Марат Кабиров

Бердәнбер һәм кабатланмас


Скачать книгу

иде. Шул ике ел эчендә кемнәрнең генә рәсемен төшереп бәхетле итмәгәндер. Кулы алтын иде аның. Йөргән егете Уфага китеп үзеннән ун яшькә өлкән бер хатынга йортка кергәч, кыз да эчештереп йөри башлаган, дип сөйлиләр иде. Менә бит…

      Ләкин Хәмит өчен боларның бер тиенгә дә кирәге юк иде. Ләйлә исерек булса да, яңа гына бер ир куеныннан калган булса да, аның яшь тәне әйтеп-аңлатып булмаслык гайрәт тарата, йөрәкне якты назга күмелеп тибәргә мәҗбүр итә иде. Аның татлы ыңгырашулары, мизгел арасында гына гәүдәсен әллә нинди кыяфәтләргә кертеп боргаланып, тартышып алулары җанга изге бер ләззәт бирә һәм әлеге гамәлне азгынлык күренешеннән бигрәк изге шөгыльгә, фәрештәләр биюенә әйләндерә иде.

      Хәмит уйларын читкәрәк юнәлтергә, ләззәтне озаграк сузарга тырышып караса да булдыра алмады. Наз упкынына башы белән чумды да эреп юкка чыкты. Һәм, еш-еш сулап, тәне дә, җаны да таралып томанга әйләнгән бер халәттә эскерт төбенә сузылып төште. Ул үзен аз гына гаепле итеп тойды. Ләйлә тагын «Миңа җитмәде…» дип әйтер сыман тоелды. Әмма хатын алай итмәде. Ул җанны тибрәндерер бер тавыш белән ыңгырашты да назлы итеп Хәмитнең күкрәгенә ягылып ятты. Тын калдылар. Олы бер гомер үтте. Хатынның назлы бармаклары Хәмитнең чәч араларында уянды.

      – Рәхмәт сиңа!..

      Назлы бу шыбырдаудан бөтен дөнья кабат сөю назына күмелде. Хәмит хатынны күкрәгенә кысып иркәләргә тотынды һәм бераздан алар, ярсу хисләргә уралып, дөньяда бернәрсә белән дә исәпләшмәс давылга әйләнделәр. Тойгы давылына…

      Ләззәт диңгезендә аркылы-буй йөзеп хәлдән тайгач, Хәмитнең дөньяга карашы да бераз үзгәрә төште. Әлеге төнге маҗара аңа инде гомернең изге балкышы, күңелгә канат куяр якты тылсым булып тоелмады. Бу – азгынлык, әйтеп-аңлатып булмаслык кабахәтлек иде. Ул ниндидер күзгә күренмәс сызыкны атлап чыкты, ул ниндидер күзгә күренмәс пычраклыкка батты. Һәм моның сәбәпчесе Ләйлә иде. Уйнашлык һәм хәмер шаукымыннан мәлҗерәп төшеп аяк-кулларын җыялмыйча эскерт төбендә яткан азгын яшь хатын.

      Хәмит баягы шешәне алып борыныннан гына эчеп куйды. Утлы көмешкә эчендәге әрнүләрен юып алып киткәндәй булды. Аннан соң көмешкәне учына агызып гаурәтен юарга тотынды. Хәмер бөтен хуҗалыгын чеметтереп әрнетсә дә түзде, бу әрнү аңа чистарынуның сиземләрлек билгесе булып тоелды. Спирт үз эшен эшли, димәк. Алла сакласын, мондый сөйрәлчек белән бәйләнеп чир-чорга юлыгуың да бар. Болай уйлаудан йөрәге кинәт сикереп куйды, һәм Хәмит янә эчеп җибәрде. Аннан соң шешәне җиргә утыртты да чалбарын эләктерде.

      – Үкенәсеңме?.. – диде Ләйлә. Ул урыныннан торып күлмәк-ыштаннарын кия башлаган иде инде. Хәмит дәшмәде. Ләйлә ашыкмый гына киенеп бетте дә чәчләрен төзәтергә тотынды. – Гафу ит… – Ләйлә эскерт артына атлады.

      Хәмит кинәт һушына килгәндәй булды.

      – Тукта! Китми тор, – диде ул, аның артыннан ияреп, – сабыр ит.

      Ләйлә туктап калды:

      – Нәрсә?

      Хәмит дәшмәде.

      – Мин чирле түгел, – диде Ләйлә ниндидер бер ягымлы дошманлык хисе белән. – Мин синең хакта беркемгә дә әйтмәячәкмен. Ә син нәрсә телисең, шуны уйла, ни телисең, шуны сөйлә. Миңа пофиг.