Марат Кабиров

Бердәнбер һәм кабатланмас


Скачать книгу

күзәнәкнең ягымлы нур белән тулуын тойды. Аның бөтен барлыгы хәтта көн яктысында да балкып торадыр сыман иде. Ул ләззәтләнеп киерелеп алды да назлы адымнар белән караңгы подвалга атлады. Бу һаман шул ук подвал иде, Актүшнең борынына котны алырдай исләр, колагына сәер-шомлы авазлар килеп бәрелде…

      Радик тагын ниндидер үзгәреш тойды. Ул караңгылык кешесенә әйләнде.

      – Гөнаһсыз җан… – диде караңгылык кешесе, малайның битләреннән иркәләп, – өлкәннәр төшкән сазлыкка төшмәвең белән нинди бәхетлесең син… – Һәм аяк астына куеп торган пычагын алды. – Сизми дә калырсың. Үлем авыр түгел. Үлем шундый җиңел һәм ләззәтле. Син сизми дә калачаксың, сабыем…

      Пычакны назлы гына бер хәрәкәт белән малайның муенына китерде. Әйтерсең ул аны суярга түгел, ә иркәләргә, назларга тели иде. Ул аңа үлем бүләк итәчәк.

      – Син бәхетле…

      Моңа кадәр малайның чәченнән сыйпаган сул кулы аны нык итеп җиргә кысты. Бөтен тирә-якка чиксез ләззәт таратып малайдан саф гайрәт, керсез энергия сибелә иде. Якты энергия.

      – Мин сине азат итәм… – Ул пычак тоткан кулын катырыбрак куйды. – Алла хакына!

      Һәм кинәт сызып җибәрде. Тирә-юньгә якты бер нур, ә аның кулларына җылы сыекча таралды, һавага кан исе бөркелде…

      Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш иде. Моңа кадәр гел шулай була иде. Ләкин алай килеп чыкмады. Кулы аны тыңламады.

      Мускулларын киерергә, кинәт килгән гайрәт белән малайның муенына сызарга теләсә дә, куллары камыр булып таралып төште, куллары аны тыңламады. Яклау эзләгәндәй, тирә-ягына каранып алды. Каршыдагы почмактан аңа ике янар күз текәлеп тора иде. Бу ике күз, акрын гына зурая барып, ике кояшка әверелде. Аның бөтен гәүдәсе камырга әйләнде, мускуллары, сеңерләре, ми күзәнәкләре… Барысы-барысы да бер мизгелгә таралып томанга әверелделәр дә кабат җыелдылар. Әмма кабат җыелганда нәрсәдер үзгәрде. Моңарчы беркайчан да болай булганы юк иде. Нәрсәдер үзгәрде. Нәрсәдер дөрес җыелмады. Нәрсәдер… Юк, барысы да үзгәрде. Барысы да башкачага әйләнде.

      Ул бөтенләй башка дөньяда уянып китте.

      Караңгылык кешесе бөтенләй башка булып уянып китте.

      Идәндә яткан ике малайны ул түгел, ә бөтенләй бүтән кеше, ниндидер авыру, явыз бәндә бәйләп салган иде. Бу малайларның беркем алдында да бер гаебе дә юк иде. Әмма кемдер аларны һәлак итәргә теләгән. Аларны кичекмәстән коткарырга, теге бәндәнең явыз тырнагыннан азат итәргә кирәк иде.

      Ул тиз генә малайларны бәйдән ычкындырды да эткәләп-төрткәләп ишеккә юнәлтте.

      – Барыгыз! Барыгыз тизрәк! Теге ерткыч уянганчы китегез моннан! – диде ул, аларның язмышы өчен ихлас кайгырып, – тиз булыгыз.

      Малайларның коты алынган сыман иде. Әмма озынрак буйлысы телгә килде.

      – Курыкмагыз, абый… – диде ул, нәрсәгәдер гаебе бар сыман. – Ул ерткыч уянмаячак. Ул үлде. Сез терелдегез. Гомерлеккә.

      Ул бу сүзләрдән аптырап катып калды. Бары тик аның мәгънәсе бар тулылыгы белән аңына барып җиткәч кенә малайга борылып нидер сорамакчы булды. Тик алар юкка чыккан иде инде.

      Ул