Талгат Галиуллин

Отколотое зеркало / Китек көзге


Скачать книгу

урынына игътибар итәләр. Ирең беренчең булса, аны кулга алуы, үз кубызыңа биетүе ансатрак була анысы. Нинди кеше насыйп булыр инде, кызым, үзеңә? Апаң Регинаның да тормышы шулайрак килеп чыкты. Әүвәл әтиең киявебез Рәхимнең салгалавын өнәмичә, «кызым, яшь чагыңда ташла син бу алкашны» дип, теңкәсенә тиде. Балалары булмауны да аңардан күрде. Врачларга алып барып, тикшертеп, «Рәхимнең балалары булмаячак» дигән кәгазь дә алып кайтты. Гиппократ антына турылыклы, намуслы врачларын да көндез шәм яндырып эзләсәң дә табуы кыен. Кемнең дәрәҗәсе бар, кайсы күбрәк түли, теләсә нинди диагнозны куеп бирәләр. Шуңар да типсә тимер өзәрлек ирләр, җигеп сабан сөрерлек таза хатыннар оялмыйча инвалидлык кенәгәләрен селкеп йөриләр. Апаңның элеккеге ире өйләнгән, рәхәтләнеп ике бала үстереп ята, диләр. Атаңа шул чакта сөйләгән идем, сул як борын тишеген генә кабартты да «кызым чибәр, бай, үзенә тиңен тапмый калмас әле» ди, «яше уза бит, бала табарга соңарып бара» дигәч, «юк белән башымны катырма» дип, бүлмәсенә кереп бикләнде. Хатасын тану юк.

      Халидә ханым кызының иңнәреннән тотып, күзләренә карап өстәп куйды:

      – Кызым, спортсменыңны кылган явызлыгы өчен каһәрләсәң дә, каршы алырга бармаганы өчен рәхмәт әйтергә тиешсеңдер. Ул килсә, татар егетен очратмас идең. Бик итагатьле, зыялы адәм, дисең. Өлкәнрәк булуы да яхшы. Әтиеңнең, тормыш алып бару өчен ирләр олырак, тәҗрибәлерәк булса әйбәтрәк, дип, гел такылдап торган көне.

      Юлда аруга сылтап, әтисенең сораштыруларыннан җиңел генә котылса да, үзеңнән качу мөмкин түгел икән. Ләйлә җәһәт кенә бүлмәсенә кереп бикләнсә дә, җанына тынычлык килмәде, тәнен кая куярга белмичә, мендәрен әйләндерә-тулгандыра, таң атканчы чәбәләнде. Морад белән танышу китергән талгын шатлыкны – үкенеч, сөенечне үткен тырнакларын әллә кайларга батырган борчу сөреме алыштырды.

2

      Ләйлә очрашуга черки сыткан җиңеллек белән вәгъдә биргәч, Морад көтелмәгән танышулары, кыска вакытта туган ниндидер эчке тартылулары турында уйланып кайтты. Нәрсә булды соң әле бу? Очраклылыкмы, әллә язмыш уенымы? Гаиләләр тарихы күрсәткәнчә, кешеләр икенче яртыларын шулай көтмәгәндә очратып, гомерлеккә яр, иң якын затлар булып калалар, холыклары тәңгәлләшсә, бәхеткә тарып яшиләр, ә инде уртак тел таба, мал бүлешә алмасалар, дошманлашып аерылалар. Икенче яртыларын таба алмыйча интеккәннәре дә буа буарлык. Гасырлар дәвамында гаилә коруга ярдәм иткән ярәшү, баш кодалар институты да телевизор каналында кемгәдер акча эшләү өчен генә хезмәт итә бугай. Үзен Ләйлә дип таныштырган кызга ышанырга буламы? Кызлар күңеле – кызган казан, учакка утын өстәп тормасаң, тиз суына диләр бит. Икенче яктан утызын вакларга әзерләнеп йөргән Морад мөстәкыйльлегеннән, буйдак тормышыннан бик канәгать зат иде. Гаилә тормышы аны беркадәр куркыта да. Мәктәптә, бигрәк тә югары уку йортында бергә белем өстәгән таныш-белешләренең, дус-ишләренең, никах укытып, рәсми язылышып яшәгәннәрнең дә шактые бераз торып карагач, мәхәббәт агачының суы кибә башлауга, нарасыйлары