Марат Кабиров

Бердәнбер һәм кабатланмас


Скачать книгу

– матур ил, – Роберт елмаеп кызга текәлде, – чөнки анда Люда бар.

      Кыз елмайды.

      – Син килгәч кенә матурланды ул. – Монысын кыз татарча әйтте: – Син Россияне генә түгел, дөньяны матурладың.

      Роберт телсез калды. Беренчедән, кызның сүзләре тилерткеч иде. Икенчедән, аның татарча белүе. Ул да кызга татар телендә нәрсәдер әйтергә теләгән иде, бер мизгелдә балкып сүнгән уй тыелырга мәҗбүр итте. Әлегә сиздерми торырга кирәк. Кызык булсын.

      – Аңламадым, – диде ул, кызның күзләренә туры карамаска тырышып. – Тагын бер кабатла әле.

      Кыз мут елмаеп куйды да Россия турындагы сүзләрне русча кабатлады. Иҗекләп. Ә «чөнки анда Люда бар» дигәнен әйтмәде.

      – Люда!

      Көтмәгәндә ишетелгән тавыштан кыз сискәнеп киткәндәй булды. Бу Ләис иде.

      – Люда! – дип пышылдады ул тагын. – Сез кайда?

      – Нәрсә, адаштыңмы әллә?

      – Сине эзлим.

      – Аидаңны чакырырга кирәкмени?

      – Юк, сиңа керергә куштылар.

      – Хәзер… Син керә тор…

      Бераздан Ләис артыннан ишек ябылганы ишетелде.

      – Үзең күрдең инде, – дип гаепле елмайды Люда. – Ярый, дәресне иртәгә дәвам итәрбез.

      – Аз гына тор инде…

      – Юк, Роберт… Әни үзе чыкса, яхшы түгел… – Кыз Робертның күкрәгенә башын терәде дә шундук кире тартылды. – Иртәгәгә кадәр…

      – Карале…

      Инде китәргә атлаган кыз тукталып калды.

      – Нәрсә инде? – дип, назлы елмайды ул һәм кире килеп егетнең яңагыннан сыйпап алды. – Тыныч йокы.

      – Тыныч йокы. Бикләнеп ятма, яме.

      – Урларга киләсеңмени?!

      – Юк, төшеңә керәм.

      – Ярый. Төштә очрашканга кадәр. – Кыз ишеккә йөгерде.

      Люда кереп киткәч, Роберт шатлыгын кем белән уртаклашырга белмичә бертын басып торды да бая кыз сөялеп торган каенны кочаклап алды. Агачта сөйгәненең җылысы калгандыр төсле тоелды. Ул, яңагын каенга терәп, күзләрен йомды. Рәхәт иде. Шушы рәхәтлектән айный алмыйча озак торды. Ләкин өйгә керергә кирәк. Таныш түгел урында беренче төн. Әтисе борчылып ятадыр. Өйгә керергә кирәк… Ул күзләрен ачты һәм нәкъ үзенең каршысында кемнеңдер басып торуын күреп дертләп китте. Тәне эсселе-суыклы булды, бала йоннары кабарып чыкты. Әллә күземә генә күренәме соң дип керфекләрен җемелдәтеп алды – теге сын юкка чыкмады. Ул тавыш-тынсыз гына якыная иде. Качарга яки кычкырырга, нәрсә дә булса эшләргә кирәген белсә дә, егет тамыр җәйгән агач хәлендә иде. Ул бер хәрәкәт тә ясый алмады…

* * *

      Радик бүгенге көненнән канәгать иде. Ул үзен кеше итеп тойды. Ул бүген көне буе махмырдан интекте һәм кичкә кадәр бер йотым да капмады. Дөрес, иртәнге якта азрак шаярыштырып алган иде, әмма кызы белән булган теге чәкәшүдән соң үз-үзенә эчүне ташларга, Айгөлнең ихтирамын кайтарырга дип вәгъдә биргәннән соң, хәле ничек кенә мөшкел булмасын, хәмер турында уйлап та карамады. Юк, монысы дөрес түгел, уйлады, әлбәттә. Тагы да төгәлрәк әйткәндә, ул бары тик хәмер турында гына уйлады. Бүтән уйлар башына килгән икән, алар бары тик аракы турындагы хыялдан читкә тайпылу өчен генә иде. Ул көнозын баш төзәтү,