Талгат Галиуллин

Отколотое зеркало / Китек көзге


Скачать книгу

барам. Гел уенга борып утырасың. «Тормыш – ул театр» дип раслаучылар булса да, сәхнәдә озак яшәп булмый. Спектакль беткәч, артистлар да өйләренә таралышалар. Минем, кызым, сиңа бик зур үтенечем бар: син безнең борынгы, ерактан, ханнар заманыннан килгән Габбасов фамилиябезне сакларга тиешсең. Аның юл башында атаклы муллалар, зыялылар торган. Ул безнең горурлыгыбыз, рухи мирасыбыз. Улыбыз булмагач, нәсел дәвамчысы буларак син каласың. Үзең беләсең: минем энекәшнең хатыны – башка милләт кешесе. Аның балалары соңрак фамилиябезне үзгәртеп, бозып бетерәчәкләр. Котдус Кутузовка, Әклим Климовка, Нуретдин Нардинга әйләнгән шикелле аны да берәр Габисовка яисә Абисовскийга үзгәртәчәкләр. Апаң Регина, мине тыңламыйча, иренең фамилиясенә күчте, ә гаилә бәхетле булмады.

      Апасының ире белән аерылышуында әтисенең дә катнашы барын яхшы белүе өстенә үҗәтлеге дә берничә кешегә җитәрлек Ләйлә мондый тәкъдим белән килешергә ашыкмады.

      – Габбасова булып калып кына мин бәхетле булырмынмы? Гаиләмне сакларга ярдәм итәрме бу фамилия?

      Сахип Миндрахманович мәсьәләгә киңрәк карашы белән кызының шиген, шөбһәсен таратырга булды:

      – Үзең күреп торасың, шул фамилия белән мин нинди уңышларга ирештем. Әүвәл нәсел фамилиягә хезмәт итә. Соңыннан фамилия барчасына югарыга үрмәләргә булыша. Син университетның иң престижный факультетын тәмамлап киләсең. Укырга кергәндә, берничә балл җитмәсә дә, фамилиябез артында торган кешеләрнең абруе мәсьәләне уңай якка хәл итте дә куйды.

      Ләйләнең әгәр дә энең олы түрәләрнең күзенә чалынып, турылыклы хезмәте белән өскә күтәрелә алмаса, сине үз артыннан сөйрәп бармаса, һаман да техникумда информатика укытып, вак-төяк сәүдә белән шөгыльләнеп көнеңне күрер идең дип ярып салырга теле кычытса да, кызыл рубинлы алка, «Мәрәкә» ширкәтеннән бизәнү әйберләре алу өчен акча сорыйсы исенә төшкәч, үзгәрәк четерекле сөаль бирү белән чикләнергә булды:

      – Ни өчен әнием үз фамилиясендә калмады? Теләмәдеме, әллә синең тәти фамилияңә кызыктымы?

      Туры җавап бирәсе урынга, Сахип Миндрахман улы покосны киңрәк алдырырга булды:

      – Әниең чибәр, чая ханым. Мишәрләргә хас гадәтләрнең күбесен үзенә сеңдергән. Тоткан җиреннән өзмичә җибәрмәс. Менә мине дә бик тиз загска алып китте, мин аңгы-миңге йөргән арада, апаңны, сине табып, үзенә гомерлеккә әсирлеккә төшерде. Тик үзенә әйтә күрмә: әниең – чабаталы нәсел баласы. Аның кыз фамилиясе Гыйздуллина иде. Хикмәт озынлыкта гына да түгел. Аның туры бабасы Гыйздулла исемле була. Яңа ясалган, тарихы кичә генә башланган фамилиянең кай җиренә ябышып ятасың? Борынгы фамилияләрен саклап калу өчен, бик күп буын бабаларың зур көч куйганнар, көрәшкәннәр дип уйлыйм. Басып алучыларга нәсел җебен югалткан манкортларны буйсындырып тоту җиңелрәк булгандыр.

      Ләйләгә дә фамилияләре борынгы, серле һәм күп мәгънәле тоела. Баш бирмәс б хәрефләренең янәшә килүе, а ның эчке рифма ясавы үзе ни тора. Татар теле дәресләрендә Әлфия апасы сингармонизм кануннарын тикмәгә генә өйрәтмәгәндер. Тик бу гамәлне тормышка ашыруда урыстан иңсә дә, үзебезнеке булып киткән ну теркәгече