Марат Кабиров

Бердәнбер һәм кабатланмас


Скачать книгу

төн уртасында, тәрәз шакып, «Сыерыгыз бозаулады!» дигән тавышка уянып китеп тә чыгып караганы бар Хәмитнең. Сыерлары чынлап та бозаулаган, әгәр чыгып карамасалар, бозаулары катып үләсе иде. Хәер, мондый чаклар еш була инде һәм бер аның белән генә дә түгел. Шуңа да сыер бозаулау хакындагы мондый хәбәрләргә күнегеп беткән авыл халкы аны гадәттән тыш хәл итеп түгел, ә табигый нәрсә итеп күрә.

      Тәмәкесен сүндереп ташлады да Хәмит абзарга керде. Утны яндырып җибәрүгә елмаеп тәмәке көйрәтеп торган сыерны күрер төсле тоелып, тәне эсселе-суыклы булып киткән иде, әмма алай булмады. Сыер акрын гына күшәп ята иде. Хуҗасын күрүгә, ул назлы мөгрәп куйды да күшәвен дәвам итте. Хәмит аңа бертын карап торды, аннан соң янына ук килеп муен астын сыпырып иркәләде дә исән-имин котылуын теләп чыгып китте. Сыер күзләрен мөлдерәтеп аның артыннан карап калды.

      Хайванның хәлен белеп чыкканда, Хәмитнең күңеле әйтеп бетергесез наз, бөтен җан иясенә булган чиксез мәхәббәт белән тулган иде. Бу дөньяга туачак яңа җан иясе кем карынында ятуына да карамастан күңелне иркәли, тормышка якты күз белән карарга, аны яратырга мәҗбүр итә.

      Хәмит янә тәмәке кабызды.

      Һавадагы йолдызларга карап торды. Авыл өстендә ниндидер һәлакәт, ләгънәт эленеп тора, дип сөйлиләр… Йолдызлар якты яна, баш очында ләгънәткә охшаш нәрсә күренми иде. Бер генә томан заты да, болыт әсәре дә юк. Һавадан якты нур гына тарала.

      Кинәт абзар ягыннан ниндидер ыңгырашуга охшаш аваз ишетелгәндәй булды. Хәмит бер мәлгә катып калды. Тавыш кабатланмады. Ул инде өйгә керергә дип ишек тоткасына үрелгән иде. Тагын нидер ишетелгәндәй булды. Бу юлы пышылдап сөйләшүгә тартым. Ул янә бераз тыңлап торды. Өйгә керү теләге сүрелгән иде инде. Сыер бозаулап ятмасын. Болай иртәнгә кадәр түзәрлек сыман тоела иде дә тоелуын. Хайван хәлен белеп буламыни, әйтергә теле юк бит. Хәмит кабат абзар ягына юнәлде. Һәм шунда кинәт абайлап алды, тавыш бит абзар эченнән түгел, ә тыкрык яклап абзар артыннан ишетелә иде. Тыкрык буенда берәр исереге йоклап китте микән әллә? Хәмит шул якка атлады.

      Атлаган саен тавыш якыная барды, ул инде мышнау-ыңгырашу авазларын аермачык ишетә башлады һәм нәрсә булыр бу дип баш ватты. Берәр нәрсә урлап маташалармы? Төн уртасында бурлар гына йөрергә мөмкин инде. Ләкин авазларның берсе хатын-кыз тавышы икәнен һәм аның көчәнеп нидер күтәрүгә тамчы да охшамаганын тойгач тукталып калды. Алар Хәмитләрнең абзар почмагындагы салам эскерте артында иде.

      Эшнең нидәлеген аңлагач, Хәмит елмаеп куйды һәм кире борылып абзар эченә керде дә эскерткә чыга торган капканы аз гына ачып, аларның кем икәнен чамаларга теләп күзәтә башлады.

      Иң кызыгы үткән иде, ахры. Алар башкача ыңгырашмадылар. Ир, ай нурында к… битләрен ялтыратып бер-ике генә ялкау хәрәкәт ясады да тынып калды. Бераздан тезенә басып чалбарын күтәреп куйды. Хатын аның кулына ябышты.

      – Ашыкма…– дип пышылдады ул, – миңа җитмәде.

      Ир аның кулын тупас кына читкә этәрде:

      – Китәргә кирәк.

      Хатын үпкәләгән булып иркәләнде:

      – Китмә инде…

      Тик бу сүзләренең тәэсире юклыгын күргәч, читтә