Нурислам Хасанов

Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3


Скачать книгу

аңа җиңеллек килмәде. Ул Хәниянең түзеп ятуына аптырады. Ниһаять, сабырсызланып:

      – Мин синең баш очыңда мескенләнеп басып торырга тиеш идеммени? – диде.

      Хәния җавабын көттеребрәк бирде.

      – Йоклап кителгән ич, арылган…

      – Һе, син арыган, мин арымаганмы?..

      Хәния үз киеренкелегеннән чыгарга теләгәндәй җилкенеп алды.

      – Берәү булса, йоклаган җиреннән күтәреп алып китәр иде, бер дә бәхәсләшеп тормас иде.

      Ринат Хәниягә кырын гына карап алды. «Әллә көлә инде?»

      – Берәү булса, әй-мәйләп тормас иде анысы, башлап үзе дәшәр, җайларга тырышыр иде.

      – Сиңа нәрсә кирәк соң?.. Мин яныңда бит?..

      Аның болай кырыс сөйләшүен Ринатның күргәне юк иде әле, тәнен керпе энәләре чәнчеп алган күк булды. Булган теләге бердән сүрелде. Ахырда стена ягына әйләнеп ятты, озак кына йокыга китә алмый азапланды…

      Ринат, уйларыннан арынып, тузан сарган тонык тәрәзәгә карап торган җиреннән сәгатенә күз төшерде. Ун тулып килә иде. «Чәй эчәр вакытлары җиткән» диде, янә Хәниясенә кире кайтып. Бу вакыт аларның бухгалтериясендә бер кат чәй эчеп алалар. Шулчак, Ринатның уйларын бүлеп, бүлмәгә атылып диярлек, бөтерчек Зайцев килеп керде. Ринат берәр ЧП бармы әллә дип аптырап китте.

      – Нәрсә, Толя? – дип сорады.

      Зайцев, кече гәүдәсен олы, җитди кешеләр кыяфәтендә тотып, түргә узды.

      – Бернәрсә юк, – диде дә контролёр кыз өстәлендәге телефонның номерын җыя башлады.

      – Алло, алло! Склад? – Ул трубканы ялт кына икенче колагына күчерде. – Миңа Галяны бирегез әле! Нәрсә? – Аның йөзе бердән җитдиләнеп китте. – Кызый! Мине шаяртма син, со мной шутки плохи… Куркытмыйм, әйтәм генә. Кара әле, хәзер синең белән ни… ләчтит сатарга вакыт юк… Кайсы Галяны булсын, минем Галяны! Буш түгел? Кайда? Үзең алыштырып тор. Әйе, срочно! Яна, билгеле!

      Шаярып сөйләшкән кызның тавышы ишетелми башлагач, Зайцев, бүлмә эчен айкап, як-ягына каранып алды. Күп тә көтмәде, янә телгә килде:

      – Галя! Гал!.. Бу – мин. Менә нәрсә, бүген Серёжаны бакчадан үзең аласың. Без калабыз.

      Бу сүзне ишеткәч, Ринат бик куанды, көлемсерәвен сиздерми генә Зайцевка карап алды.

      – Димәк, кирәк! – диде Зайцев хатынына. – Кыскасы, син аңладыңмы? Әниләреңә икенче юлы барырбыз. – Ул кинәт авызын ерды. – Әйе, мин монда прописан… Ярар, сигезләргә көт. Пока…

      Ринат чыгып барган Зайцевны канәгатьлек хисе белән озатып калды.

      8

      Әбәт тә җитте.

      Күпләр, ашап-эчкәннән соң, берләшмәнең яшел зонасына, кояшлы җиләс һавага чыгалар. Кайберәүләр яшел чирәмгә сузылып кырын яталар, икенчеләре эскәмияләргә, агач төпләренә җайлашып утыра. Шахмат сөючеләр бер тирәгә җыела, домино сугучылар – үз төркеменә. Алар өстәлдәге фанер тактага дюральдән ясалган шакмакларын шак та шок бәрәләр.

      Ринат, бер читкәрәк китеп, буш эскәмиягә килеп утырды. Кулында китапханәдән алган китабы. Исәбе май һәм һава басымы белән эшләүче насосларны күздән кичереп чыгу иде. Берничә битен караштыруга, домино уйнаучыларның тавышы колагына керде. Аптырагач, китабын ябып,