Талгат Галиуллин

Отколотое зеркало / Китек көзге


Скачать книгу

саен, элек игътибар ителмәгән яклары ачыла барган кебек, аңа гел карап торасы килә. Күзләрне камаштырырлык гүзәл Айсылу көндәлек мәшәкатьле тормыш өчен яратылмаган, чын татар кызы шундый да була ала дип күрсәтү өчен җәннәттән иңгән асыл кош кебек иде. Кояш нурлары шактый мул кунган аяклары белән гөнаһлы җирдән атлаганда, чиләкләре мөлдерәмә көянтәне иңенә куеп баргандай, билләре Шәрык биюен искә төшереп, уйнаклап торалар. Морад котырынып алырга әзер нәфесен авызлыклау әмәлен тапты. Бу гүзәл сынга Ләйләгә хас мөлаемлылык, ихлас елмая белү, ягъни ир-ат халкын үзенә карата торган самими җылылык җитенкерәми. Әгәр аңа күк галиҗәнаплары белән идарә итүчедән «икесеннән күңелеңә ошаганын сайлап ал, Алла колы» дигән әмер килсә, ул, һич икеләнмичә, Ләйлә тарафына борылыр, кочагына аны алыр иде. Учын кулында тоткан мәлдә Ләйләне игътибар беләнрәк өйрәнә алды ул. Кыз аэропортта чибәррәк, өлкәнрәк, усалрак күренгән иде. Гәүдәсен җыеп куйган кыска күлмәк кигәч, бала-чага булган да куйган. Урынында тыныч кына басып тора алмавын әйтми дә инде. Аяклары «төнге күбәләкләр» неке шикелле колактан үсеп чыкмасалар да, нечкә биленең табигый дәвамы булып, ир-атның кулын үзләрен сыйпарга котыртып торалар. Зәңгәр күзләре елмая, бит урталары, көлгән саен, назлы чокырчыклар хасил итә. Биек, ачык маңгае белемнең үзенә җиңел бирелүенә ишарә ясап тора. Матур матур күренмәс, сөйгән матур күренер дип, юкка гына сайрамыйлардыр гашыйклар.

      Морад, ике гүзәл затны тугызлы «Жигули» ена утыртып, машина куярга җайлы урын табып, төрек кафесына алып керде. Айсылуның матурлыгын төрек кардәшләр дә «чок гүзәл» дип бәяләделәр. Морадка, аның ягына күзен тондырмас өчен, су салу, салфетка бирү кебек мәҗбүри булмаган шөгыльләр табарга туры килде. Тиздән Айсылу «иптәшләр, гафу-гафу, минем барасы җирем бар, сезнең белән дөньямны онытып утырам» дип, озатып куюдан баш тартып, Ләйлә күрмәгәндә, Морадның җилкәсенә орынып, кәс-кәс атлап чыгып та китте.

      Алгарак китеп булса да, шулхәтлесен искәртү мөһимдер: Айсылу белән тагын берничә тапкыр уртак мәҗлестә булырга туры килде егеткә. Яшьләрнең туй мәҗлесендә дә түрдә утырды чибәр кыз. Аннан соң ул юкка чыкты. Байтак вакыт узганнан соң гына, Ләйлә мондый җөмлә ычкындырды:

      – Айсылу сиңа гашыйк булган икән теге чакта. Аннан соң, Интернет аша танышып, Австралиядә яшәүче татар егетенә кияүгә чыкты. «Иремне яратмавымны тормыш муллыгы, табигать матурлыгы тулыландыра» дигән бер хаты гына килде.

      Ләйлә белән Морад ул кичне кафеда икәү генә калгач, үзләрен кавыштырган вакыйганы рәхәтләнеп, җәелеп, көлешеп искә төшереп утырдылар. Һәр кечтеки деталь, машина көзгесендә күзләрнең очрашып алуы, икесенә дә оят булып китү алар өчен ифрат мөһим тоелды.

      – Ә син, Морад, күзләремә чумдың.

      – Синең күзләрең миңа төбенә зәңгәр күк йөзе төшеп утырган серле кое булып тоелды.

      Мондый гәпләшеп вакыт уздырулар икенче, өченче, тагын әллә ничәнче очрашуларда дәвамын тапты, концерт залларына, бию мәйданнарына алып килде. Һәр яңа күрешүдә