Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4


Скачать книгу

хатын-кыз тавышы ишетеп шым булды. Тавыш шундаен таныш һәм назлы, якын иде ки, аяклары ябышкандай атлаудан туктады, колакларын очлайтты. Тавыш Зөлхидәнеке иде. Аңа җавап итеп, Ләйлә кеткелдәп көлеп ала. Ана белән кызы бер-берсенә эч серләрен сөйлиләр. Кызыктыр ул яныңда үзең кебек үк җиткән кызың күрү…

      Кол Гали басмага таба кузгалды. Ай калыкты. Бөтен тирә-юньне – бакчадагы агач ябалдашларын, түтәлләрдәге гөл-чәчкәләрне, карлыган куакларын көмеш төсенә буяды. Ләкин кояш баешы тарафындагы офык читендә алтынсу-сары төстәге шәфәкъ яна әле. Болай да саф һәм йомшак җәйге һава мул булып күкрәккә тула, күңелне тагын да пакьләндерә, чистарта, зиһенне зирәкләтә. Күк гөмбәзендәге йолдызлар, ак тавык янында йөгерешкән чебиләр кебек, әле анда, әле монда чабышалар – атылып китәләр, күздән язалар. Әнә Тимерказык йолдызы юлыгыздан адаша күрмәгез дигән кебек җемелди башлады. Тустаган, ягъни Җидегән йолдызы чүмеч сабын элеп куйды, бөтен күкне урталай ярып, Киек Каз Юлы йолдызчыклары юл салдылар. Шулар арасында аның да йолдызы бар. Ләкин ул бүген кинәт аның янына төште, аңа гамәли күренде. Ай да, аның халәтенә төшенергә теләгәндәй, әллә ничек моңсулана, сагышлана кебек. Моңсулану да, сагышлану да түгел, әллә ни шунда, ниндидер үзе аңлап җиткермәгән, йөрәкне чарасыз иткән хиссият дулкынында тибрәлә, дулкынландыра.

      Ул басма янындагы өянке ябалдашлары астына килеп утырды. Талымсызланып, чикерткәләр сайрый, ай яктысындагы сихри өметкә юл алган көмеш сукмак болай да чарасыз калган күңелне үзенә әйди. Ләкин җәйге төндә тылсымлы уйларга чумып утыру адәми затны кайчандыр балачакта ук укыган әкият каһарманына әверелдерә икән. Төннең сихри кочагында, шушында, шушы бакчада, Кол Гали утырган тахтада ул да булса?.. Тик нигә килсен ул әле бирегә? Чакырмады ич ул аны. Чакырса да килмәс иде, аннары чакыра да алмас иде. Мунча кереп яталар ич. Өстәвенә ул аңа, һичьюгы, бер тапкыр, шаярып булса да: «Мин сиңа гашыйк, үлепләр гашыйк», – дип әйтә алдымы? Алмады. Мәгәр күрде, сукыр түгел иде – аңа беркайчан да битараф булмавын, нур чәчеп торган күзләрендә үзенә карата мәхәббәт чәчкәсе бөреләнә башлавын. Күрде ич, ул да аңа тартылды, тик чарасыз иде, хәләле бар, кыймады, тыелды. Үз дөньясы, үз ир-канаты белән яшәгән хатын күңеленә бәрелә-сугыла килеп кергән егетне кинәт кенә кабул итә алмады, чарасыз калудан йөзләренә ут капты, чәчкәгә кунган күбәләк канатлары кебек керфекләре лепердәде, әйтер сүзен әйтә алмады. Ләкин күз карашы белән булса да, мәхәббәтен сиздерде, якынаю ихтыяҗы туса да якынаймады, кузгалса, тыелып, ярты юлда тукталып калды. Хәләл җефете булганда, мөэмин хатын-кызларына ятларга карау, җитмәсә, гашыйк булу, гәрчә адәми зат буларак моңа хакы булса да, гореф-гадәткә генә түгел, әдәп кануннарына да сыймас бер хәл иде ләбаса. Әйе, һәммәбезгә дә мәгълүм: Аллаһы Тәгалә вә Рәсүлебез мәхәббәтне мактаган, фатиха биргән һәм изгегә санаган.

      Торды, инеш басмасындагы тактага күчеп утырды. Су өсте дә көмеш тәңкәләр белән тулган, үреләсе дә аласы. Вак кына дулкыннар арасында көмеш, сары, кызгылт-сары тәңкәләр дә күзгә чалынып китә. Инеш пышылдап кына кем беләндер сөйләшә кебек. Әле тынып тора, әле янә пышылдый башлый.