сөйкемлерәк тә, акыллырак та, инсафлырак та, ди. Бөтен егетләр аның тирәсендә бөтерелгәннәр. Әмма бервакытны илләренә дошман басып кергән. Егетләр сугышка китеп барганнар. Тик, бәхеткә, айлар үткәч, зур җиңү яулап кайтып та кергәннәр, ди. Кызның балачактан уйнап үскән күрше егете генә тома сукырайган икән. Мондый гарипне нинди кыз яратсын дип, егет гүзәлкәйгә сүз кушарга да базмаган. Беркөнне, бик эче пошкач, якындагы күл яныннан көпшә кисеп алган да курай ясаган бу. Бөтен йөрәк сыкрауларын көйгә салып, иртәле-кичле курай тарта икән.

      Бу вакытта гүзәлкәйнең әти-әнисе аны кияүгә бирергә җыена инде. Булачак кияү – ныклы, бай нәселдән. Җитмәсә, сугыштан да буш кул белән кайтмаган. Гүзәлкәйгә дә, әти-әнисенә дә туйга төрле ефәк-парча, алтын-көмеш вәгъдә иткән. Тик кызның күңеле – күрше егетендә. Әмма егет дәшмәгәч нишләсен. Башлап сүз катарга кызлык горурлыгы кушмый, әти-әнисен рәнҗетүдән дә курка.

      Менә беркөнне кияү егет, затлы бүләген дә алып, кәләше янына килгәндә, күрше капка төбендә сукыр егетне очрата. Авылдашлар бит инде, бер-берсен яхшы беләләр.

      – Гүзәлкәйгә мин дә бәхет телим, – ди курайчы. – Шул теләгемә кушып, менә бу гөлне тапшырчы үзенә.

      Гаҗәеп матур гөл була, ди ул. Уч төбедәй яшел яфраклар уртасында уттай янган кып-кызыл чәчәкләр! Авылда андыйны моңарчы беркем күрмәгән. Сукыр егет аны ничек үстерә алган, диген? Әманәтне үтәргә кирәк, тапшыра егет кәләшенә гөлне. Гүзәлкәйнең йөзе тагын да нурланып китә, чәчәк таҗларына шатлык яшьләре тама.

      – Кичер мине, – ди ул киявенә. – Син үз бәхетеңне миннән башка да табарсың әле. Мин… гөл бүләк иткән егетне ялгыз калдыра алмыйм… Минем брошкам әнә шул гөлнең күчермәсе була инде, кызым…

      …Серле әкиятләр сөйләүче дәү әнисе дә, аның берсеннән-берсе затлы брошкалары да сугыш вакытында бөтенләйгә юкка чыкты. Блокада өзелгәч, сөяк белән тирегә генә калган Назифә туталары Казанга, Гөлбүләкләргә кайтып егылды. Бик озаклап тернәкләнде шуннан соң.

      Еллар үткәч тә, сугыш вакытын, блокаданы искә төшерсә еламыйча калмый иде. Назифә апалары Ленинградтан, туган йортыннан берни алып кайтмады. Бомба төшеп, йортлары,