Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4


Скачать книгу

баһадир, мин төшәм, мин Сезнең аякка. Мин Сезгә мәңге, мәңге бурычлы. Гомерем буена намазлыгымда Сезгә игелек теләрмен. Әл-хәмдү лил-лаһи Раббил-галәмин. Әр-рахманир-рахим. Мөлики яумиддин. Иййакә нәгъбүдү вә иййакә нәстәгыйн. Иһдин әс-сыйратәл мөстәкыйм. Сыйратәл-ләзинә әнгәмтә галәйһим гайрил мәгъдуби гәләйһим вә ләд да-а-алин. Амин.

      – Амин, амин, шәех. Йа Раббым. Ни йомыш?

      – Минем монда, ошбу затлар арасында хатыным бар, баһадир.

      – Сөбханалла, шәех, сөбханалла. Сез… Йә-йә, аңладым.

      – Алып китим мин аны, баһадир?

      – Йа Аллам, шәех хәзрәтләре. Алып китә күрегез. Ханга әйтермен, аңлар.

      – Сез коткардыгызмы аларны, баһадир?

      – Юк, шәех хәзрәтләре, мин түгел, угланым Ташбай, – диде Артык баһадир, ниндидер горурлык хисе тоеп.

      – Мин аның алдына да барырмын, баһадир. Барырмын һәм…

      – Шәех хәзрәтләре, шәех хәзрәтләре, алып китегез хатыныгыз, алып китегез. Углан Сезнең каршыга үзе килер, үзе…

      Ул Зөлхидәгә таба кузгалды. Зөлхидә дә аңа таба талпынып куйды, әмма кузгалмады. Әсирлектән коткарылган хатын-кызлар, бала-чагалар аларга исләре китеп карап торалар һәм ни булганын белмәүдән аптырыйлар иде кебек. Бигрәк тә Артык баһадир һәм аның сугышчылары, алар монда берничәү иде, әсир хатын-кызларны коткарган һәм Болгарга алып кайткан азамат егетләр. Алар һәммәсе дә шәех Кол Галине беләләр, ханмәчеттә вәгазьләрен тыңлаганнары бар. Артык турында әйтеп торасы да юк: аты илгә таралган шул Кол Гали әсирлектән азат ителгән ниндидер хатынга таба бара, сакалы буйлап яшьләре ага, әмма хатыннан башка берәүне дә күрми, әйтерсең лә Җәбраил фәрештәне күргән әүлия. Хатын исә кешеләрнең үзенә игътибар итүләрен сизми; яулык очы белән авызын каплады, әмма күзләреннән яшь бөртекләре тәгәри дә тәгәри. Үзе елый да кебек, үзе шатлыктан көлә шикелле, һич аңламалы түгел.

      Кол Гали аның янына ук килде, беләгеннән алды, күзләренә карады. Шунда кисәк җир убылгандай булды, хатын аһ итте дә шәехнең күкрәгенә капланды һәм фәкать: «Кол Гали, бәгърем!» – дигән аваз ишетелде. Юк, бу гади генә аваз түгел иде, ошбу тамашага шаһит булган һәммәсе сизде, тойды: бу йөрәк түреннән чыккан әрнүле, шул ук вакытта шатлыклы вә куанычлы иңрәү авазы иде, ул гынамы, гүя хатынның соңгы сулышы, якты дөнья белән хушлашуы иде. Ләкин алай булмаган икән, икенче мәлдә, йөзен күтәреп, Кол Гали шәехкә карады, инде йөзе елмая, күзләреннән чаткылар оча, битләреннән нур балкый иде.

      Артык баһадир белән азамат егетләр күзгә-күз карашып алдылар. Кол Гали исә зәңгәр күк йөзенә күз төшереп алды, аннары азамат егетләргә, әсирлектән котылган хатын-кызларга, бала-чагаларга киң итеп елмайды да:

      – Без китик инде, инсаннар, мин үземнең насыйбымны таптым, – диде.

      Алар борылып китәргә генә кузгалганнар иде, ике тәгәрмәчле арбага ат җиккән Бәхтияр килеп җитте. Атны җилле генә борып куйды да сикереп арбадан төште һәм шәех Кол Галигә:

      – Рәхим итегез, шәех, ат-арба белән кайтыгыз. Утырыгыз. Борчылмагыз, атны үзем килеп алырмын.

      Кол Гали аңа рәхмәт әйтте, Зөлхидәгә