Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5
кушканны кылырга ризалык бирсә дә, Җангали хан ат койрыгына тагылып Иделне кичәргә курыкты, әмма ихтыярсыз кеше буларак, юлчысына сүз дә әйтә алмады. Бары тик авыз эченнән «Ходаем, язганың булыр, сиңа тапшырам» дип кенә догасын укыды.
Яр буена җиттеләр, ясавыл су читенә килде һәм капчыкларны бәйли башлады.
– Бер урында катып торма, хан. Чишен, әйберләреңтөйнәп атияреңә бәйлә. Ат койрыгына тотынып чыгарга туры киләчәк.
Ясавыл хаклы иде, башка чара юк. Җангали хан ясавылныкы кебек итеп әйберләрен бәйләде, су читенә килеп басты.
– Атның үз иркенә куй. Хайван үзе кай тарафка йөзәргә белер. Кара аны, хан, ат койрыгын ычкындыра күрмә. Хәрәкәтлән, хәрәкәттә бәрәкәт, дигәннәр борынгылар.
– Үзең урыс, үзең татарның бар нәрсәсен дә беләсең, ясавыл.
– Урысның яртысы татардан азган, кан белән кергәндер, – диде ясавыл Гавриил.
Анадан тума шәрә көйгә суга керүгә, Җангали хан сискәнеп китте.
– Кыюрак, кыюрак, хан. Ат койрыгына тотын. Кара аны, җибәрә күрмә, Идел төбенә китүең шул булыр.
Башта ясавыл аты йөзеп китте, аннары Җангали хан аты. Аяклары су төбеннән ычкынуга, Җангали хан йөзгәндәй итә башлады, су салкын тоелса да, җылымса икән. Идел уртасына җиткәч, ясавыл түзмәде, кычкырды:
– Нык тотын, Җангали хан, нык тотын! Ат койрыгын җибәрә күрмә!
Җибәрә буламы, Җангали тешләрен кысып койрыкка ябышкан, алай да куллары ычкыныр кебек иде. Ул бала чактан ук Ука елгасын ат өстендә кичәр иде. Атакае, ягъни хәрби орышка өйрәтүчесе Сөләйман хәзрәтләре аны мактаган итәр иде. Шуларны искә төшереп, Җангали хан ат сыртына сукты.
– Әйдә, малкай, әйдә, алдыр.
Хайван гүя аның теләген аңлады, ясавылның атын узып, ярга ук якынлашты. Яр буена чыккач, ясавыл әллә юри, әллә чын-чынлап:
– Егет икәнсең, хан, – диде. – Гафу ит. Гаҗәпләнүдән ашып киттем: ничек син шул хатынны сындыра алмадың, ханбикәңне, дим. Баш биреп торган булгансың, коткысына бирелеп, фетнә оештыргансың. Бу бит кенәзгә биргән вәгъдә-антны бозу дигән сүз, Җангали хан. Нугай-кырымлыларның җырын җырларга ничекләр кыюлыгың җитте, хәйран калмалы.
– Мин Казан халкын урыслардан азат итәргә теләгән идем, ясавыл. Кирмән татарлары әсир ителгән дә җиткән, – диде Җангали хан, ашык-пошык киенә-киенә. – Кеше өчен иң татлы, иң кадерле нәрсә – ирек, ясавыл. Моңа кадәр мин мәрхүм Василий кенәз ялчысы идем. Кенәз юк, кенәз вафат, ә мин һаман ялчы, аның җырын җырлыйм. Ә бит без икебез ике кеше идек. Ул – христиан, мин – мөселман. Беләсең булса кирәк, Олуг Мөхәммәд ханга Василий Тёмный кенәзегез ясак түләп тора. Кирмән-кала шул вакытта салына. Бабабыз Ягъкуб урыслардан җыйган ясакны Казанга озатып тора. Соңыннан, Рәсәй куәтләнә төшкәч, Ягъкуб бәкнең угланнары, безнең кебек угланнары вә оныклары, урыс кенәзләренә хезмәт итә башлыйлар. Мин дә шуларның корбаныдыр, ясавыл.
– Замана көчленеке, Җангали хан. Кайчандыр Рәсәй кенәзләре Алтын Урда ханнарына ясак түләп торганнар, хәзер әнә сез. Казан ул – Алтын Урда империясе кыйпылчыгы, Җангали хан. Менә син дә бит әле үзеңне Чыңгыз хан токымы кыйпылчыгы итеп хис