Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5
Картларны ул ире кебек рәнҗетмәс, тәҗрибәләреннән файдаланыр, алар белән киңәшер, ә яшьләрен эшкә җигәр. Сөйгәне Иван Телепнёв аңа, угланы Иван балигъ булганчы, дәүләт эшләрендә беренче ярдәмчесе булыр. Ары таба күз күрер, чыгармы ул аңа кияүгә, юкмы… Мәгәр, иманы камил, ул аның терәге, ышанычы булыр һәм никахсыз ире. Чөнки аңа кияүгә чыгу ярамас, тәхетен югалтуы бар. Ә тәхет ире Василий тарафыннан баш угланы Иванга васыять ителде. Бу хакта ул беркайчан да онытмас. Яшь хатынның ни турында уйга калуын сизгән кебек, олуг кенәз:
– Еленушка, Ходай Тәгалә мине вакытлы-вакытсыз алып китсә, ипле бул, азып-тузып, минем ат-исемемә тап төшереп йөрмә, яман кеше белән язмышың бәйләмә. Мине яраткан байларым моның өчен сине кичермәсләр, – диде.
Елена ир-канатының күкрәгенә капланды да үксеп-үртәлеп күз яше белән елап җибәрде:
– Син үлмисең, олуг кенәз, үлмисең, тәхетеңдә үзең утыр, үзең исән бул, сәламәтлән.
Тик Елена теләген кабул итмәде Ходай Тәгалә. Рәсәй мәмләкәтенең олуг кенәзе Василий III тәхеттә 28 ел утырып, 1533елның 3 декабрендә дөньядан китте. Әнә шулай Рәсәй тәхете кенәгинә Елена Глинская кулына күчте. Күп тә үтми Елена күптән күңелендә йөрткән Иван Телепнёв кочагына иңде. Кенәгинә кадәр кенәгинәнең ир-ат белән урала башлавын сарайдагылар гына түгел, Дума боярлары да сизделәр. Боярлар арасында тол кенәгинәнең хәленә керүчеләр, шул ук вакытта яманлаучылар да бар иде. Дума әһеле, агасы Михаил Глинский көннәрдән бер көнне Елена янына килде. Бик озак сөйләшеп утыргач, күзенә бәреп:
– Еленушка, Дума боярлары синең Ивашка Телепа белән уралуың килештереп бетермиләр, үпкә белдерәләр. Хак Тәгалә булса, ташла син аны, ахыры яман бетүе бар. Халыктан да яхшы түгел, бөек кенәгинә ич син. Бу хәлгә сине тәрбияләп үстергән җиңгәчәң дә каршы, мин дә. Сайла, Еленушка: йә Телепа, йә мин!
«Син дә түгел, Ивашка Телепа да түгел!» дип әйтә ала идеме ул аңа, үзен тәрбияләп үстергән вә белем биргән агасына, әйтә ала иде. Әмма әйтмәде. Ул бик озак дәшми торды. Агасы МихаилГлинский, Дума бояры, аның иң авырткан чуанына баскан иде. Соң, кенәгинә булса, аның сөелүгә, яратылуга, назлануга хакы юкмыни?! Әллә соң катып калган карчыкмы ул?! Аңа битәле утыз яшь тә тулмаган, акылы саф, каны кайнар, куены ир тели. Ни хакы бар аның кенәгинәне өйрәтергә?! Ни хакы бар аның Еленаның шәхси тормышына тыкшынырга?! Үзең соң, үзең, агам, кем аркасында Дума әһеле итеп сайландың? Шул бүген Ивашка Телепа белән «сөйрәлүче» сеңлең түгелме?! Хактыр, ирем үлем түшәгендә ятканда, олуг кенәз Василий минем балаларым язмышын сиңа тапшыргандай: «Михаил, хатыным Елена хөрмәтенә, оланнарым Иван белән Юрий хакына син аларга ярдәм ит, кыерсыттырма, кирәк табасың икән, җаның-тәнең белән сакла!» – дигән иде. Үлем түшәгендә яткан олуг кенәзнең Михаил Глинскийга соңгы үтенече шул булды. Шуннан соң Рәсәй олуг кенәзе Василий III бер сүз дә әйтә алмады. Барысы да хәтерендә, барысы да күз алдында иде бөек кенәгинә атын алган Елена Глинскаяның. Тик җанны эретерлек, үзәкләрне парә-парә итәрлек мәхәббәткә каршы торып буламы?!