Марат Кабиров

Бердәнбер һәм кабатланмас


Скачать книгу

бернәрсә әйталмый, берни кылалмыйча баскан урынында катып калды. Азрак һушына килгәндәй булгач та өенә керергә ашыкмады. Ят хатын-кыз исе тәненә, киемнәренә сеңеп калгандыр да өйгә керү белән бөтен дөньяга таралыр сыман тоелды. Беркадәр ихатада җилләнергә кирәк иде. Хәмит тәмәке алып кабызды. Куллары җиңелчә калтырый иде бугай. Үзеңнең йомшаклыгыңны, көчсезлегеңне тоеп үкенгәндә гел шулай була. Ник аз гына соңга калыбрак чыкмады инде ул?! Ник тыелып кала алмады?! Гөнаһ сызыгы аша узу гына җиңел шул. Бер атлап чыктыңмы, кирегә юл юк. Ул күрше бакчасы гына түгел. Үз көчсезлегеңне, үз мескенлегеңне эчеңә йомып яшәргә мәҗбүр буласың.

      Хәмит, әлеге уйларын калдырырга теләгәндәй, кинәт кенә капка ягына атлады. Тоткага үрелгәч, урамга чыгарга кыюлыгы җитми тукталып калды. Тирә-якка карангалап, күз эләгер нәрсә, уйлар уй эзләде. Әмма бернәрсә дә күренмәде, баягы күренеш күз алдыннан китми интектерде. Аптырагач, ул урамга чыкты. Кеше-кара күренми бугай. Күренсен иде шул. Берәрсе белән бер-ике авыз сүз алышсаң да ярар иде. Тормышның һаман элеккечә акканына, дөньяның бер чите дә кителмәгәненә ышанычы артыр иде.

      Ләкин адәм заты табылмады. Хәмит, капка баганаларына карап, бәйләнерлек җир эзләде. Бәйләнерлек түгел иде. Ләкин сокланырлык та түгел. Матурын матур, әлбәттә. Тик мондый чакта сокланып булмый. Бернәрсәгә дә. Кинәт почта ящигына күзе төште дә күңелен шатлык ялмап алды. Кичәге газеталарны алырга онытканнар бит! Ящик эченнән «Тулпар» журналы да килеп чыккач, сөенече тагы да артыбрак киткәндәй тоелды. Монда укып онытылырлык нәрсәне табарга була!

      Караңгы иде әле. Хәмит веранда утын яндырып куйды да, тәмәкесен кабызып, баскычка утырды. Журналның беренче битен генә ачкан иде, аннан хат килеп чыкты. Хәмит дертләп китте. Үзе хат язарга яратмый ул. Гомумән, алар беркем белән дә хат алышмыйлар. Ләкин кайдан да булса ниндидер сирәк хат килеп төшкән саен, Хәмит сискәнеп куя. Үзен чиксез гаепле итеп сизә. Әлеге хат эчендә аны мәңгелек утка салырдай кара хәбәр бардыр сыман тоела. Әле дә шулай булды. «Иртәгә үк китәм! Иртәгә үк! – дип уйлады ул хатны күрү белән: – Бүген үк! Бер минут та тормыйм…» Ләкин аны ачкач, ничектер тынычланыбрак калгандай булды. Бернинди дә кара хәбәр юк иде. Хәмит хатны укып чыкты да бернәрсә дә аңламады. Ул бары тик борчылырлык, газапка уралырлык нәрсә юк икәнен генә аңлады. Шул шатлыктан идәндәге галошларга текәлеп озак кына утырды. Аннан соң тагын хатка үрелде. Бу юлы игътибар белән укып чыкты. Укыган саен, авызы ерыла барды. Һәм бөтен дөньясын онытып, күтәренке кәеф белән өенә атлады.

      Бу вакытта ул абзар артында булган хәл турында бөтенләй оныткан иде инде.

* * *

      Нью-Йорк. Америка

      Ул өске палубага күтәрелде. Катер дулкыннарны ярып Манхэттенга юл алды. Ә Хәлил, мизгел саен зурая барган биек йортларга карап, авыр сулап куйды. Ул да, тормыш дулкыннарын ярып, үз бәхетен табарга теләгән иде бит. Шул бәхет хакына туган илен калдырып китүдән дә тайчанмаган иде. Рәсәйдә калса, кем булыр иде икән бүген? Билгесез. Ләкин ул анда калырга теләмәде. Бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермичә, ирекле кеше булып яшисе килде. Һәм