Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5
булмаган бичараларның бер ишен Тверь каласы төрмәсенә, бәгъзеләрен Псковка, кайсыберләрен Новгородка, Орешек, хәтта дөнья читендә торган Кәрил каласы төрмәләренә озаталар. Озаталар этаплап, җәяү, көзге айларда. Изге атакайлар тарафыннан рәнҗетелгән, мәсхәрәләнгән, вәхшиләрчә җәзалап үтерүләрен ишеткәч, Җангали хан аштан калган иде. Олы елгадагы Бүрков манарасы астындагы зинданга җитмеш олы кешене һәм җиде сабыйны ябалар. Җиде көн буена аларга ашарга да, эчәргә дә, хәтта су да бирмиләр. Һәм үлгән берсен кар өстенә чыгарып ташлыйлар, сигезен күсәк белән бәреп үтерәләр, чөнки тегеләр җиде көн су эчми торып та һаман дөньядан китмәгән булалар. Шул ук елда Псков каласы төрмәсендә хатын-кызларны көчләп чукындыру бара. Җитмеш ике ир-атны, муеннарына тәре такмаган өчен, янә күсәк белән бәреп үтерәләр, күбесен, кыйнап, теге дөньяга озаталар. Боларны барысын да христиан диненә табынган рухани атакайлар кыла, алар һәр татарны үз куллары белән җәзалыйлар. Ул гынамы, Новгород каласы төрмәсенә янә йөзгә якын татарны куып китерәләр. Чатнама суык вә салкын кыш көнендә бәкегә төшереп чукындыру бара. Бу эшне бүген Мәскәүдә митрополит булып утыручы Макарий башкара. Чукынучылар булмый диярлек, җелекләрең катар вакытта бәкегә чумып чукынырга теләмәгәннәрне анадан тума шәрә көйгә шунда катыралар һәм мәетләрне дә алмыйча китеп баралар. Боларның барысын да Җангали ханга үз күзләре белән күргән Хәсән атлы кеше сөйләде. Коточкыч мәсхәрәләүләргә түзмичә, муенына тәре тагарга риза булган бердәнбер татар була ул. Әмма ул бичара да, илгә кайту белән, янә ислам диненә күчә. Бу хәлне ишеткәч, Җангали ханның чәчләре үрә торды, ни кылырга белми гасаланды, йокыдан калды. Һәм нәкъ шул мәлләрдә урыс руханиларына вә кенәзләренә карата фикере үзгәрде. Бит татарлар беркайчан да урыс әсирләрен шулай җәберләмәделәр, киресенчә, һәр әсиргә җир бирелде, авыл утырырга рөхсәт ителде, хәтта ислам динен кабул итмәгәндә дә. Ә менә урыс кенәзләре «безнең фәлән, безнең төгән хәтле әсирләребез Казан татарларында интегә» дип лаф ордылар, шуңа сылтап яу йөрделәр, урысларны рәнҗетәләр дип оран салдылар. Бактың исә Мәскәү кенәзләре үзләре хөсет вә хәйран явыз халык икән ләбаса. Менә ни өчен Җангали хан фетнә башына баскан иде, хатыны Сөембикәнең үгете исә моңа этәргеч кебек нәрсә генә булды. Җангали монысын да белә: Шаһгали абасының кешеләрен вә үзен кулга алырга Дума әһеле бояр Михаил Глинский әмер бирә. Ләкин Елена Глинская һәм олан кенәз моңа ризалыкларын бирмәгән булсалар, ул моны кылмас иде, димәк, Мәскәү түрәләре барысы да бер чыбыктан сөрелгән – явызлык аларның каннарында. Әйе, ул, Казан мәркәзендә утыручы Җангали хан, бөек кенәгинәдән мәрхәмәт вә шәфкать өмет итеп кайта. Тик кичерерләрме алар аны, кан коярга җиксенгән, шуннан тәм тапкан Мәскәү түрәләре аны да җәзаламаслармы?.. Мәскәүлеләргә ышану кыен иде. Ахыр чиктә Кирмән-кала татарларының гайрәтен кайтармас өчен аны, бик ихтимал, рухани атакайлар кулына тапшырырлар, ә соңгылары кеше җәзаларга маһирлар, үтә дә осталар, бигрәк тә кан дошманнары мөселманнарны җәзаларга куллары кычытып тора, гәрчә чиркәүләрдәге поплар адым