Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4


Скачать книгу

аша, балакай, аша, рәхим ит. – Биккол шунда табын хәстәрләп йөргән Мәфтухага күз төшереп алды һәм шундаен иттереп карады ки, үз карашыннан үзе курка калды.

      – Мәфтуха, син үзеңә бер бавырчы тап әле, кирәк дип тапсаң икене дә. Ишәйдек без, сиңа авырга туры килә.

      – Ярый, Биккол абзый, бүген үк Хәйретдинне җибәрермен. Тик каладан халык китә бит, Биккол абзый.

      – Киткәне китәдер, китмәгәне яши, кайтканда күрдем, урам тутырып халык йөри, бала-чагасы да шунда.

      – Табылыр анысы, табылыр, Биккол абзый, – диде, хуҗа белән килешеп, Мәфтуха һәм, алъяпкычына кулларын сөртә-сөртә, бил бавын рәтләде, күперенке янбашларын сыпырып куйды.

      – Бабакай, бабакай, шатлыктан минем елыйсым килә.

      – Бер дә елыйсы юк, шатланасы ит. Иртәгә, Аллаһы боерган итсә, имам хәзрәтләрен чакырабыз. – Биккол нигәдер Кол Гали белән Зөлхидә ягына күз төшереп алды. – Әйе, Коръән чыгарырбыз. Аннары… әйе, күз күрер әле, шулай бит, Мәфтуха?

      – Шулай, шулай, иям, алдан кычкырган күкенең башы тишелер, ди.

      – Син дә хаклы, бүген кичкә, мин мунчадан кайткач ук, барысын да хәл итәрбез. Аннары минем Йөгерек йөзбашны да дәшәсем килә. Иртәнге якта, боерган итсә, хансарайга барып кайтырмын, шунда бер җайдан Йөгерек янына да кереп чыгармын. Товар алып килдем ич мин…

      – Бәлкем, берсекөнгә, җомга көнгә Коръән чыгарбыз, атам, – диде Кол Гали.

      – Бәрәкалла, мин риза, әйдә, шулай булсын. Җомга көнгә калдыру хәерлерәк тә булыр әле. Әйтәм бит, минем хан янында буласым бар, аннары Коръәнне Мәүлә Хуҗадан укытсак әйбәт булыр иде, аны дәшәрбез, дөресрәге, Хәйретдиннән китертербез. Ничек, Кол Гали, фатиха бирәсеңме?..

      – Мин барысына да риза, атам. Зөлхидә дә.

      – Ләйлә, син? – диде Биккол. – Мәфтуха, син?..

      – Риза, риза, Биккол иям, мин барысына да риза. Менә куанып туя алмыйм әле. Рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә, чәй эчәбез. Юкса Кол Гали үз ягына чыгар иде дә бикләнер иде, көннәр буена чыкмас иде. Иншалла, аңа да җан керде.

      – Зөлхидә җан кертте аңа, Мәфтуха, Зөлхидә. Кыйссаң, кыйссаң ни хәлдә соң әле, шәех хәзрәтләре?

      – Тәмамлады, тәмамлады, бабакай, – диде Ләйлә Кол Гали өчен. – Хәтимәсен дә язып бирде…

      – Хәтимәсен язып бетереп ятам.

      – Ханга бүләк итүең хакында онытмагансыңдыр, шәт?..

      – Мин сине көттем, атам.

      – Рәхмәт, рәхмәт, углан. Бу хәбәрне үз авызыңнан ишетү – миңа зур шатлык. Йә, ашап-эчеп, җитешеп утырыгыз…

17

      Ошбу мәҗлескә дә һәммәсе әзер иде инде. Иртәгә мәҗлес диясе көнне Биккол Кол Гали янына керде, каршысындагы күн мендәргә кырын төште.

      – Инде укы, Гали углан, шигъриятеңне үз колагым белән ишетәсем килә. Үпкәләмә, укы. Мин бу көнне күп еллар көттем. Мунча кичә бик әйбәт булды, тәмам эреп чыктым. Теге мәлгуньнәр мунчаның ни икәнен белмиләр, баедылар, бетләгән киемнәрен утка ташлыйлар. Ә Мәүлә белән без иза чиктек, чыдар әмәлләребез калмагач, инеш-елгаларга төшеп, юынып, коенып, чистарынып