Марат Кабиров

Бердәнбер һәм кабатланмас


Скачать книгу

берәр ай элек булса, үзе дә елмаеп кына куяр иде. Ләкин бүген…

      Кухняга чыгып чәй куюга, кесә телефоны шылтырады. Бу Настя иде. Парикмахер.

      – Мин килеп җиттем, – диде хатын, – сезнең ничәнче фатир иде әле?

      Бераздан Настя үзе дә күренде. Бу таза гына гәүдәле, кыска буйлы мөлаем ханым иде. Керү белән, хуҗаны танырга тырышкандай карап торды да:

      – Сез безнең шәһәрдән түгел, ахры, – диде, елмаеп, һәм шундук диярлек сумкасын ачып, кирәк-яракларын көйләп куйды. – Әйдәгез, эшне башлыйк.

      Михаил дәшми генә көзге каршындагы креслога барып утырды. Настя аның иңнәрен япма белән төрде дә эшкә кереште:

      – Нинди причёска?

      Михаил иңнәрен генә сикертте.

      – Сез рокер-фәлән түгелдер бит?

      Михаил баш селкеде.

      – Чәчегезне озыннан җибәргәнгә генә әйтүем, – дип акланды хатын. – Телевизордан күрсәтәләр бит… Ничек кисәбез соң? Кыскартабызмы?

      – Спортивный. Кыска.

      – Дөрес, – дип елмайды хатын. – Җәй көне чәчне кыска йөртергә кирәк. Кояш күрсен.

      Бераздан көлтә-көлтә чәчләр идәнгә төшә башлады.

      – Безнең якка нинди җилләр белән соң?

      – Командировка.

      – Кунакханәдә урын юк идемени? Мондый җирдә кыйбаттыр ич?

      Михаил иңнәрен генә сикертеп куйды.

      – Командировкалы эш яхшы инде, – диде хатын ниндидер хыялыйлык белән. – Күп җирләрдә йөрисең, яңа кешеләр күрәсең. Минем менә шушы шәһәрчектән унбиш ел инде беркая да чыкканым юк.

      Михаил дәшмәде.

      Хатын тагы нәрсәдер сөйләп маташты да, клиентның сүзгә бик һәвәс түгеллеген аңлап, башкача дәшмәде. Бары тик эш беткәч кенә сорап куйды:

      – Ничек, үзеңә ошыймы? Бөтенләй башка кеше булып калдың.

      Михаил елмаеп баш какты. Аның үзенә ошый иде.

      – Мулла…

      – Нәрсә?

      – Укыганда бер ахирәтем белән аларның авылына, татар авылына, кунакка кайткан идек. Аларның мулласы бар иде. Сине күргәч, шуны хәтерләдем. Яман булып ишетелсә, гафу ит.

      Михаил елмайды. Әмма кинәт аның күзендә моңсулык пәйда булды.

      – Кайсы авылга? – диде ул, үзе дә сизмәстән. – Кайсы авылга кайткан идегез?

      – Исемен хәтерләмим инде хәзер. Казаннан ерак түгел иде ул.

      Михаил дәшмәде.

      Настя коралларын җыйды да акчасын алып чыгып китте.

      Михаил һаман көзгегә карап утыруын белде.

      – Мулла… – дип, моңсу елмаеп кабатлады ул үзалдына: – Мулла…

      Хәзер ул чынлап та бөтенләй башка кешегә охшап калды. Үзенең болай үзгәрүенә сөенсә дә, күңеленнән генә бер сорауны тукыды: «Ә Анна нәрсә дияр икән? Танырмы ул мине?»

      Һәм үзләренең күрешү мизгелен күз алдына китереп елмаеп куйды. Кинәт кенә муллага охшап киткән адәмне күргәч, Анна, әлбәттә, гаҗәпкә калачак инде. Танымый торачак, ә аннан соң, гадәтенчә, дөнья яңгыратып көлеп җибәрәчәк һәм кочаклап алачак. Сергей нишләр икән? Ике генә яшьлек бу теремек зат беркадәр ятсынып