Марат Кабиров

Бердәнбер һәм кабатланмас


Скачать книгу

поклоняйся и Ему одному служи». Гадәтенчә, әлеге тәгъбирнең чыганагын да күңеленә теркәп куйды: «Евангелие от Луки 4:8». Бер дә «чиркәүгә, дин әһелләренә табыныгыз» димәгән бит. «Ходайга юл бары тик чиркәүләр аша гына» дигән сүзе дә юк. Димәк, дин йортларыннан читтә торып та Ходайга тугры булып була. Ләкин чиркәү моны танырга теләми, читкә тайпылучыларны ул җәзалар белән куркыта. Ә үзенә тугрыларга үткәндәге, бүгенге һәм киләчәктәге гөнаһларын ярлыкауны вәгъдә итә. Кеше гөнаһларын бары тик Алла үзе генә ярлыкый ала лабаса. Нәрсә әле ул чиркәү?! Ходайның үземе әллә?! Андагы гадидән гади бәндәләрнең Ходай вазифасын үз иңенә йөкләргә нинди хакы бар?! Шушы яссылыктан караганда, чиркәү үзе үк Ходайга каршы эш алып баручы булып чыга. Алай гына да түгел, халыкның беркатлылыгына таянып, аларның күңел кичерешләрендә акча көрәүче мошенник. Менә нәрсә! Моны бүгенге заманның начарлыгы белән генә аңлатып булмый. Бу гомер-гомергә шулай килгән.

      Фикерләре дин белән каршылыкка кергән өчен ул үзен гаепле санамады. Хәтта шушы мошенниклар оешмасыннан тулы хокуклы бер әгъзасы булып яшәве өчен дә артык борчылмады. Ул инде сабый бала түгел һәм тормышта һәркемнең күпмедер дәрәҗәдә алдашып яшәвенә күнегә төшкән иде. Кеше үтерүдә гаепләнеп төрмәгә керүе өчен дә исе китмәде. Бу, әлбәттә, аның өчен зур тетрәнү булды. Аның тормышын, киләчәккә булган хыялларын мәңгегә дә мантымаслык итеп юкка чыгарды ул. Ләкин төрмәдә тиешле срогын тутырып чыкты егет. Һәм бу хакта онытырга тырышты. Үзе белә һәм Ходай белә – ул үтерүче түгел. Ул үз гомерендә беркемнең дә гомерен өзмәде. Ул бары тик кирәкмәгән вакытта кирәкмәгән урынга барып чыкты һәм үзенең гаепсезлеген исбатлый алмады. Кызык бу тормыш, бер уйласаң. Гаепсез булып яшәвең генә җитми, үз гаепсезлегеңне исбатларга да тиешсең… Ләкин барысы да үтте инде. Берсен дә кире кайтарып булмый. Кирәкмидер дә. Хәзер ул бөтенләй икенче кеше…

      Сакалын кырып бетермәде. Бөтенләй шәрә итеп кырынса, әллә кемгә охшап китүдән куркып, бармак калынлыгы гына калдырырга булды. Күкрәгенә җиткән сакал иде бит! Хәзер ничек пөхтә булып калды. Сакаллы икәне сизелгән кебек тә түгел. Ничектер бөтен барлыгы җиңеләеп киткәндәй тоелды. Ул, башын әле уңга, әле сулга боргалап, үзенең кинәт яшәреп калган йөзенә күнегә алмый торды. Һәм ни өчендер көләсе килде. Беркадәр вакыт бүлмәне яңгыратып шаркылдады да кинәт тынып калды. Күзләре моң белән тулды. Дымландылар. Менә-менә күз яшьләре тәгәрәп төшәр сыман тоелды. Ул карашын түбән кадады һәм идәндә өелеп яткан күбек катыш кара сакалына карап тынып калды. «Гөнаһларыңны да шулай җайлы гына кисеп ташлап булса икән!» – дип уйлады тагын.

      Ул гөнаһлы иде. Гөнаһ турында уйлауга, бая тәрәзәдән күргән кара курткалы ирне хәтерләде. Һәм кинәт бер ачыш ясады. Әлеге уйларының көчәюенә, гөнаһ турында ныклап, төн йокыларын калдырып уйлана башлавына шушы бәндә сәбәпче икән бит. Аны беренче кат күргәннән бирле, Михаилның тынычлыгы югалды. Кара куртка ул көнне гыйбадәткә килгән иде. Үзенең үткән бөтен тормышын сөйләп, гөнаһларын ярлыкауны үтенде