Нурислам Хасанов

Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3


Скачать книгу

сымак, сүзен дәвам иттерде: – Дөньяның гыйлемлеге – сабырлыкта, дигәннәр борынгылар. Шул җитсә – була ул. Тик хәзерге яшьләрнең күбесе бурычларын түгел, хокукларын күбрәк белүчән. Кайнарлар, тиз кабынып китәләр. Алар белән эш иткәндә, асубы чамаңны югалтмаска кирәк.

      Ринат моны үгет-нәсыйхәт бирү дип аңлады да сүзне икенчегә борды.

      – Фәезхан абый! Сез заводта ничә ел эшлисез инде?

      – Җитәрлек. Кырык елдан артты. Сугыш чоры да, ачлы-туклы эшләгән чагы да эләкте… – Ул, нәрсәдәндер ризасызлык хисе кичергәндәй, тынып калды, каш өстендәге миңе янә кыймылдап куйды: – Инде мин пенсиядә булырга тиеш кеше идем…

      – Ә нигә түгел?

      Фәезхан ага авыр көрсенеп куйды. Кесәсеннән кулъяулыгын чыгарды, шадра йөзенә чыккан тир бөртекләрен сөртеп алды да:

      – Нишлисең бит, – дип телгә килде. – Дөнья булгач, төрлесе була икән. Минем дә синең кебек яшь чаклар бар иде. Көч-куәт җитәрлек. Акча кирәк чак. Әниләрнең налогын да, заёмын да түләргә булышасы бар… Авылдан килеп, шушы цехка кердем. Слесарь-полировщик булып. Вредность стажы бара, диделәр. Срогы унике ел. Түзәрмен, дидем. Әйбәт кенә өйрәнеп киттек. Бер өйрәнеп алгач җимертәбез генә. Кирәк чагында вакыт белән дә исәпләшмибез. Ул чагында күпне белгән булып «кәҗәләнү» юк иде, башкачарак сөйләштеләр… Кулда детальләр уйный, йөздән тирләр ага, планны икешәр нормага җиткерәбез. Кәртечке тегендә… – Ул, башын кагып, берләшмәнең Мактау тактасына ишарәләде. – Без – ярыш алдынгылары! Бүләкләрне биреп кенә торалар, значоклары да калмый. Хәтта медален дә тактылар… Анысы ярый, күңелне үстерә белгәч. Хезмәтеңнең әҗерен күрү – бәхет бит ул, аңлаган кешегә… Көннәрнең берендә, вредность срогы тулып, бер елын арттырып та эшләгәч, мине өлкән мастерым Вәлиәхмәтов – озын гына буйлы, гел аска карап йөри торган кеше иде – бүлмәсенә чакырып алды.

      Бу мине үзенә смена мастеры булып күчәргә кодалый. Мин ризалаштым. Эшләр тәгәри генә безнең. Премиясен дә алабыз. Гел дә шома гына барды дип тә булмый, билгеле. Нишлисең, түздек. Главный, булсынга эшләдек. – Ул эчке бер мактану кичергәндәй булды. – Ярышта үз егетләрең җиңеп чыкканда, сиңа да күңелле. Шулай, гомер дигәнең үз мәшәкатьләре белән уза торды. Яшь кенә кызларым, улларым берсе артыннан икенчесе үсеп җиттеләр. Мөстәкыйль эшли башладылар. Мин инде, илле биштән пенсиягә чыгам дип, сөенеп йөрим. Вакыты җиткәч, көймәм комга терәлде дә куйды.

      – Ник?

      – Ник шул менә! Бөтен хикмәт шунда. Еллар уза төшкәч, элекке кешеләр алышынды, яңалары кенәгә ачып карыйлар да, ул вакытта сезгә дөрес аңлатмаганнар, монда вредность полировщик һөнәренә генә бар, слесарьга каралмаган, диделәр. Сез моңа кадәр слесарь-полировщик булып исәпләнгәнсез, «слесарьлык» эшенә кергән вакыт чигерелеп ташланырга тиеш, диделәр. Гомер узгач, технологияләр актарып, безнең эшкә слесарьлыкка күпме вакыт киткәнен кем исәпләп йөри? Тагын эшлисе булгач, кул селтәдем. Инде олыгайгач, ул эшкә кире кайтмадым. Горурлыгым кушмады… Еллар буе өметләнгәнем бер ахмакның ялгышы, сүзен вакытында аңлата алмавы аркасында җилгә очты.

      «Бер ялгышлык гомерлек газапка да әйләнергә мөмкин», – дип уйлады Ринат, үзенчә нәтиҗә