Марат Кабиров

Бердәнбер һәм кабатланмас


Скачать книгу

калдырып узып китте дә комендант бүлмәсенә килеп кергәч кенә дертләп куйды. Хат! «Сиңа хат бар!» Моннан бик күп еллар элек ул хат көтә иде. Авыл урамыннан узган почтальонның көн саен юлына аркылы төшә:

      – Хат юкмы, кызым?

      – Юк шул, апа.

      – Бүген дә юкмы, кызым?

      – Юк шул…

      – Ник берсе дә берәр сүз генә булса да язып салмый икән соң?

      Почтальон үткәнен күрмичәрәк калса, аның өеннән урарга да иренми торган иде. Хәтта кайбер вакытларда аңа балалары хат язадыр, бары тик шушы почтальон кыз гына аны тапшырырга онытадыр яки юри тапшырмый йөртәдер сыман тоела иде. Шул сәбәпле почтальоннар белән талашып беткән чаклары да булгалады.

      Тора-бара өмете өзелде. Уллары инде исән түгелдер дип уйлады карчык, исән булсалар, кайтып күренмәгән хәлдә дә, берәр хәбәр җибәрерләр иде. Болай яшәргә йөрәкләре җитмәс, исән түгелләрдер. Төпчеге алай интектермәде. Армиядән дә хат язып торды. Өйләнеп Казанда яшәгәндә дә кайтып хәлен белделәр, килене атнага бер шылтыратып хәл сорашты, айга бер булса да хат язды. Килене искиткеч иде дә бит аның. Эх, кадерен белмәде шул юньсез малай. Килене киткәч, хат язучы да, хәлен белүче дә калмады. Карчык үзе дә элеккедәй өтәләнеп хат көтмәде. Кемнән көтсен инде?!

      Әле менә вахтёр картның сүзе аңына барып җиткәч, күңеле тибрәнеп куйды. Хат! Кемнән булырга мөмкин? Балаларыннан дисәң? Юктыр… Юк…

      – Балам, менә бер өлешен биреп куйыйм әле, калганын азрак хәлләнгәч төшерермен, – дип, комендантка акча сузды.

      Ләкин тегесе акчаны алырга ашыкмады. Серле елмаеп кына куйды. Карчыкның коты очты. Әллә куып чыгарырга җыеналар микән?

      – Фатыйма әби, сезнең өчен акча түләделәр инде, – диде ул, елмая биреп, – өченчекөн бирделәр. Хәзер сез бер тиен түләмичә тагын ярты ел яши алачаксыз.

      Карчыкның буыннары йомшарды. Ул якындагы урындыкка көч-хәл белән барып утырды да, шаяртмыймы икән дигәндәй, комендантка төбәлде.

      – Чынлап әйтәсеңме, балам?

      – Чынлап әйтәм, әлбәттә. Шаяра торган нәрсәмени?

      – Бәй… Ни бит әле… Кем түләде соң аны?

      – Белмим, апа. Исемен әйтмәде.

      – Ир кешеме, хатын-кызмы диюем…

      – Ир кеше.

      – Кем булыр икән?! Бернәрсә дә әйтмәдеме?

      – Юк.

      – Ниндирәк иде соң? Кыяфәте ниндирәк?

      – Нинди дип… Ир кеше инде… Кырык яшьләр тирәсендә…

      – Моңарчы күренгәне юк идеме?

      Комендант иңнәрен генә сикертеп куйды.

      – Радикка охшаган җире юк идеме?

      – Радикка?! – дип көлемсерәде комендант. – Юк. Аңа тамчы да охшамаган.

      Карчык урыныннан торды да дәшми-тынмый гына ишеккә таба атлады. Соңгы соравын юкка гына ычкындырды ул. Радикны комендант кешегә дә чутламый ич. Әнә бит ничек көлемсерәде. Әллә ничек, гарьлек булып китте. Оят. Берәр баласы-фәлән шаяртып йөрми микән дип уйлаганнан гына сораган иде югыйсә. Улларының инде тереләр арасында юклыгына күптән ышанса да, карчык бу юлы нәкъ шулар турында уйлады.