Талгат Галиуллин

Отколотое зеркало / Китек көзге


Скачать книгу

үзең яшәячәк өеңне алай ук хурлама инде, матурым. Тиздән аны син бизәрсең.

      – Мине җиһаз урынына аласыңмы? Мин сиңа хатын булмакчы идем.

      – Гүзәл кеше фонында иң иске, иң тузган әйбер дә затлы, ямьле булып күренә, – дип салам кыстырды Нәсим.

      Ике авылны бер итеп, гөрләтеп туй ясадылар алар. Гаилә корып, бергә тора башлагач, Нәсим: «Синең акчаңны ифрат авыр матди хәлле гаилә малае алган, дүрт баласын җидегә бөгелеп үстерүче, бик тәрбияле ханымны кызганып, гөнаһысын үземә алган идем», – дигәч, Рәсимә, күбәләк канатларыдай озын керфекләрен өстән аска төшереп: «Мин синең ялганыңны шунда ук сиздем. Йомшак урындыкларың да каядыр юлда адашып калдылар», – диде.

      Нәсим сөеклесенә аңлавы, гафу итүе өчен рәхмәттән башка берни әйтә алмады.

      Директор белән сөйләшкән, Рәсимәсе белән аңлашкан көнне үк Нәсимне борчылуы, дулкынлануы йөзенә, гәүдәсенә чыккан Рәфикъ коридорда көтеп тора иде.

      – Сезгә зур рәхмәт инде, Нәсим Кадыйрович!

      – Ни өчен дип белик инде, дәүләт сере булмаса? – дигән булды тарихчы, башын юләргә салып.

      – Рәсимә апаның… сумкасыннан акчаны мин алган идем. Мин – карак. Минем урыным – төрмәдә.

      – Соң, мин аны әниең акчаңны алып килгәнче, арыш камылы белән тәҗрибә уздырганчы ук сизенгән идем. Әниеңне кызганып бу юлга басуыңны аңласам да, гафу итә алмыйм.

      Үсмер, иске кепкасын кулы белән угалап торды да:

      – Минем өчен иң изге кеше – әнием, әтиемнең рухы белән ант итәм, башка беркайчан да, сорамыйча, кешенең шырпысына да кагылмаячакмын. Бу минем тормышымда иң зур сабак булды. Сезнең яхшылыгыгызны, Нәсим Кадыйрович, мин үлгәнче онытмам. Арыш камылының миңа озыны эләккәндер дип, бер сантиметрга мин кыскарткан идем.

      – Анысы да миңа мәгълүм. Камыллар барысы да бертигез киселгән иде. Аңлаштык кебек. Хәзер сагыз чәйнәп тормыйк. Теге акчаларны, – чак кына «син чәлдергән» дип ычкындырмады, – әниең миндә калдырып китте. Сиңа бурычка утыз сум акча биреп торам. Дәресләр бетүгә, өегезгә сабын, шырпы, керосин, җитсә үзеңә, чүпрәктән булса да, аяк киеме юнәт. Ярар, ярар. Кулларыңны аркылыга куйма. Син әлегә боксёр түгел. Мин аларны сиңа чәч тубалыңның матурлыгы өчен бирмим. Беренче яисә икенче получкаңнан кайтарырсың. Шыпырт кына кесәңә шудыр да ычкын!

      Рәфикъ үзен гафу иткәнгә, көтмәгәндә акчалы булганга сөенеп, укытучысына рәхмәтләр укып, кибеттән алып кайткан вак-төяккә машина откандай сөенеп, тирә-юньгә нур сирпеп утырган әнисен күз алдына китереп, кибеткә йөгерде. Гадәтенчә мич янында кайнашкан әнисе, «эшләп алганчы бурычка батасың» дип улын әрләгәндәй булып, аннан да бигрәк олы җанлы Нәсимнең улына «карак» тамгасын ябыштырудан коткарып калуы өчен мең рәхмәтләр укып, Ләйсәнен итәгенә алып, кич буе белгән догаларын укыды.

      Укытучы белән укучы араларыннан җил-яңгыр да үтмәслек якын кешеләргә әверелделәр. Рәфикъ, урта мәктәпне уңышлы тәмамлагач, тракторчы ярдәмчесе булып даими эшкә урнашты һәм беренче хезмәт хакыннан, вәгъдәсен үтәп, әнисенең иңенә ак Ырынбур шәлен салды.