Рафаил Газизов

Окна / Тәрәзәләр


Скачать книгу

иде: «Пионер башың белән ялганлап торасың, ыштыр бит, сыерыгызны урман буендагы лагерьга алып менеп, дәрес калдырдың бит!» – дип, яңагына чалтыраткандай итте Миннәхмәт.

      Әнисе мәктәптә техничка булып эшләгәч, анасына якланучы озын гәүдәле Нурулланың да көе китә торган вакытлар була. Аның каравы ул бар кешедән күбрәк тимер-томыр җыя, капчык-капчык сөяк, кәгазь, чүпрәк алып килеп, мәктәпнең ат сараен да дыңгычлап куя. Чаңгы ярышында гел беренче урынны ала. Ләкин, эш кушкан чакта, эт күрүгә йоны гөлтләп кабара торган мәче сыман усаллыгы бар. Каршы да әйтә. Бер түзде Миннәхмәт, ике түзде. Өченчесендә түзмәде, ә класс җитәкчеләре кисәтергә өлгерми калды. Төп кебек Миннәхмәт озын торыклы малайны күтәреп тә алды, нарат бүрәнәле стенага китереп тә бәрде. «Икенче класска чыксын, абый!» – диде. Нурулла исә шылт та итмәде. Үтерсәләр риза, күрше класска гына күчермәсеннәр. Анда класс җитәкчесе – хатын-кыз. Кабат чаңгы да тәтеми. Ә абыйлары аларга Джек Лондонның «Мексиканец» хикәясен укый, тәрҗемә итеп бара. Малайларның күзе ут яна, инде барысы да, берсеннән-берсе яшереп, сыер лапасына салам тутырылган капчыклар асты, боксчы булып, аның тирәсендә бии башлады. Җитмәсә, иртәгә Жюль Вернның «Десять тысяч лье под водой» дигән романын укый башлыйбыз, диде. Ә Нурулла абыйларына киреләнеп маташа. Дошман ул, беләсегез килсә.

      5 класслар гел бергә йөриләр, иң алдан, җитез-елгыр атлап, Зөлфәт абыйлары оча. Әкрен йөрүне гел белми, йөгерешче шул. Сабан туенда башкаларны әллә кайда калдыра.

      Сабан туе дигәннән, узган ел мәйданда Нурулла белән Миннәхмәт бергә утырды. Кесәдә акча да челтери, бирделәр инде, кая барсыннар әниләре, бәйрәм бит. Кибетче Миннур апалары машинага төяп лимонад, прәннекләр дә алып төшкән. Рәхәтлән генә. Ул халык, ул кунаклар, ул каяндыр килгән көрәшчеләр!

      Көмеш Чишмәдә ат чабышы белән егетләр йөгереше бер җирдә үтә, гаҗәп шәп була. Ни өчен дисезме? Егетләр мәйдан уртасыннан Ризван каеннарына таба йөгереп китә. Зөлфәт абыйлары шиповка, ягъни кадаклы чүәк кигән, чирәмне умырып-умырып ата инде менә. Ташлы Үзән елгасының текә яңагыннан йөгереп менәләр, кем мүкәли, кем үләнгә тотынып күтәрелә. Ташлы Үзәнне әйләнәләр дә мәйданнан һәр йөгерешче күренеп торган тау башына килеп чыгалар. Ул тауның тигезлеге, турылыгы, линейка белән сызсаң да алай булмас! «Кеше такыл тактасы[7] ясарга да шуннан өйрәнгәндер әле», – дигән Нурулланың әтисе Миңнулла абый.

      Тау юлы бер чакрымлап бардыр. Зөлфәт абыйларының кызыл киеме аеруча ачык күренә, адым саен башкаларны артта калдыра барган егетнең йөгерүендә тылсым бар иде. Менә ул Аръяк урамы каршындагы ком ала торган чокырга да килеп җитә. Көчәнми дә, чәбәләнми дә, мәйданга томырылып килеп керә. Ә башкалар әле комлыктан борылалар гына, өч йөз метрлап артта калганнар.

      Малайлар ишетеп торды: Бөек Ватан сугышы барганда, Казан Сабан туена йөгерешкә кайтарылган солдат Бәдерниса Вагыйзе Зөлфәт абыйлары килеп җиткәндә әйтте: «Кая инде монда, безнең атлар да уза алмый моны». Чөнки икенче булып килүче Насыйх әле комлыкта гына