Марат Кабиров

Бердәнбер һәм кабатланмас


Скачать книгу

американча итеп журнал өстәленә күтәреп куйды. Мондый күренешне киноларда еш күргәне бар иде. Ничектер сәер булып тоела иде ул. Теләсә кайда йөргән ботинкаңны ничек өстәлгә куеп утырмак кирәк инде. Ләкин монда килгәч, сере ачылды. Барысы да гади генә икән. Урамнар монда бик тә чиста, аягыңа бернинди дә пычрак эленми. Һәм өстәлгә күтәреп куйган ботинканың пычрак булу ихтималы хакында бары тик Рәсәй кешесе генә уйларга мөмкиндер. Ләкин бераздан ул аякларын кабат идәнгә төшерде. Болай уңайсыз иде.

      Хәлилне шулай тиз генә, җиңел генә эләктерермен дип башына да китермәгән иде. Ничектер бик тә беркатлы ялганга капты американлы. Хәер, аларның барысы да шундыйрак, ахры. Михаил Задорнов: «Алар бар да лох», – дип, белмичә генә көлми торгандыр инде. Монда кешегә ышану көчле шул. Һәркемгә ышанычлы, якты кеше итеп карыйлар. Шулай яхшырактыр да. Ышанычка корылган җәмгыятьтә генә тыныч күңел белән эшләргә дә, яшәргә дә мөмкин. Бары тик шул ышанычыңны югалтма гына. Ә бездә бүтәнчәрәк. Кемдер сине мактый башласа да, «Бу ник болай кылана әле, нәрсәгә өмет итә?» дип шикләнә башлыйсың.

      Уйланган эшләрнең барысы да уңышлы үтте. Ләкин бу артык сөендермәде. Хәзер ул үзенең бу юләрлеккә ни өчен тотынуына үкенә башлады. Кирәк түгел иде. Менә шушында, Америкага килеп, тыныч кына ят, дөнья күр, яңа кешеләр белән аралаш – шул җитеп ашачак иде. Юк, ул болай булдыра алмый. Аңа нинди дә булса бер ахмаклык кылырга кирәк.

      Башы җиңел генә башланса да, ахыры ни белән бетәчәген күзаллау кыен иде. Әгәр нинди дә булса фаҗига килеп чыкса, ул үзен мәңге дә гафу итмәс. Һәм башкалар да кичермәячәк. Ул бер дә юктан гына үз язмышын кыл өстенә куйды. Үз язмышы гына бер хәл иде әле, ул куркыныч адымнарга барудан ләззәт кенә ала. Башкалар язмышын кыл өстенә куйды – менә монысы инде начар. Вакыйгаларның ничек тәмамланырын күзалламаган хәлдә, бу сәяхәттә катнашкан һәркемнең язмышы куркыныч астында иде.

      Бәлки, тукталыргадыр?

      Өстәвенә Кояшлы күлдәге утраулар турында, чынлап та, төрле имеш-мимешләр йөри иде. Ул үзе дә бу хакта яман хәбәрне аз таратмады. Ләкин ул тараткан гайбәт бер нәрсә, ә шушы төбәктә буыннан-буынга яшәгән кешеләрнең сүзе бөтенләй икенче. Урындагы халык аның берсен Әҗәл утравы дип йөртә һәм якын барырга түгел, ә исемен телгә алырга да курка. Күлнең аркылысын-буен иңләгән балыкчылар исә бу утрауда төрле сәер хәлләр булуы хакында сәгатьләр буе сөйли ала. Кемнәрдер аны шайтаннар оясы дип исәпли, кемнәрдер параллель дөньяларга керү ишеге шунда урнашкан дип уйлый, кемнәрдер вакыт упкыны шушында дип җибәрә… Ләкин ул боларга бик ышанып та җитмәде. Күптән түгел генә, әлеге сәяхәтне әзерләгәндә, шул утрауга барып берьялгызы җиде көн торып кайтты. Бик күп еллар элек кемдер төзеп куйган ике катлы зур гына йорт бар анда. Ләкин бернинди дә сәер хәлгә юлыкмады.

      Әлбәттә, бу бернәрсәне дә исбатламый иде. Гаҗәп хәлләр, сәер күренешләр көн саен булып тормыйдыр. Бар да уңышлы үтәчәгенә ышанып кайткан иде ул вакытта. Бүген менә тагын күңелен икеләнү биләп алды. Утрау гадидән дә гадирәк булган хәлдә дә кешеләрнең нәрсә эшләрен алдан күреп бетереп булмый ич.

      Бәлки, чынлап та,