Нурислам Хасанов

Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3


Скачать книгу

Хәмитовны – тәкъдимнең өченче «соавтор»ын иярткән. Металлар лабораториясе башлыгы. Күрәмсең, шаһитлык өчен булгандыр.

      Мелецков акчаларны Салихка сузды.

      – Монда йөз кырык сум! – диде ул, кешегә изге эш кылгандай, исемлеккә кул куеп алганын белдереп. – Синнән бер ун сумы тиеш, бездән, берләшмә кешесе буларак, вычет бар, партвзнос хисабына…

      Бу, аларның шулкадәр ваклыкка төшеп, бер яртылык теләнүләре иде.

      Учына килеп кергән унлыклар утлы күмерләр булып тоелды Салихка, тешен кыса төшеп, Мелецковның оятсыз күзләренә текәлеп калды.

      – Нәрсә? – диде ул, ачуыннан сирәк тешләрен ялтыратып. – Әле сезгә мин эшләп биргән йөз кырыгар сум азмыни?..

      Мелецков ни әйтергә белмәүдән керфекләрен каккалаган арада, Салих карашын мыек астыннан төлкедәй елмайган ат күзле Хәмитовка күчерде. Аңарда спортчыларга хас тынычлык иде. Әйтерсең шулай кирәк. Бу хәлгә һаман да ачуы кабара төшкән Салих Мелецковка борылды:

      – Син миннән партвзнос акчасын да түләтмәкче буласыңмы? Жулик несчастный!.. Ычкыныгыз моннан…

      Салих үзе белән килгән Ринатка, киттек дип, башын какты да урыныннан кузгалды. Тегеләр, ни гаҗәп, берни булмагандай, икенче якка китеп бардылар.

      Ринат ул көнне Салихлардан өйгә соңгарып кайткан иде…

      «Юк, барып килмичә булмый, синең эшең өчен бүтән берәү дә йөрмәячәк».

      Ринат, шундый фикергә килеп, бүлмәсеннән чыкты, дирекция корпусының өченче катындагы уйлап табучылар бүлегенә юл тотты.

      Цехның инструментлар кладовоендагы кечкенә тәрәзә тишегенә сузыла төшкән Бәһрам:

      – Миңа Ринат кискечен бирегез әле, – диде.

      Янәшәдән генә узган Ринат моны үзе дә ишетеп калды, йөзе яктырып китте. Цехка килгәч тә тәкъдим ителгән фасонлы кискеч иде ул. Тәки аның исеме белән аталып китте.

      Өченче цех турына җиткәч, кылт итеп Наҗия апасы искә төште. Ринат, үзе күренмиме дигәндәй, як-якка каранды, күзенә чалынмагач, бүтән сменададыр, дип уйлады. Шулчак игътибарын ике яшь-җилкенчәк җәлеп итте. Авызларына сигарет капканнар. Елтыр кара күзлесенең түше киерелә төшкән. Челәндәй нәзек озын сыйраклысы, сары чәчләрен туздырып, ак башлы кроссовкасын биетә-биетә, иптәше каршында ниләрдер сөйләнеп маймыллана. Ә станоклары тәккә әйләнә. Шелтә ясасаң, көләчәкләрен көт тә тор. Боларда эшкә карата миһербанлы мөнәсәбәт тәрбияли алсаң, күркәм буласы да, күрәсең, бу яшьләргә үз вакытында тәрбия кылынмаган.

      Кою корпусын узгач, Ринат аргы башта төрле цехлардан җыелган брак детальләр, узеллар өеменә күз салды. Кояшта көзгедәй ялтыраган шома детальләр арасында ниләр генә юк. Кемдер шул ташландык өемнәр арасында майга буялган курткадан үзенә кирәкле вак-төякне – болт-гайкаларны җыеп йөри. Юк, мал кадерен белмибез шул әле…

      Дирекция корпусына якынлаша төшкәндә, күренешләр бүтәнчәрәк үзгәрде: газоннарга утыртылган чәчәкләр кояшка елмая, тигез итеп кыркылган яшел үләннәр, яшь кырыкмыш тәнедәй елкылдап, күзләрне иркәли. Күрсәткеч такталарындагы төрле-төрле саннарның, лозунгларның җете буяулары әллә каян кычкырып тора. Чиста асфальт юллардан