Талгат Галиуллин

Отколотое зеркало / Китек көзге


Скачать книгу

чыкса, үзенчә яшәргә омтылса, әтиең аны кабул итмәячәк. Иреңнән сине көнләшәчәк. Кызларын үзеннән бер адым да читкә җибәрмичә, үз янында гына тотар иде, мескенкәем. Габбасовлар бала мәсьәләсендә чирле нәсел, әтиеңдә бу чир аеруча көчле.

      – Бу бит әти безне ихластан ярата дигән сүз түгелме?

      – Күкрәк астында йөртеп үстергән балаларым миңа да бик якын. Сезгә куркыныч янаса, теләсә кемнең бугазын чәйнәп өзә алам. Тик ярату балага зарар китерерлек эгоизмга күчмәсен иде, кызым. Барысы да ул теләгәнчә яшәп, аның кубызына гына биеп торсыннар. Син, кызым, безнең сүзне тыңла, тик үзеңчә яшә. Минем кебек ир колы булып, аның көен көйләп яшәү, бәлки, дөрес үк түгелдер.

      Әнисенең соңгы җөмләсе бер вакыйганы исенә төшереп, ирексездән Ләйләнең иреннәрен җәеп җибәрде. Халидә ханым үзе сөйләгәнчә үк җебегән кеше түгел. Дөрес, ул гаилә, тормыш төбенә җигелеп яшәү өчен яратылган. Кеше алдында ул бервакытта да ирен бүлдермәс, каршы әйтмәс. «Сахипҗан син хаклы, дөрес сөйлисең» дип тәкрарлаудан туймыйча, хуҗасының ирлек горурлыгына хилафлык китермәс. Үзләре генә калганда, ул үзен башкачарак тота, әйтәсен өздереп әйтә, теләген уздыра белә. Хәтта, Ләйлә фикеренчә, арттырып җибәрүгә дә күп алмый. Елмаеп алуына да бер вакыйганы исенә төшерү сәбәпче булды. Әтисе озак вакытка Мәскәүгә эш белән барырга, шунда калып, ял йортында иркәләнеп алырга җыенгач, шул хәбәрне колагы аша уздыруга, Халидә ханым кигәвен тешләгәндәй, урыныннан сикереп тора да, авыр эштән курыкмый торган йодрыгын Сахипҗанының борыны төбенә китереп куеп, куркыныч хәрәкәтләр ясый башлый. Әйтерсең лә, тәрәзәдән яшен ташы килеп кереп, Миндрахман абзый улының бите янында, ялт-йолт килеп, шомлы бию башкара.

      – Менә сиңа, анда тәртипле генә йөрмәсәң. Ял йортына сөйрәлчегеңне ияртеп китәсеңдер әле. Берәр нәрсә сизсәм, кара аны, малай. Йодрыкны күрсәтеп кенә калмам.

      Зур бер коллективны эһ тә итмичә буйсындырып тоткан Сахип әфәнде югалып кала. Аңына килеп:

      – Син нәрсә, Халидәкәем, беркемгә алыштырмаслык мәңгелек ярым син минем, – дип мыгырданып кына котыла.

      Бу вакыйганың шаһиты Ләйлә теге вакытта сыер дуласа аттан яман дип кенә уйласа, хәзер утсыз төтен чыкмый, әнинең чыгырыннан чыгуының сәбәбе булгандыр дигән нәтиҗәгә килә.

5

      Беркөнне Морад Ләйләгә телефоннан «кызым» дип эндәшә. Ошбу табышы үзенә дә ошады бугай, җае чыккан саен шул сүзне, төрле мәгънә төсмерләре салып, әле назлы, әле корырак, әле теләк уятырдай иркәләп кабатлавын белә. Күрәсең, ир-ат халкының ата булыр вакыты җиткәч, фәрештәсе җирдәге вазифасын исенә төшереп, шул сүзне әйтү ихтыяҗын уята торгандыр.

      Тик Морад уртак гаилә кору турындагы тәкъдиме белән сузды да сузды. Үзе кандидатлыгын да яклады, Ләйлә кызыл дипломын кесәсенә салды. «Кызым», «кызымка» дип, Ләйләнең күңел түрендә бәхет кояшын ялтыратып ала да, янәдән уртак чәй эчү, иркәләү белән чикләнеп, сөйгәнен моң-сагышка салып, бер бүлмәле фатирына кайтып китә.

      Ниһаять, Морад бөтен шартын китереп, уртак гаилә кору турында сүз каткач, Ләйлә булачак ире белән әти-әнисен таныштырырга