Рафаил Газизов

Окна / Тәрәзәләр


Скачать книгу

очта чүкелдәтеп яшәп яталар. Ни өчен чүкелдәтеп, чөнки малае – алачыкта тимерче. Чүкеч белән коя язмышын, чүкеч белән бөтәйтә хуҗалыгын. Килене тупырдаган балалар да апкайта. Чыр-чу өйләрендә. «Татулык-тигезлектән аермасын Ходаем», – дип, битен сыпырганын да сизмәде Фәйрүзә.

      – Әни, бер сынык дучмак ашауга әппәр итәләрмени? – дип эндәшкән Миннәхмәтенә:

      – Ярар, улым, апаң белән абыеңа дучмак илтеп кайтырсың, үзебез генә авыз күтәреп ашап утыру ярамас. Табында алар булмагач, әллә ничегрәк. Онытылып киткәнмен. Әйдә, капкалыйк әле! – дип, табакка үрелде Фәйрүзә.

      Әтисез үсә малае, ир-атта булган холык йоксын өчен әйбәт булды әле: класс җитәкчеләре итеп Зөлфәтне куйдылар. Ул да ятим үсте. Тормышны җигелеп тарта, өйләрендә ат җигүче юк. Печән, салам, утын хәстәрләү дә үз җилкәсендә. Егет кеше дип тормый, көянтә-чиләкләр белән чишмәдән су ташый. Әнисе бик булган хатын, авыл Советында эшли. Уфалла тарталар, кешегә ялынмыйлар. Мал асрыйлар, өй салалар. Үзе дә, энесе дә чиста киенә. Әйбәт укыдылар. Үрнәк гаилә инде.

      Миннәхмәт гел абыйсы турында сөйли: «Абый болай әйтте, абый тегеләй кушты». Йоклаганда: «Мин – капитан Немо!» – дип кычкыра. Кәҗә тәкәсе белән бокс уйный, койма, каен башыннан төшми. Гомер булмаганны, ботинкасын чистарта, галстугын китап белән бастырып куя һәм өй түрендәге иң биек кадакка элә. Китапханәдән китап ташый. «4»кә, «5»кә генә укый. Ә беркөнне биеп тә күрсәтте. Менәтрәк! Нәселдә ир-атлардан бер биегән кеше юк бит ләбаса! Камәленә китерә. Үзгәрде малай, менә шуңа сөенеп бетә алмый Фәйрүзә.

      Болдыр түбәсеннән җиргә сикерергә җыенучы язны да күреп алган бит, Аллага шөкер. Маллар исән-сау, өй базында бәрәңге күп, озакламый бакчадагы орлык базын да ачып карыйсы булыр. Су гына төшә күрмәсен. Сәндерәләрендәге салам-печән дә басудагы эт эчәгесе кармавычына эләгерлек. Үзләре исән-сау. Каралты-кура өскә ишелерлек түгел. Утын киләсе кышны башларга да җитә, әле китерерләр дә.

      Табында түгәрәк икмәк, табагы белән дучмак. Аллага шөкер дими, нәрсә дисең. Менә малае белән кызына авыз иттерсә, күңелдәгечә булачак. Әнә алтын баганасы ачыгып кайтты да сыптырыпмы-сыптыра. Бер карап торган малай инде, башка балаларының үз тормышы.

      Конец ознакомительного фрагмента.

      Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

      Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

      Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

      Примечания

      1

      Әлеге китапта чыккан исем-фамилияләр, кушаматлар язылышы Мамадыш төбәге авылларында әйтелгәнчә калдырылды. (мөх.)

      2

      Чәбе (диал.) – куак чыбыгыннан үрелгән читән.

      3

      Кәкә – Мамадыш төбәгенең Кече Кирмән авылында үзеңнән кечерәк кешегә эндәшә