Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5
өчен. Күр әле син бу картлачны!
– Беләсеңме, Еленушка, мин аны нишләтәм – башын зинданда черетәм. Утырып туймаган икән әле. Мин, Еленушка, синең белән зина кылмыйм. Мин сине үлепләр сөям, гашыйк мин сиңа, синең өчен җаным фида. Мин беләм, минем сиңа өйләнергә хакым юк. Тик бит мин сине яратам. Синсез миңа көн – көн, кояш кояш түгел.
Атна-ун көн дигәндә Иван Телепнёв Михаил Глинский турында шактый материал туплады һәм бөек кенәгинә янына килде.
– Сез Тверьгә туктагач, кенәз Михаил Глинский олуг кенәз янына бер сихерче карчыкны китердеме, Еленушка? Китерде!
– Китерде шул, – диде Елена, һични аңламый. – Шуннан ни?
– Ул анда олуг кенәз Василий III гә карчык кулы белән агу бирдерткән, Еленушка. Юкса таштай-тукмактай баһадир ир-ат көн эчендә хәлсезләнеп калыр идеме?
Елена бик озак дәшмәде. Ул уйланды. Аның бер сүзе Иван Телепага канат куячак. Тик моңа бармаска кирәктер. Әйе, ул Телепасыз да яши алмый, агасын да югалтасы килми. Алай да икенең берсен сайларга кирәк. Һәм ул карар кылды – Иван Телепнёв.
– Бу мөмкин хәлме, Ваня?
– Мөмкин, Еленушка, бик мөмкин хәтта!
– Инде мин нишләргә тиеш?
– Син моны Думада расларга тиеш. Бер сүз белән.
Елена күтәрелеп сөйгәненә карады һәм йөрәге белән тойды: ул аңа каршы тора алмый.
– Мин риза, – диде Елена, Рәсәйнең бөек кенәгинәсе.
Кенәз Иван Телепнёв эшне бик тиз тотты. Икенче көнне үк Михаил Глинскийны кулга алдыртты һәм төрмәгә яптырды. Дума әһеле кенәз Михаил Глинскийга ташланган гаеп шулкадәр яман һәм каһәрле иде ки, Дума боярлары митрополит Даниил теләге белән сарай палатасына җыелдылар. Әйе, Михаил Глинскийга тагылган гаеп хакмы? Моны бары тик сеңлесе бөек кенәгинә Елена Глинская раслый ала, ул гына хәл итә ала иде.
– Хакмы шул хәл? – дип сорадылар боярлар бөек кенәгинәдән.
– Хак! – диде Елена, һич тә икеләнергә урын калдырмыйча.
Бу хәбәрне шул ук көнне төрмәдә утыручы Михаил Глинскийга җиткерделәр. Сеңлесенең җавабы шулай булуын белгәч, кенәзнең кинәт хәле начарланды һәм күп тә үтми ул җан тәслим кылды. Еленага бу хәбәр килеп ирешкәч, ул үз-үзенә урын табалмый бүлмәдән бүлмәгә йөрде, беркемне дә кабул итмәде, хәтта сөйгәне Иван Телепнёвны да керттермәде. Иван Телепнёвка таянып, ул бер көн эчендә боярлар терәген югалтты, ул гынамы, бәлкем әле, рухи атакай митрополит Даниилның дадыр. Соңгысы тагын да хәтәррәк иде, чөнки дәүләт белән, нигездә, бөек кенәгинә идарә итсә дә, элек тә, әле дә боярлар митрополит сүзеннән чыкмыйлар иде. Елена үзе дә соңга кадәр һәрчак башта митрополит белән киңәште, бар булган кыласы һәм кылынасы чараларны аңа әйтеп башкарды. Ә монда ул аңа бер сүз дә әйтмәгән иде, шул ук вакытта Иван Телепнёв та, күрәсең, митрополитны санга сукмаган.
Юл буенча әнә шул хәлләр турында уйланып кайтты Елена. Сарайга кайткач, олан кенәз уянды һәм янә калтырана башлады. Сабыйның теше тешкә тими, бертуктаусыз тешен шыгырдата, авызында