Талгат Галиуллин

Отколотое зеркало / Китек көзге


Скачать книгу

мәхәббәт, бурыч, намус, әхлак дип балавыз сыгып утыра торганга охшамый. Исәп-хисап, хәрәмләү, алдау, шомарту, акча, байлык заманасы килә. Яңа гасыр бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләүчеләр кулына күчеп бара. Мәхәббәт дигәнең, инглиз галимнәре раславынча, биш елдан дилбегәсен йомшарта, иртәнге томан кебек эри. Кешеләрне бер-берсе белән бәйләп тотардай нәрсә кала? Кланнарны, төркемнәрне тудыручы кан кардәшлеге төп көч булып алга чыга. Хәзерге көндә, нәнәм, кияүгә чыгарга уйласаң, як-ягыңа каранып, төрле ягын уйлап хәл итәргә, солдат портянкасы юып яшәү көненә калмаска тиешсең.

      Әтисенең озынга киткән нотыгыннан туя башлаган кызы, пырдымсызланып:

      – Морадны күздә тотсаң, ул хәрби түгел, ә аспирант.

      Фикерен артык берьяклы аңлау белән ризалашмавын сиздереп, Сахип Миндрахманович аскы иренен тешләре астына куеп алды. Шул алымын, эшендә ярдәмчеләренә шелтә белдерәсе килгәндә, уңышлы куллана иде ул.

      – Аспирантның тишек оегы солдат портянкасыннан күпкә аерылмый торгандыр дип уйлыйм.

      Шунда ук, бүләк өләшкәндәй, йөзенә ясалма елмаю чыгарды. Бусы – аппарат уеннарына оста түрәләрнең яраткан алымы иде.

      Әтисен бүлдереп, чыгып китү турындагы хыялын сизенгәндәй, күктән ялынып сораганны җирдән биргәндәй, шул мизгелдә Ләйләнең кесә телефоны шалтырый. Морад булуына бер кәррә дә шикләнмәгән Ләйлә, күрше бүлмәгә йөгереп чыгып, телефон төймәсенә басты. Мәгәр шалтыратучы каһәр суккан мунча пәрие, телеграф баганасы баскетболист булып чыкты. Көтмәгәндә эләккән тәмле пирог белән сыйлануын дәвам иттерәсе килүне яшерми.

      – Сөекле Ләйләм, бик сагындым үзеңне. Зинһарлап сорыйм, соңгы тапкыр булса да очрашып алыйк инде. Һәр көнне сине төшемдә күрәм, уянып китсәм, Ләйләм янымда юк.

      Йа Ходам, ни өчен мине шулай үткәнем эзәрлекли икән, заманында үзен биергә чакыргач, йөзен чөеп, баш тарткан Артур дигән кыланчыгы һич уйламаганда урамда очраткач, «карале, син ничек матураеп, тулыланып (элек шыр сөяк идең диюе булгандыр), чын мадонна булып киткәнсең, әйдә бер күрешик» дип бәйләнде. Шәриктәшләре аның өйләнеп, хәзер хатыны белән аерылышып йөрүе турында җиткергәннәр иде. Анысыннан «теге вакытта кочакланышып биегәнебез әле дә, үткән елгы яшенле яңгыр кебек хәтердә, сөеклең янына кайт» дип котылган кебек булган иде. Тик анысына гомуми сүзләр белән ләчтит саткан арада телефон номерын бирүе соңрак өстәмә мәшәкать тудырды. Менә бу чучкасы тагын дип уфтануга, әтисе өйрәткән сүзләр келт итеп исенә төште.

      – Мине яраткан булсаң, зинһар, элеккеге мәхәббәтебез хакына артык борчыма. Кияүгә чыгам дип, хәзерге рус телендә, аңларлык итеп әйттем ләбаса. Яшьлек чәчәгемне өзеп, болай да онытыла алмаслык явызлык кылдың инде.

4

      Сахипҗанының кызы белән сөйләшүен, яшәргә өйрәтүен ачык ишектән тыңлап торса да, мондый бәхәсләрне мәгънәсез вакыт уздыруга, кирәген тормыш үзе әйтеп тора дип санаган Халидә ханым Ләйләнең кесә телефонын тотып башка бүлмәгә чыгуын күрүгә, үзенең кичектермәслек санаган тәкъдиме белән сүз алды:

      – Карале,