Марат Кабиров

Бердәнбер һәм кабатланмас


Скачать книгу

бирүче булмады. Һәр гаилә берәр бүлмәгә урнашкан иде. Беренче катта барлыгы биш бүлмә, өчесе ике урынлык, икесе дүртәр урынлык иде. Алар дүрт урынлыкны алдылар. Бу бүлмә такта стена белән үзе үк икегә бүленгән һәм бала-чагалары белән бергә яшәргә теләүчеләр өчен бик кулай иде. Мондый бүлмәләрнең икенчесен Николайлар алды. Калганнар ике урынлыкка урнаштылар. Икенче катка беркемнең дә менәсе килмәде.

      – Айгөл…

      Стена аша, йокласа да, Айгөл аны ишетергә тиеш иде. Ләкин ул эндәшмәде.

      – Кызым… Син мине барысы өчен дә гафу ит, яме… Мин башкача… Эчүемне ташларга булдым, кызым… Синең өчен… Ишетәсеңме мине, кызым…

      Җавап булмады.

      Айгөл йоклыйдыр, мөгаен. Үпкәләп кенә яткан булса, берәр ничек җавап бирер иде. Йоклыйдыр. Ярый, йокласын.

      – Тыныч йокы, кызым…

      Бераздан Радик та татлы, бәхетле йокыга талды.

      Әмма бәхетлелек хисе озакка сузылмады. Тәрәзәдән ниндидер караңгы томан керде дә аны төреп алды. Бу, әлбәттә, төш кенә иде. Томанны ул төшендә генә күрде. Һәм ул томан Радикны юргандай төреп алды да бер мизгелдән үк юкка чыкты. Кайда югалганлыгын да аңларлык булмады. Әмма шул хәлдән соң кинәт нәрсәдер үзгәрде. Радик инде үзен бәхетле итеп тоймады. Юк, алай да түгел… ул бөтенләй икенче дөньяга күчте. Ул бөтенләй бүтән кешегә әверелде. Ул әйтерсең төш күрми, ә кино карый иде. Ләкин ул әлеге киноның бер үк вакытта тамашачысы да, катнашучысы да иде. Хәтта Радик үзенең ниндидер сәер төш күргәнен дә аңлый иде. Ләкин әлеге сәер халәттән чыгарга бернинди мөмкинлеге генә юк.

      Ул кечкенә малай иде. Шәһәр малае. Илнур белән… Монысы кем тагын? Илнур… Илнур… Алар Илнур белән шәһәр урамыннан атлыйлар иде.

      – Әйдә, киоскыга кагылып китәбез! – диде кинәт Илнур.

      – Минем акча юк.

      – Минеке бар. Әйдә.

      – Кичә дә синекен тоткан идек… – диде Радик, иптәшенә уңайсызланып карап, – мин әтидән сорарга онытканмын.

      Сорарга онытмаган иде ул, әлбәттә. Әтисенең соңгы көннәрдә айныганы юк иде. Көн дә эчеп кайтып тавыш куптаргач, әнисе дә кайдадыр китеп торган иде.

      Мондый хәлнең дә гомердә бер булганы булмады… Радикның әтисе бөтенләй эчми иде… Нинди сәер төш соң әле бу? Һәм ул ничек үзенең төш күргәнен аңлап ята ала? Моны берничек тә башына сыйдыра алмады ул. Ахырда карышмыйча гына күзәтергә булды. Ул бер үк вакытта тамашачы да, катнашучы да иде…

      – Ярый инде, кызлар сыман ялындырып торма. Акча дигәч тә, исең киткән икән…

      Илнур кесәсеннән иллелек алып, Радикның учына йомдырды. Һәм җитәкләп диярлек кибет ягына сөйрәде.

      – Әйдә, берәр тәмле су алып эчәбез дә…

      Радикка уңайсыз иде. Әмма Илнурның «кызлар сыман» дигәне саруын кайнатты, һәм ул дәшми-тынмый гына иптәшенә иярергә мәҗбүр булды.

      Илнур аннан бер яшькә зур, ул инде унөченче яшь белән бара. Дуслары да, танышлары да күп. Радик аннан бераз көнләшеп тә куя, ул үзе андый түгел, кеше белән артык